Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Игелек эшләүчеләр
13.08.2020

Игелек эшләүчеләр

Яшерен-батырын түгел, гадәти тормыш рәвеше алып барганда олысы-кечесе фитнес-клубларга, спорт залларына йөри иде. Әмма коронавирус аркасында аларга да ишекләр ябылды. Моңа карап кына өйдә ятарга димәгән бит, спорт залын өйдә, ишек алдында, урамда да ясарга мөмкин.

Пандемия вакытында –шөгыль
Ижау шәһәренең Заводская урамында яшәүче Венера һәм Максим Назаренколар нәкъ шулай эшләгәннәр дә. “Үзизоляция вакытында балаларга шөгыль булсын, алар аптырап йөрмәсеннәр, һавада уйнасыннар, көч тупласыннар, чыныксыннар дип, тормыш иптәшем турник ясады. Әлеге турникта шөгыльләнергә күршедәге балалар да җыела башлады. Шуңа күрә без башка спорт инвентарьлары да сатып алдык. Көн саен иртәнге сигезгә җиде-сигез бала җыела һәм мин алар белән шатланып шөгыльләнәм. Күптән түгел биредә депутатыбыз да булып китте. Ул безгә мәйданчыкны тагын да киңәйтергә тәкъдим итте, спорт инвентарьлары белән булышачагын белдерде. Көннәр салкынайткач, балалар өчен җылы бүлмәдә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек тудырырбыз дип уйлыйбыз”, — диде Венера Назаренко. Мин барган көнне дә Венера малайлар белән мәш килә иде. Малайлар инде дус­лашып беткәннәр, кочаклашып исәнләшәләр, шатланалар. Кемдер келәмгә йөгерде, кемдер башка уен корылмаларына үрмәләде. Алар барсы да Венера белән Максимга рәхмәтле.

Атынабыз без таган, кем аны атынмаган?

«Сәламәтлек сукмагы» янында Ирек һәм Илдар Нәҗиповлар агач таганнар ясаганнар. Балалар көннәр буе шунда атына. Балалар гына түгел, олыларга да кызыклы бу таганнар. Агачтан ясалган, нәкъ без балачакта атынган таганнар. Шулай ук эшмәкәрләр һәм депутатлар ярдәме белән биредә дүрт ел элек балалар өчен спорт мәйданчыгы куелган иде. Әти-әниләр, балалар өчен бер дигән ял итү урыны ул. Әйе, игелек эшләү өчен әллә ни кирәкми, олы йөрәк кенә кирәк. Венера, Максим, Ирек, Илдар кебек балаларның, әти-әниләрнең күңелен күрүчеләр булганда, яшәве дә күңеллерәк бит! Әлеге матур күренешләр даими кабатлансын, балаларыбыз сау-сәламәт булып, спортны яратып үссеннәр, имгәнүләр була күрмәсен.

 

 

 

Рәфилә Рәсүлева.