Игорь Шувалов – Ижауда
13-14 августта Удмуртиягә “ВЭБ.РФ” корпорациясе экспертлары килде. Ижау, Воткинск, Глазов һәм Сарапул шәһәрләре предприятиеләрендә эшлекле очрашулар һәм эшкуарлык үсешенә кагылышлы мөһим чаралар узды. Әлеге очрашулар яңа бизнес-проектларга нигез салу, республика предприятиеләрендә эшне тагын да җанландырып җибәрү, яшәү шартларын яхшырту, халыкны яңа эш урыннары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
14 август файдалы очрашу-чараларга бай булды. Чөнки Удмуртиягә “ВЭБ.РФ” корпорациясе рәисе Игорь Шувалов республикабызның күп урыннарында эшлекле очрашулар уздырды.
Беренче тукталыш — «Сети Парк». Соңгы елларда шәһәребездә парклар, ял итү урыннары артып тора. Шулай ук шәһәрне ямьләндерү буенча да күп эшләр алып барыла. Республиканың моношәһәрләре башлыклары «ВЭБ.РФ» корпорациясе рәисе Игорь Шуваловка үз шәһәрләрен төзекләндерү проектларын тәкъдим иттеләр. Әлеге очрашу «Сети Парк» мәйданчыгында узды. Удмурт дәүләт университетының 1нче корпусы каршындагы мәйданны элек агач басып, стадионның иске касса бинасы ямьсез булып тора иде… Ә хәзер… Әлеге урынны танып та булмый. Анда үзеңне чит илдәге кебек хис итәсең. Мин балалары белән уйнарга чыккан яшь әниләрне, ролик-скейтборд, төрле трюклар ясый торган самокатлардагы балаларны күреп хәйран калдым. Аларның җитезлеге, курку белмәс батыр булуларына шаккаттым.
Очрашуда Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов шәһәрне төзекләндерүнең уңышлы тәҗрибәсе һәм илдә беренче спорт-ландшафт паркын булдыру турында сөйләде. «Без — «Сети Парк»та. Бу скейт-паркка ни өчен мондый исем бирелгән дисезме? Чөнки төзелешнең төп партнеры — «Россети», ә баскетбол мәйданчыгын төзергә «Т-Плюс» компаниясе ярдәм итте. Шәһәр проектлары темасы буенча беренче чараны биредә үткәрүебез дә очраклы гына түгел, чөнки әлеге проект үрнәк булып тора. Бу шәһәр халкы тарафыннан хупланган инициатива», — дип билгеләп үтте җитәкче. Аннан Андрей Передвигин белән таныштырып: «Без бу егет белән самолетта очраклы рәвештә генә таныштык. Шул вакытта ул скейтерлар берләшмәсе исеменнән шундый парк кирәклеген сорап мөрәҗәгать итте. «Сездән – проект һәм фикер алышулар, ә миннән – финанс ягын кайгырту», — дип килешкән идек. Күргәнегезчә, әлеге парк төзелеп, ул шәһәр халкын гына түгел, Удмуртияне дә үзенә тартып торучы урынга әверелде. Ә 7 сентябрьдә Ижауда беренче тапкыр зур чара — памп-трек велоспорты буенча дөнья чемпионатының сайлап алу этабы узачак», — диде Александр Бречалов.
«ВЭБ.РФ» рәисе урынбасары Ирина Макиева моношәһәрләрдә туристларны җәлеп итү үзәкләрен булдыру идеясе турында сөйләде. Сарапул, Воткинск һәм Глазовта халыкны үзенә тартып торучы, берләштерүче нинди урыннар булдырырга җыенулары турында җитәкчеләрдән сорады.
Шәһәр башлыклары Игорь Шуваловка үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Глазов башлыгы Сергей Коновалов исә, Ирек мәйданын төзекләндерү проектын тормышка ашыруның беренче этабында җәлеп ителүче инвестицияләр күләме 53,7 млн сум тәшкил итүе, 47 эш урыны булдырылуы турында сөйләде.
Воткинск башлыгы Алексей Заметаев үз чыгышында моношәһәрнең мәдәни-тарихи мирасын саклауга игътибарны юнәлтте.
