Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Игелек кылырга ашыгыйк!
23.10.2014

Игелек кылырга ашыгыйк!

Яхшылык эшләүнең, изге гамәлләр кылуның берәр чиге бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Әгәр кәефегез төшкән вакытта кулыгыздан килгән кадәрле берәр мохтаҗ-мескенгә ярдәм итсәгез, аның ихлас күңелдән куануы сезгә дә күчәчәк. Бу бик бәхетле мизгелләр. Бүләкне алуга караганда бирүе күңеллерәк шул. Мин дә нәкъ менә шундый бер җылы очрашуның үзәгендә кайнап, кичен өйгә кайт­канда шатлык-сөенечемнән кая басканымны да сизмәдем.
Ижау Җәмигъ мәчетенең “Хәйрия” фонды әгъзалары утырган микроавтобус Сарапулның тау башындагы мәчете янына иртәнге якта ук килеп туктады. Кереп дога кылгач, алар белән якыннанрак таныштым. Мифтах хәз­рәт Фәрдиев җитәкләгән делегация җөмһүриятебез буенча сибелгән картлар йортлары, психо-неврологик авырулар интернатларында дәваланучыларга, янгыннан зыян күргән милләттәшләребезгә, мәчет төзелешләренә ярдәм итә икән. Мәсәлән, Канифольный поселогында — 9 яшьтән 25 яшькәчә 204 баланы, Якшур-Бодья тракты буенда урнашкан Солнечный поселогында — 60 баланы. Нагорныйда — 170 баланы, Ижауның Машина төзүчеләр поселогындагы картлар йортындагы 285 кешене, ташландык балалар йортындагы күп сабыйларны күчтәнәчләр, ә иң мөһиме — игътибарлары белән сөендергәннәр. Декабрь аенда Пос­тол поселогындагы 800 кешелек интернатка бару планлаштырылган. 2013 елда Ижауның К.Маркс урамындагы яңа мәчет төзелешенә миллион сумнан артык акча күчергәннәр. Мифтах хәзрәт картлар йортында вафат булган кардәшләребезне мөселманча җирли икән. Ул — 3 тапкыр хаҗда булып кайткан, бик сабыр, акыллы кеше. “Әгәр бер мөселманның акчасы бар, ләкин сәламәтлеге юк икән, ул үз исеменнән хаҗга икенче кешене дә җибәрә ала”, — ди Мифтах хәзрәт. Аның: “Мәчетләребез бердәм булсын, таркаулыклар килеп чыкмасын!” — дигән сүзләре дә бик ошады, йөрәгемә уелып калды.
Мифтах Фәрдиев белән Ижаудан мәрхәмәтле апалар да килгән иде. Зөһрә апа Заһитова ике тапкыр хаҗ кылган. Флүрә Фазлыева — Болгарда булып кайткан һәм өченчесе — Әлфия апа Шакирова. Алар Ижау Җәмигъ мәчетенең акча санау комиссиясе әгъзалары да. Гомумән, акчаны 15 кешедән торган комиссия саный икән.
Танышып-сөйләшеп алгач, Сарапул мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт белән бергәлектә, барыбыз да шәһәребезнең картлар йортына юнәлдек. Монда 415 кеше тәрбияләнә — күбесе психик тайпылышлы авырулар. Күч­тәнәчләр һәрберсенең кулына тапшырылды. Аларның күзләрендә кабынган сөенеч чаткылары безнең йөрәкләргә дә күчте. Карашларыннан: “Безне дә онытмадыгызмыни?!” — дигән сүзләрне укырга мөмкин иде. Аларга үзебезнең җылы сүзләрне, теләкләрне дә җиткердек. “Мондый бер очрашуга якынча 30 мең акча китә. Ә бүгенге бу очрашуга Ижаудан Равил Шәймәрданов һәм Флүр Сәхипов матди ярдәм күрсәттеләр, рәхмәт аларга”, — ди Мифтах хәзрәт. “Зиратларыбызга зур-зур авыр, кыйбатлы ташлар куйдырганчы, ул акчаны мохтаҗларга таратканда савабы күбрәк булыр иде”, — ди ул.
Мифтах хәзрәт төрле сәбәпләр белән рус зиратында җирләнгән милләттәшләребезне татар зиратына күчереп җирләү-эксгумация белән дә шөгыльләнә. Туганнары соравы буенча, 28 кешене шулай динебез кануннарына туры китереп җирләгәннәр инде.
Аллаһы Тәгалә шушы “Хәйрия” фонды әгъзаларын әҗереннән ташламасын. Изге эшләрендә уңыш­лар, бәрәкәтле гомер телибез!

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре