Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда азык-төлекне өйгә китерү хезмәте эшли башлады
2.04.2020

Ижауда азык-төлекне өйгә китерү хезмәте эшли башлады

Хезмәт күрсәтүне «Лента» кибетләреннән азык-төлек китерүче «Автофлот» такси хезмәте башлап җибәрде. Эпидемиологик хәлнең начар булуы фонында проект «Удмуртия Республикасының Үсеш Корпорациясе» ярдәме белән биш көн эчендә эшли башлады.
Хезмәт түбәндәгечә эшли. Ижау кешесе чат-ботка аның өчен уңайлы мессенджер — whatsapp (https://vk.cc/arQNn3) яки viberга (https://watbot.ru/w/cNB) керә. Бот аңа оператор белән турыдан-туры телефон номеры буенча элемтәгә керергә, яки «Лента» сайтында заказны мөстәкыйль рәвештә җыярга тәкъдим итә. «Автофлот» хезмәткәрләре заказ буенча продуктларны сәүдә залында җыя. Заказ формалаштырылгач, сатып алучыга түләү кәгазе килә. Түләгәннән соң «Автофлот» такси йөртүчеләре аны заказ буенча күрсәтелгән адрес буенча илтә. Шулай ук +7(922) 515 99 20 телефон номерын җыеп та заказ бирергә була.
Сатып алынган товарны Ижауның теләсә кайсы ноктасына илтү бәясе — 180 сум.
«Изоляция режимы шартларында кеше­ләрнең бер-берсе белән мөмкин кадәр азрак элемтәгә керүләре бик мөһим. Бездә әзер ризык китерү буенча төрле сервислар бар, алар бу мәсьәләне хәл итә, әмма күпләр үзләре әзерләргә күнеккән, шуңа күрә элеккечә үк кибеткә мөстәкыйль йөри. Бу азык-төлек сервисы-аларның гадәтләрен, тормыш рәвешен үзгәртмәү һәм изоляция вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү мөмкинлеге», — дип шәрехләде «Удмуртия Республикасының Үсеш Корпорациясе» директоры Константин Сунцов.