Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ижауда Космонавтлар аллеясы ачылды
3.06.2021

Ижауда Космонавтлар аллеясы ачылды

1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган дөньяда беренче кеше булып, Җир шарын урап очкан. Быел космос-ка очышның 60 еллыгы уңаеннан башкалабызның М.Горький урамындагы “Аксион” заводы янындагы мәйданда Космонавтлар аллеясы ачылды.

“Ни өчен Ижауда? Моңа безнең ни катнашыбыз бар?” — дигәннәр өчен аңлатма биреп үтәсе килә. Ижау мотозаводы иң беренчеләрдән булып космонавтика өчен кирәкле җиһазлар җитештерүгә алына. 1958 елда «Электрон» электромодельләштерү станциясе төзелә башлый. Ул ракеталарның һәм космик аппаратларның очыш траекториясе параметрларын исәпләү өчен кирәк. 1961 елда Ижау мотозаводы, Юрий Гагарин очкан космик ракетаның очу траекториясен тәэмин иткән “Электрон” электромодельләштерү станциясен әзерләгәне өчен, илнең иң югары бүләге — Ленин ордены, ә хезмәткәрләр дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгәннәр. 1960 еллардан башлап завод космик кораблардан телеметрик мәгълүматны кабул итү, тапшыру, саклау һәм эшкәртү аппаратурасын җитештерә. Юрий Гагарин очышын озата барган аппаратураны мотозавод музеенда күрергә мөмкин. Ижау мотозаводы илнең «Восток», «Восход», «Венера», «Луна», «Марс», «Салют», «Мир», «Союз», «Прогресс», «Фобос», «Союз-Аполлон», «Буран-Энергия», «МКС» һ. б. космик программаларын тормышка ашыруда катнаша. Космонавтлар Ижау мотозаводының ил космонавтикасы үсешенә керткән өлешен югары бәялиләр. 1983 елдан бирле алар Ижауның мотозаводы белән тыгыз элемтәдә торалар. Заводның Юрий Гагаринның беренче очышына да, гомумән, әлеге тармакка турыдан-туры катнашы зур. Моны аллея ачу тантанасында чыгыш ясаган Мәскәү кунаклары да билгеләп үттеләр.
Космонавтлар аллеясы 2015 елда төзелә башлый. Анда Мактау галереясе, Гагарин һәйкәле, стелалар урын алган. Биредә барлыгы 14 стела – төрле елларда предприятиедә булган 13 космонавтның портретлары һәм алар турында кыскача белешмә, берсендә космонавтлар турында мәгълүмат язылган. Космонавтлар аллеясы — Ижау шәһәренең бизәге, шәһәр халкы һәм туристларны җәлеп итү өчен мөһим объект булыр дигән ышаныч бар. «Аксион» хезмәткәрләренең, космонавтларның хезмәт батырлыклары турындагы хәтер буыннардан-буынга тапшырылырга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең нигезе булырга тиеш. Аллея ачу тантанасында республика мәктәпләрендә укучыларның катнашуы, чын космонавтларны күреп, алар белән аралашуы игътибарга лаек.


