Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — «Яңа шәһәр»
17.07.2020

Ижауда — «Яңа шәһәр»

«Талисман» сәүдә йортыннан Металлурглар шәһәрчегенә кадәр урында (элек бу урын шәһәр чите булган) берничә ел элек шәхси бакчалар булса, хәзер яңача эшләнгән, матур архитектуралы йортлар калкып чыкты. Бу комплекс «Яңа шәһәр» дип атала.
Шәһәрнең яхшы якка үзгәрүе, яңа йортлар төзелү — күңелле күренеш. Төзелә торган йорт кварталларының исемнәрен дә истә калдыра торган түгел, чөнки алар әкияттәге кебек күз ачып йомганчы барлыкка киләләр. Яңа объектларны файдаланышка кертү белән аның янындагы территория дә үзгәрә: тротуарларга брусчатка җәелә, чәчәкләр, агач-куаклар утыртыла, фонарьлар куела. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларын ямьләндерү, олылар өчен дә, балалар өчен дә уңайлы шарт­лар тудыру турында планнар коралар. Әлеге шәһәрчектә фатир сатып алучылар теләк-тәкъдимнәрен йорт төзүче «Острова» компаниясенә җиткергәннәр. Оешма шуны күз алдында тотып эшли дә. Әлеге торак комплексының ишегалдын күргәч, үземне чит илдәгедәй хис иттем. Подъезд ишекләре йортның ике ягында да урнаштырылган. Туп-туры урамга, шәһәргә чыгу, ишегалдына чыгып ял итү мөмкинлеге дә бар. Анда шәһәр шау-шуы да, бернинди машина тавышлары да ишетелми. Ишегалдының елга ярына, урманга тоташуы искиткеч. Уңайлы, рәхәт биредә.
«Төзекләндерелгән яр буе йорт яны территориясе кешеләре өчен генә түгел, ә барлык шәһәр халкы өчен иҗтимагый урынга әйләнәчәк. Җәяүлеләр өчен дә, велосипедта йөрүчеләр өчен дә сукмак-юллар булачак. Агачлыкта да ял итү өчен уңайлыклар каралган. Болар барысы да ижаулыларны һәм башкала кунакларын сентябрь аенда ук сөендерәчәк.
Подборенка елгасы буен төзекләндерү эшләре Россия Президенты Владимир Путинның «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында эшләнә. Төзү эшләрен «Острова» компаниясе башкара. Яр буен төзекләндерү проектына инвестицияләр 28,5 млн сумны тәшкил итә. «Яңа шәһәр» Пушкинская һәм Холмогоров урамнары чатыннан ерак түгел, биш минутта барып җитәргә була. Су буе, елга, урман зонасында һәркем ял итә алачак», — ди «Острова» компаниясе генераль директоры Дмитрий Данилов.
Подборенка елгасы яры металл каркас­лар ярдәмендә ныгытылган, вак таш җәелгән инде. «Яңа шәһәр» — 5 йортны берләштерә. Бик зур микрорайон, ул кешеләр өчен уңайлы, кызык­лы булырга тиеш. Киләчәктә балалар бакчасы, мәктәп, уңайлы транспорт чишелешләре төзеләчәк, яңа киңлекләр төзекләндереләчәк һәм бу мәсьәләләрне без шәһәр хакимияте белән бергәләп хәл итәбез», — диде «Острова» компанияләр төркеменең идарәче партнеры Владимир Паршин.
Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев билгеләп үткәнчә, быел “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча — 17 урында, шул исәптән Киров урамындагы «ВДВ даны» монументы янындагы скверда, «Молодой человек» театры янында төзекләндерү эшләре бара.
«Яңа шәһәр» торак комплексын ачу 5-6 сентябрьгә планлаштырылган. Бу көннәрдә әлеге микрорайонда яшәүчеләрне һәм шәһәр халкын берләштерүче «Барыбыз бергә» фес­тивале узачак.

Гөлнара Вәлиева.