Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — фаҗига
10.11.2017

Ижауда — фаҗига

Фото пресс-службы главы и правительства Удмуртии с места спасательной операции в Ижевске

 

9 ноябрь көнне 16: 40 сәгатьтә Удмуртская урамында урнашкан 261 нче торак йортта көчле шартлау аркасында бер подъезд тулысынча җимерелеп төшә. Әлегә бу хәлнең сәбәбен газ шартлау аркасында булган диләр Шартлау булган йортта якынча 500 кеше яшәгән, җимерелгән подъездагы 8 фатирда 28 кеше теркәлгән дип исәпләнә. Коткару эшләре төне буе барды һәм әле дә дәвам итә. Удмуртиянең сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытка 6 кешенең һәлак булуы турында әйтә. Фаҗига булган урында 411 коткаручы, 111 берәмлек техника эшли. Коткаручылар Яр Чаллыдан, Себердән, Уфадан, Перьмнән киләләр. Белгечләр әйтүенчә, ишелеп төшкән өемнәрне алып бетерү өчен тәүлек кирәк. Шартлау булган урында шулай ук кинологлар эшли, коткаручылар бер минутлык тынлык оештырып, җимерекләр астыннан тавышлар тыңлыйлар. Зыян күрүчеләрне шәһәрнең беренче республика клиник хастаханәсенә озаталар. Биредә табиблар бригадасы тулы әзерлек белән эшлиләр.

Фаҗига бөтен шәһәр халкын берләштерде. Социаль челтәрләрдә зыян күрүчеләргә көндәлек кирәк-яраклар, ашамлыклар, җылы киемнәр җыю турында хәбәр ителде. Ижаулылар төне буе 86 лицейга гуманитар ярдәм китерделәр. Шартлау булган йорттан эвакуацияләнгән халыкны беренче вакытка әлеге лицейга һәм 83нче мәктәпкә урнаштырган иделәр. Соңырак алар туганнарына, кунакханәләргә, шәһәр янында урнашкан балаларның җәйге ял лагерьларына озатылды. Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Махсус пункт Первомай районының социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә (Удмуртская, 173,) оештырылды. “Кайнар” телефон номеры 8(3412) 51-45-50.