Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда – фигуралы шуу мәктәбе
17.01.2013

Ижауда – фигуралы шуу мәктәбе

Александр Волков сүзләреннән күренгәнчә, 2013 елда мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлар башка еллардагыга караганда, тагын да күбрәк төзеләчәк. Ел төзелеше – 50 метрлы бассейн төзү эше инде башланган. “Олимпиец” шугалагы базасында фигуралы шуу мәктәбе ачылачак. Биредә үк яшь хоккейчылар да шөгыльләнәчәк. Мәктәп республика бюджетыннан финансланачак. “Фигуралы шуу белән теләгән һәркем шөгыльләнә алачак. Без бирегә иң яхшы тренерларны чакырачакбыз. Биредә элекке кебек 120 бала гына түгел, 500-800 бала шөгыльләнергә тиеш”, — ди регион башлыгы.