Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауга яз килде!
29.04.2015

Ижауга яз килде!

Яшь композитор Радик Гыйльмуллин һәм Динәрис ЛатыйповШәһәрдә буранлы ак кышның соңгы көннәре җитүнең беренче билгесе — “Язгы тамчы” яшь музыкант­лар бәйгесе. Аның максаты — музыка уен коралларында уйнаучы оста, сәләтле балаларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итү, гүзәл сәнгать дөньясына әйдәү. Катнашучылар саны елдан-ел арту үзе үк бәйгенең халык арасында популярлыгы хакында сөйли.
Быелгы “Язгы тамчы” чын күңелдән сөендерде. Анда Удмуртия Рес­публикасының 25 районыннан, Татарстан Республикасының Әгерҗе шәһәреннән, Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән — барлыгы 400дән артык бала катнашты. Халыклар дуслыгы йортында узган Гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иң-иңнәр генә иреште, әлбәттә. Пермь өлкәсеннән, Татарстанның Әгерҗе районыннан килгән яшь музыкантлар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бәйгенең ачышы дип, Можга шәһәреннән яшь композитор Радик Гыйльмуллинны атар идем. Ул фортепианода үзе иҗат иткән көйне уйнап таң калдырды. Юкамен авылыннан килгән Ирек Нуралиев фортепианода уйнаганда, аны профессионал музыкантлар белән тиңләп утырдым. Ә Рөстәм Егоров бу юлы инде җыр буенча гына түгел, баянда уйнау осталыгын да күрсәтте. Әгерҗе шәһәре сәнгать мәктәбеннән килгән “Кашыкчылар” ансамбле егетләрен тамашачылар бик озак алкышладылар. Оештыру комитеты чыгыш ясаучыларның берсен дә истәлекле бүләксез калдырмады.
Күп кенә тамашачылар: “Чит төбәк­ләр­дән килгән ансамбльләр белән чагыштырганда, “Безнең “Асылъяр” җыр һәм бию ансамб­ле ким түгел, Удмуртиябездә ансамбльләр күп, аларны үстерергә, тартырга кирәк иде”, — дигән фикерләре белән уртаклаштылар.
Фортепиано, скрипка, флейта, баян, аккордеон, балалайка, гармун, курай, кубыз, домра кебек уен коралларында татар классик әсәрләрен башкару зур көч сорый. Аның артында күпме йокысыз төннәр, укытучылар тырышлыгы ята.
Язларда кузгала торган әлеге конкурс корабленең штурвалы артында инде ничә еллар Татар иҗтимагый Үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов, Халыклар дуслыгы йорты белгече Алия Абдуллина, музыкантларга көч һәм рух бирүче Гайсә Талипов тора. Бәйгенең жюри рәисе дә искиткеч талантлы шәхес — Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Арсенал-Бэнд” оркестрының төп дирижеры Фирдәвис Ханнанов иде. Риф Хәсәншин гала — концертны тамашачының күңеленә үтеп кереп, уен-көлке, зәвык белән алып барды.
Удмуртиядә җыр һәм бию өлкәсендә көчле булган талантларыбыз да күп. Алга таба җыр-бию бәйгеләре дә уздырылсын иде.
Яшь сәләтләрнең чыгышын зур горурлык хисе белән тамаша кылдым. Киләчәктә бәйгедә катнашучылар барысы да сәнгать юлыннан китмәс, әлбәттә, тик бу көйләр гомер буе һәркайсының аерылгысыз юлдашы булыр, икенче кояш булып күңел күген балкытыр.
Әлеге бәйгедә катнашкан талантлы балаларга, яшьләргә тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табуларын, һәрчак шулай гүзәллеккә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәүләрен теләп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева.