Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда беренче экопост ачылды
19.05.2022

Ижауда беренче экопост ачылды

Экопост эшли башлаганның беренче ике көнендә үк халыктан якынча 700 кг икенчел чимал һәм 54 тәгәр­мәч шиннары кабул ителде.

Анда тәгәрмәч шиннары, ботаклар, йорт җиһазлары, сантехника – барлыгы 25 төрле икенче чимал кабул ителәчәк. Экопост — Ленин районы хакимияте, Удмуртия мөселманнарның Диния нәзарәте һәм «СпецАвтоХозяйство» региональ операторының уртак эш нәтиҗәсе.

Экопост Короткая урамы, 31А адресы (Короткая белән Депутатская урамнары кисешкән урын) буенча урнашкан. Кайчандыр монда халык үзе законсыз рәвештә зур чүплек оештыра. Территорияне чистарту өчен 4 КамАЗ машинасы белән 80 тонна чүп алып чыгарга туры килә. «Региональ операторның бурычы – Удмуртия Республикасы терри­то­риясендә барлык чүплекләрне бетерү һәм киләчәктә аларның барлыкка килүенә юл куймау. Ә моның өчен халыкка икенчел чималны, калдыкларны кабул итүнең башка форматын тәкъдим итәргә кирәк иде», – ди «СпецАвтоХозяйство» ре­гиональ операторы директоры Иван Маринин.
Экопост Ижау өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен уникаль. Ул ике зонага бүленгән: берсендә халыктан икенчел чимал сатып алалар. Монда пластик шешәләрне – 17 сум/кг, алюминий – 20 сум/кг, макулатура – 6 сум/кг, пленкалар – 12 сум/кг тапшырырга мөмкин.
Икенче зонада зур контейнерлар ур­наштырылган, анда иске йорт җиһазлары, сантехника, тәгәрмәч шиннары, тәрәзә һәм теплица пыялалары (рамнары булмаган) җыела. Диаметы 5 сантиметрдан артмаган ботакларны шунда ук махсус җайланма бе­лән ваклыйлар.
Экопостның шәхси йортлар күпләп урнашкан Ленин районында барлыкка килүе аеруча мөһим. «Бу шәхси секторда яшәүчеләрнең: «Чүпне кая ташлыйм икән?» — дигән күп кенә проблемаларын хәл итәчәк. Хәзер теләсә кайда чүплекләр барлыкка килмәс дип ышанабыз. Экопостны тфөзү өчен бюджеттан бер сум да акча тотылмады. Объектны төзү һәм киләчәктә аны тәэмин итү тулысынча региональ оператор өстендә», — диде Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин.
Районда мондый пунктның ачылуына биредә яшәүчеләр дә шат. «Элек бу урында зур чүплек, пычрак иде. Хәзер чиста, матур. Чүпне дә тапшырыр урын бар. Оештыручыларга бик зур рәхмәт», – диде Лилия исемле яшь кыз. «Мондый пунктлар, барыннан да элек, үзебезне һәм балаларыбызны чүп калдыклары белән дөрес итеп эш итәргә өйрәтү өчен кирәк. Районда бу юнәлештә күптөрле эш алып барыла. Мәсәлән, чүпне бүлеп җыю өчен махсус контейнерлар куела. Без моның өстендә даими эшләргә тиешбез. Җир шарын, табигатьне сак­лау һәркайсыбызның уртак бурыч», – диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Тәгәрмәч резинасы күр­­ше төбәкләрдәге пред­­­­приятиеләрдә эш­кәртеләчәк. Шунысын әй­теп үтәргә кирәк: тә­гәр­мәч шиннарын алып килүче­ләргә аларның бер­се өчен 100 сум акча түләргә кирәк булачак. Әлеге бәягә транс­порт хезмәтләре һәм аларны эшкәртү заводларына тапшыру өчен түләү кертелгән.
Тиздән «Экопост» территориясе койма белән уратылып алыначак, видеокүзәтү камералары куелачак. «Региональ оператор белән берлектә без «Экодом» һәм «Экопост» пунктларының республиканың барлык район­нарында да барлыкка килүен телибез. Шулай ук чүп полигоннарына эшкәртеп булмый торган калдыкларның аз күләмдә генә барып җитүенә ирешергә кирәк», — диде Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов.

Экопост көн саен 10.00-20.00 сәгать­ләрдә эшли. Төш вакыты 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Эльвира Хуҗина.