Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды
22.01.2020

Ижауда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды

22 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Быел олимпиадада Ижау шәһәренең 10нчы, 97нче мәктәпләреннән, 6нчы гимназиядән, Балезино районының Кистем, Падера авылы, Юкамен районының Засеково авылы мәктәпләреннән, Можга шәһәренең 8нче гимназиясеннән — барлыгы 40 бала катнашты. Олимпиадага килгән 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында татар телен фән буларак үзләштерүчеләр дә, шулай ук факультативта өйрәнүчеләр дә бар. Укучыларның эшләрен татар теле укытучылары: Рәсилә Габдрахманова, Рәмзилә Ганиева, Эльвира Шакирова тикшерәчәкләр. Җиңүчеләр 27нче гыйнварда билгеле булачак.