Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Игътибар! Яңа конкурс! “Кәҗә белән сарык” һәм “Яңарыш”
15.03.2019

Игътибар! Яңа конкурс! “Кәҗә белән сарык” һәм “Яңарыш”

Язлар җиткән саен, олуг Тукаебыз­ны, аның әсәрләрен кабат искә алабыз, шигърият кичәләре, шагыйрьнең әсәрләрен уку буенча бәйгеләр оештырабыз. Тукай милләт күгендә якты йолдыз булып балкый, әсәрләре үлемсез.
“Яңарыш” газетасында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан иҗади конкурс игълан итәбез. Шагыйрь “Кәҗә белән сарык” әкиятен 1909 елда – 110 ел элек язган. Әлеге әсәргә ияреп, рәссам Әхәт Фаррахов тарафыннан ясалган рәсемне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, хөрмәтле каләм тибрәтүчеләр. Рәсемгә карата язылган шигырьләрегез “Әдәби сәхифә” битендә дөнья күрәчәк. Бәйгедә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.