Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — «Татарча диктант»
28.11.2017

Ижауда — «Татарча диктант»

Быел татар телендә диктантны Россиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә 9 илдә һәм Россиянең 20 төбәгендә яздылар. Барлыгы 4000гә якын кеше катнашкан. Чараның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Диктант нәтиҗәләре ай дәвамында билгеле булачак. Катнашкан һәр кешегә таныклыклар тапшырыла. Быел “Татарча диктант»ны Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда да яздылар.
Ижау да әлеге акциядән читтә калмады. Халыклар дуслыгы йортында төрле яшьтәге кешеләр диктант язды: иң кечесе — 19 яшьлек кыз, иң өлкәне — 82 яшьлек әби иде. Ә Александр исемле егет катнаш гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әнисе – татар. Акциядә катнашып, татар телен, әдәбиятын никадәр яхшы белүен сынап карарга була. Катнашучыларның күбесе узган елны да диктант язып, үзләрен сынап караганнар иде. “Сезнең белән бигрәк күңелле бит”, — ди алар.

Чыннан да, төрле яшьтәге кешеләр белән диктант язу бик кызыклы икән. Монда текстның эчтәлеге дә мөһим роль уйнагандыр. Оештыручылар быел катнашучыларның татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен, татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек сайлаганнар иде. Текстны Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина укыды.
Диктант язганда үзебез дә шул мохиткә эләк­кән кебек булдык. Катнашучыларның кү­бесе быел текстның бераз авыррак һәм озын булуын әйтеп үттеләр. Кайбер сүзләрне, җөм­лә­ләрне берничә тапкыр кабатларга туры килде. Текстларны татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Ләйсәния Закирова тик­шерде.
“Татарча диктант” акциясе елдан-ел зур популярлык яулый. Узган ел катнашучылар саны 10 кеше булса, быел диктант язарга 25 кеше килгән иде. Хәтта өч кешегә өстәл артында утырып язарга урын да җитмәде. Ә киләсе елда катнашучылар саны тагы да күбрәк булыр, дип ышанып калабыз.

Гөлфия Әхтәмова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе.

Фикерләр

Дилбәр Хәмәтдинова:
“Мин дә бу чарада катнашырга булдым, чөнки мәктәптә укыган вакытта диктант язарга бик ярата идем һәм катнашып ялгышмаганмын. Төрле буын вәкилләре белән бергә диктант язу тагын күңеллерәк булып чыкты. Текстка аерым тукталып үтәсем килә. Язганда сокланып утырдым: ничек шулай гади генә әйберне дә күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек матур итеп язып була ул? Анда гади авылда яшәгән татар хатынының һәр ел фасылында нинди эшләр башкаруы, нинди кичерешләр тоюы сурәтләнгән иде. Авыл тормышына, балачакка әйләнеп кайткан кебек хис иттем үземне. Безнең балачак шундый сихри һәм гүзәл булган икән, бу сихри гүзәллекне киләчәктә балаларыбызга да күрсәтә алырбызмы икән дип уйладым”.

Сиринә Мулланурова:
“Миңа төрле яшьтәге кешеләр белән диктант язу ошады. Әсәр безне авыл мохитенә алып кайтты”.

Назлыгөл Насыйрова:
“Дөресен генә әйткәндә, әсәрдән алынган өзек бик авыр иде. Ләкин яңадан белемемне сынап карау, иске һәм яңа кагыйдәләрне искә төшерү бик файдалы булды”.