Ижауда — яңа трамвай
Ижауда 12 нче маршрут буенча түбән идәнле трамвай йөри башлады. Без, бер төркем журналистлар, яңа трамвайның беренче тапкыр шәһәргә чыгуын карарга бардык.
Мондый трамвайның Ижауда беренче тапкыр барлыкка килүе. Иң гаҗәбе шул: бу матур кызыл вагонны Чехиядә җитештерелгән иске трамвайны сүтеп ясаганнар.
“Иске вагоннан сырт балкасы гына калды. Әлеге балка нигезендә яңа кузов ясалды, яңа электр приводы, яңа электр схемасы урнаштырылды. Өстәмә функцияләр, телефон өчен зарядкалар, видеокамералар, чакыру һәм сигнализация төймәләре урнаштырылды,” – дип, яңа трамвай белән таныштырды “Ижгорэлектротранс” трамвай-троллейбус идарәсе директоры Николай Чевплянский.
Әлеге трамвай, барыннан да элек, аз хәрәкәтләнүче пассажирлары, өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, коляска белән кечкенә балалар йөртүче аналарга уңайлы булсын өчен эшләнгән. Әгәр хәрәкәтләнүе чикле кешеләр ишектән керә алмый икән, чакыру төймәсенә басып, трамвай йөртүчедән ярдәм сорый ала, шофер, тукталышка чыгып, пандусны төшерергә тиеш.
Реконструкциядән соң вагон түбәнрәк кенә түгел, бер метрга озынрак та. Пассажирларның барлык ихтыяҗларын кайгыртып эшләгәннәр. Трамвай йөртүче Сергей Осинский: “Калганнары белән чагыштырганда, тизлекне җиңел ала, салмак кына туктый. Салонда, вагонда камералар булуы яхшы, барлыгы алты камера урнаштырылган», — ди.
Удмуртия транспорт һәм юл ху-җалыгы министры Алексей Горбачев: «Нәкъ менә бүгенге закон таләпләренең берсе ул — түбән идән. Коляскадагы инвалидлар да, протезлы кешеләр дә, кечкенә балалары булган әниләр дә өч мәйданчыкның берсенә проблемасыз керә алачак. Ижауда бүген модернизацияләнгән җиде трамвай вагоны бар. Алар махсус проект кысаларында үзгәртеп корыла”, — ди.
Ижауда трамвайларны яңарту 2013 елда ук башланды. «ИжГЭТ» елына шундый ун трамвай эшли ала. Әмма ремонт тизлеге финанс мөмкинлекләреннән торачак. Бер трамвайны ремонтлау якынча 35 миллион сумга төшә. Әмма бу яңа вагон сатып алуга караганда 2-2,5 тапкыр кимрәк.
Безнең предприятие базасы Чехия трамвайларын ремонтлау өчен яраклаштырылган», — ди Николай Чевплянский.
Трамвайда кышын уңайлы температураны сакларга ярдәм итүче җылыткычлар урнаштырганнар.
«Федераль бюджеттан автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар сатып алуга федераль программа буенча елына 4 млрд сум бүлеп бирелә. Транспорт 60% ташлама белән лизингка алына. Безнең бу программада җиңү мөмкинлеге бар, киләсе елга заявка бирдек. Ул биш елга исәпләнгән. Без якынча 30 трамвай һәм троллейбус сатып алачакбыз», — дип сөйләде «ИжГЭТ» директоры Андрей Батов.
9 сентябрьдә трамвайны маршрутка чыгу алдыннан сынап карадылар. Анда Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев та катнашты.
«Бу трамвай бик уңайлы. Анда җылыту элементлары ике тапкыр күбрәк урнаштырылган. Димәк, кышын җылы булачак. Пандусны, тукталышка карап, төрле авышлыкка салырга була. Бу тәҗрибәне башка шәһәр башлыклары белән уртаклашачакмын», — дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.