Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда яңа диализ үзәге ачылды
29.11.2017

Ижауда яңа диализ үзәге ачылды

28 ноябрьдә Ижау шәһәрендә Fresenius диализ үзәген ачу тантаналы рәвештә үтте. Бу үзәктә бөерләре эшләмәүче авыруларга план рәвешендә амбулатор ярдәм күрсәтеләчәк. Үзәкне ачу тантанасында УР Башлыгы Александр Бречалов, ЕМЕА регионы (Ауропа, Якын Көнчыгыш, Африка) президенты, Fresenius Medical Care директорлар советы әгъзасы Доминик Венер, Ижауның «Купол» электромеханика заводы Фәнил Зыятдинов катнаштылар. Яңа диализ үзәге 36 заманча “ясалма бөер” аппараты белән тәэмин ителгән һәм 216 пациентка диализ ысулы белән ярдәм итү исәпләнгән.

Перспективада үзәк перитониаль анализ ысулы белән медицина ярдәме күрсәтә алачак һәм тагын да 100ләп авыруны кабул итәчәк. Республика Башлыгы искәртүенчә, бу проект дәүләт һәм шәхси партнерлык нигезендә гамәлгә ашырыла. Республика инвесторларны үзәк ачу өчен бина белән тәэмин иткән. Ә бу бинаны төзекләндерү өчен Fresenius Medical Care компаниясе тарафыннан 250 миллион сум инвестиция салынган. Авырулар биредә мәҗбүри медицина иминияте проекты кысаларында бушлай медицина ярдәме алачак.
“Әлбәттә, мине Удмуртиягә инвесторлар килүе, аеруча бу проектның дәүләт һәм шәхси партнерлык форматында безнең “Купол” заводы катнашлыгында гамәлгә ашырылуы сөендерә. Моннан тыш, “Купол” заводы һәм Fresenius компаниясе гемодиаль хезмәте күрсәтү буенча гына түгел, башка үзәкләр өчен компонентлар җитештерү буенча да хезмәттәшлек итә. Биредә мөмкинлекләр зур. Мондый өлкәдә көчле лидерлар белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынуларыбыз зур”, — диде Александр Бречалов. Ул инвесторларның проектларын ничек булса да гамәлгә ашыру өчен тырышлык куячагын әйтте. Бу респуб­лика икътисадын һәм халыкның яшәү шартларын үстерүдә ярдәм итәчәген ассызыклады.
Доминик Венер компа­ния­­сенең Россиядә 25 елдан артык эшләве һәм дистә елдан артык Удмуртия белән хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. Ул регионыбыз башлыгына проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәнгә рәхмәтен белдерде. “Без бүген Ауропа дәрәҗәсендәге заманча җиһазландырылган диализ үзәге ачабыз. Диализ ярдәменә мохтаҗ авыруларга сыйфатлы ярдәм итә­чәкбез”, — диде ул.
Ижауның “Купол” заводы җи­тәк­чесе Фәнил Зыятдинов үз предприятиесенең һәм Fresenius компаниясенең бергә башкарган проектлары турында сөйләп үтте. 10 ел дәвамында бөерләре авыручылар өчен югары технологияле продукция җитештерәбез. Бүген бу компания белән яңа килешү төзеләчәк. Бу юлы инде зуррак күләмдәге жиһазлар җитештерүне күздә тотып”, — дип сөйләде.
Мондый проектлар партнерларга үзара отышлы, файдалы булса, авыруларның сәламәтлеген кайгырту белән саваплы. Чөнки диализ терапиясенә мохтаҗ кешеләр аз түгел. УР Сәламәтлек саклау министр­лыгы мәгълүматы буенча, агымдагы елның ноябрендә диализ терапиясе алучылар саны 452 кешене тәшкил итә. Ә республика буенча 7 диализ бүлеге эшли, аларның берсе балалар өчен.

30нчы ноябрьдә шулай ук 6нчы шә­һәр шифаханәсе базасында 15 урынлык тагын да бер диализ бүлеге ачу планлаштырыла. Ул да дәүләт һәм шәхси партнерлык нигезендә ачылачак.

Элмира Нигъмәтҗан.