Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — «Йолдызлык» үзәге
18.01.2019

Ижауда — «Йолдызлык» үзәге

Бүген Калашников проспектында «Созвездие» («Йолдызлык») физкультура-сәламәтләндерү үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада Хөкүмәт Рәисе Ярослав Семенов катнашты.

Яңа социаль объект Россиядә 2016-2020 елларда Физик культура һәм спортны үстерү буенча федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Ике катлы комплексның гомуми мәйданы якынча 2 мең квадрат метр тәшкил итә. Бинада зур спорт залы, тренажер залы, киенү-чишенү, душ бүлмәләре, медицина һәм процедура кабинетлары урнашкан. Заманча шартлары булган залда теләсә нинди ярышларны үткәрергә мөмкин.
«Яңа комплекс гениаль коралчы Калашников исемен йөртүче проспектта ачыла. Аның юбилеен быел билгеләп үтәчәкбез. Биредә Ижау халкының күп кенә буыны шөгыльләнер дип ышанам. Кем белә, бәлки булачак чемпионнар кайчан да булса: “Мин Калашников урамындагы 13нче йортта урнашкан “Йолдызлык” үзәгендә шөгыльләнгән идем, дип әйтер», — диде.
Ул мәктәп волейбол лигасында катнашучыларга 150 спо—рт формасы комплекты бүләк иткән “Россельхозбанк”ка рәхмәт белдерде, Удмуртиядә башланган “Сәламәтлек елы” турында искә төшерде. Шуңа күрә быел сәламәтләндерү үзәкләре, боз ареналары һәм башка корылмалар төзеләчәген искәртте.
Исегезгә төшерәбез, соңгы биш елда Ижау­да 4 эре спорт объекты төзелде. Бу — «Молодежный» боз сарае, «Торпедо», «Аквамарин» йөзү бассейны һәм «Созвездие» комплексы. Аларның өчесе Устинов районында. 2019 елда 56 нчы һәм 74 нче мәктәпләр каршында стадионнар төзү планлаштырыла.