Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — журналистлар җыены
19.08.2021

Ижауда — журналистлар җыены

13-14 августта “Чекерил” спорт комплексында Россия Жур­на­листлар берлеге Удмуртия журналистлары өчен беренче тапкыр «Инфорум» укулары уз­дырды. Республиканың шәһәр-район­на­рыннан 150гә якын кеше катнаш­ты. Белем бирү прог­раммасы баш мөхәррирләр, социаль чел­тәрләрдә эшләүче белгечләр, дизайнерлар өчен аерым төзелгән иде. Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьёв: «Бу – Удмуртия Республикасы Журналистлар берлеге белән беренче уртак чарабыз. Без җирле каләм ияләренә үз массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калырга һәм аудиторияне арттырырга ярдәм итәчәк киңәшләр-ысуллар бирергә телибез», — диде.
«Инфорум»ның төп темасы мас­сакүләм мәгълүмат чара­ла­рының Интернеттагы эшенә багышланган иде. Экспертлар һәм республика журналистлары пандемия шарт­ларында матбугат һәм мәгълүмат эше үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Федераль спикерлар газета дизайны турында сөйләделәр, журналистларга социаль челтәрләрдә нәтиҗәле һәм җәлеп итә торган текстны ничек язарга, газета укучылар аудиториясен ничек киңәйтергә, нинди проектларга өстенлек бирергә кирәклеген аңлаттылар. Журналист­лар эшчән­лекләренә кагылышлы кануннар­дагы үзгәрешләр белән дә таныштылар. Программаның прак­тик өлеше TikTok челтәренә ба­гышланды.
«Инфорум» кысаларында Рес­публика Башлыгы Александр Бре­­чаловның һәм Владимир Со­ловьёвның уртак брифингы уз­ды, алар журналистларның сорауларына җавап бирделәр һәм аларга эшләре өчен рәхмәт бел­дерделәр. Александр Бречалов үзенең эш планнары турында сөйләде: “Мин Удмуртиядән беркая да китәргә җыенмыйм. Сораулар, башкарасы эшләр күп әле. Тулаем алганда, милли проектларны башкару буенча без — 5нче урында. Бар көчне туп­лап, шушы темпта эшләүне дәвам итәрбез дип уйлыйм», — диде. Рес­публика Башлыгы 23 журналистка фидакарь хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Алар арасында газетабызның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова да бар иде.