Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — яшьләр көне
20.06.2018

Ижауда — яшьләр көне

23 июньдә Ижау шәһәрендә яшьләр көне билгеләп үтеләчәк.
Агымдагы ел башына республикада 16 яшьтән 34 яшькә кадәр 364,2 мең кеше исәпләнгән. Шул ук вакытта республика шәһәрләрендәге халыкның 74% яшьләр булуы билгеле. Удмуртия шәһәрләрендә 1000 егеткә 1085 яшь кыз, ә авылларда 786 кыз туры килә. Удмстат билгеләвенчә, узган елны рес­публикада 9,6 мең пар никахлашкан. Әлеге яшь гаиләләрдә 35 яшькә кадәр булган хатын-кызлар саны — 79%, ә ир-атлар — 75%.Гадәттә, гүзәл затларыбыз 20-24 яшьтә, ә ир-егетләр 25-29 яшьтә гаилә кора.

Бәйрәм уңаеннан, бу көнне яшьләр өчен “Социаль реклама төне” акциясе узачак. Тамашачылар “Яңа караш” дип исемләнгән Бөтенроссия социаль реклама бәйгесендә катнашучылар һәм җиңүчеләрнең видеороликларын карый алачак. Биредә барлыгы иң яхшы дип табылган 30 эш тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, “Дөньяны елмаюга күмик” дип исемләнгән фотосурәтләр конкурсында катнашучыларның хезмәтләре күрсәтеләчәк. Бәйрәм чарасы иҗади мәйданнарда җыр-бию, күңел ачу белән үрелеп барачак.
Әлеге чара “Россия” кинотеатрында 21.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 20 сәгать 30 минутта башланачак. Шулай ук бу көнне 16.00 сәгатьтә “HoliDay” буяулар фестивале һәм 18.00 сәгатьтә яшьләр өчен дис­котека оештырыла. Рәхим итегез!