Космонавтлар аллеясы ачылышында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов предприятиенең генераль директоры Геннадий Кудрявцевка һәм завод коллективына бу проект өчен рәхмәт белдерде. Әлеге проектның фән һәм технологияләр елында, Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу елында гамәлгә ашырылуы аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. Ул: «Космонавтлар аллеясы — безнең горурлыгыбыз, предприятие коллективының космонавтика үсешенә керткән хезмәтен күрсәтүче үзенчәлекле проект. Космонавтлар аллеясы — буыннар бәйләнешен булдыручы мөһим мәйданчык”, — диде. «Аксион» корпорациясе генераль директоры Сергей Сидоров: “Космонавтлар аллеясы республиканың, предприятиебезнең визит карточкасы булачак. Һәм безнең балалар, оныклар, оныкчык­лар космонавтларның һәм мотозаводлыларның хезмәт батырлыгы белән горурланыр, дип ышанабыз. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары — Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, очучы-космонавтлар һәм аларның туганнары. Аларның Удмуртия башкаласына беренче генә килүләре түгел. “Аксион” заводында булганнары бар. Һәм без аларның килүенә бик шатбыз”, — дип, мәдәният йортында узачак тантананың икенче өлешенә чакырды. Людмила Гречко ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Георгий Гречконың хатыны: “Космонавтлар аллеясы — Россия космосы өчен дә истәлекле урын. Әгәр дә Георгий Михайлович исән булса, ул бик бәхетле һәм рәхмәтле булыр иде”, — диде. Бирегә килгән балаларны Мәскәүдәге Космонавтика музеена да чакырды.
Аллея ачылганнан соң, бәйрәм «Аксион» мәдәният сараенда дәвам итте. “Роскосмос” космонавты Петр Дубров очышта булу сәбәпле, аллея ачылуга килә алмаган. Бәйрәм уңаеннан коллегаларын, завод җитәкчелеген, хезмәткәрләрне видеоязма аша котлады: «2018 елда заводның 85 еллыгын бәйрәм итүдә катнаштым. Бүген дә сезнең белән булуыма шат булыр идем. Сезгә Космонавтлар аллеясында мәгълүмат урнаштыруыгыз, предприятие коллективына космосны үзләштерүдә лаеклы өлеш керткәне өчен рәхмәтлемен», — диде. Космонавтлар аллеясын ачу тантанасына Советлар Союзы Герое Александр Викторенко, Советлар Союзы Герое Виктор Афанасьев, Россия Герое Сергей Авдеев һәм Россия Герое Сергей Ревин, Россия Герое, генерал-лейтенант Владимир Болысов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Георгий Гречконың хатыны Людмила һәм кызы Ольга Михеева-Гречко, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Николай Рукавишниковның оныгы Алена Рукавишникова сос­тавында мактаулы космонавтлар делегациясе килде. Мөхтәрәм кунаклар Ижау шәһәренең 62 нче мәктәбендә дә булдылар. Алена Рукавишникова: “Безнең кебек яшь буын өчен мондый аллеялар кирәкле дип исәплим. Стелаларда шәһәрнең Россия һәм дөнья космосы үсешенә керткән өлеше турында белешмә, ә калганнарында Удмуртия башкаласына төрле вакытта килгән 13 очучы– космонавтның фотосурәтләре, шулай ук алар турында мәгълүмат урнаштырылуы бик файдалы. Моны безнең буын белсен, аларны оныт-масыннар иде. Без аллеяны ачуда катнашуыбызга шатбыз», — дип билгеләп үтте.
Тантанада Удмуртиядән Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев та үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Ул предприятиегә уңышлар, тотрык­лы үсеш, яңа заказлар күп булуын теләде, ә хезмәткәрләргә бәхет, сәламәтлек һәм мул тормыш теләде. Шулай ук ул Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның «Аксион»га котлау сүзләрен җиткерде: «Ижауда Космонавтлар аллеясын ачу — шәһәр һәм аның халкы өчен әһәмиятле вакыйга, быел бигрәк тә космос-ка очышның 60 еллыгында. Аллея илебез космонавтикасын булдыручыларга рәхмәт йөзеннән булдырылды”, — диде. Бәйрәм чарасы Мәскәүдән килгән җырчылар Денис Вертунов һәм Анастасия Прокошеваның, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Тантанада предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез, райондашым Әсфәния Миңнеәхәт кызы Нәбиуллина да бар иде. Ул Александр Бречаловның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тантана тәмамлангач, аның белән аралаш­тык. “Тумышым белән Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Ижауның кулинария училищесына укырга кердем. 2 ел кафеда эшләп алдым да, аннан электромонтажница ярдәмчесе булып, мотозаводка эшкә урнаштым. 6 ай укыганнан соң, таныклык алдым. Биредә эшләвемә 35 ел.

Бик катлаулы, бик вак эш, җаваплылык та зур. “Роскосмос” заказы буенча эшлибез. Микросхемалар, резисторлар, конденсаторлар кебек детальләрне эретеп ябыштырабыз. Схема буенча җыябыз. 18 нче цехта эшләп, тәҗрибә тупладым. Укыту үзәгендә белемемне күтәрдем. Кайчак нидер килеп чыкмаса, борчылып та аласың. Безнең сменада 9 монтажница, бер-беребезгә киңәш биреп, ярдәмләшеп эшлибез.
Әлбәттә, мин бүген аллея ачылу белән горурландым. Бик-бик кирәкле эш бу. Әле үзем якыннан барып карый алмадым. Тәрәзә аша гына күзәтергә туры килде. Яшьләрне тәрбияләү өчен дә, тарих өчен дә бик мөһим ул”, — диде. Әсфәния ханымны Удмуртия Башлыгының Рәхмәт хатын алуы белән котлап, җаваплы эшендә зур уңышлар яулавын телибез.
Космонавтлар аллеясы ачылуда балаларны күреп сөендем. Кем белә, бәлки бүген парта артында утыручы малайлар-кызлар арасыннан да галәм серләрен өйрәнүче галимнәр, иксез-чиксез һава киңлекләрен айкаучы космонавтлар чыгар?!

Гөлнара Вәлиева.