Сарапул башлыгы Александр Ессен үз проектларының эшмәкәрлек үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәген әйтеп узды. «Шәһәребезгә туристлар күп килә. Алар еш була торган яр буен рәтләдек, төзекләндердек. Бу урын хәзер бизнес белән шөгыльләнүчеләрне дә кызыксындыра башлады. Безнең 160 яңа эш урыны булдырырдай 8 проект бар. Аларга якынча 500 млн сум инвестиция таләп ителә. Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәм күрсәтсә, рәхмәтле булыр идек. Уртак көч белән яр буйларын үзгәртеп корырбыз, дип ышанам», — диде Александр Ессен.
Игорь Шувалов очрашу ахырында «ВЭБ.РФ» әлеге проектларны җентекләбрәк бәяләгәннән соң, ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте. «Удмуртиядә мин бердәм көчле команда күрәм. Хөкүмәтнең барлык көчләре берләшеп, төбәк һәм муниципаль хакимият үзара хезмәттәшлек итүе дә бик мөһим. «ВЭБ.РФ» командасы бары тик яхшы нәтиҗә күрсәтердәй урыннарда гына эшләячәк. Бүген сезнең зур эшләр башкарганыгызны күрдек. Димәк, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә без әзер», — дип ышандырды ул.
Икенче тукталыш — «Ижау ЛАДА автомобиль заводы». Иң элек, заводка экскурсия булды. Шулай ук биредә Удмуртиядә җитештерелгән ризыклар, тәм-томнар күргәзмәсе дә бар иде. Заводта Удмуртия Республикасының инвестицион проектлары презентациясе узды.
Александр Бречалов: «Ижау автомобиль заводында бүген 4000 кеше эшли. Завод һәрвакыт үсеш юлында. Һәм без, әлбәттә, предприятие белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәрбез, дип өметләнәбез. Удмуртия — Калашников автоматы гына түгел, Петр Ильич Чайковский да, предприятиеләр дә, икътисад та, ә иң мөһиме — Удмуртия — зур дөньяның бер өлеше. Без сезгә барлыгы 95 млрд сумлык 61 проект тәкъдим итәчәкбез», — диде Александр Бречалов.
Перспектив проектлар арасында ИжГЭТ электр транспорты паркын модернизацияләү тәкъдим ителде. «ИжГЭТ» генераль директоры Андрей Батов шәһәр транспортын яңарту турында сөйләде. «Проект кысаларында 120-135 трамвайны яңарту, 160 троллейбус сатып алу, 75 километр юлны капиталь ремонтлау каралган. Инвестицияләр күләме 13 млрд сумнан артып китәчәк», — диде. «ВЭБ.РФ» командасы бу көннәрдә Ижауның транспорт инфраструктурасын җентекләп өйрәнде. Электр транспортын яңартудан тыш, автобус паркын да яхшыртырга, шәһәр транспортының бердәм операторын булдыру да планга кертелгән.
Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев шәһәрнең су каналы челтәрләрен реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. «Су каналы челтәре 55%ка тузган. Без бүген, халыкка суны өстәмә рәвештә чистартып бирергә мәҗбүр. Якындагы 15 ел эчендә өстәмә объектлар төзү һәм реконструкцияләү өчен 15 млрд сум акча кирәк», — дип хәбәр итте ул. «ВЭБ.РФ» рәисе Игорь Шувалов тәкъдим ителгән инвестицион проектларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. «Сезнең энергетикага, җәмәгать транспортына, заманча шәһәр мохитенә кагылышлы проектлар яхшы әзерләнгән. Ә бу көннәрдә узган эшлекле очрашулар республика командасын тагын да берләштерер, дип ышанам», — диде Игорь Шувалов. Удмуртия Башлыгы да үз чиратында, «ВЭБ.РФ» — ышанычлы партнер булуын билгеләп, Удмуртиянең проектларына ярдәм итәргә әзер булулары өчен Игорь Шуваловка рәхмәт җиткерде.
Димәк, алга таба шәһәребез тагы да ныгыячак, матурланачак, яшәү рәвеше яхшырыр, дигән өметтә калыйк!
Гөлнара Вәлиева.