Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Игелекләр кылырга язсын
10.10.2013

Игелекләр кылырга язсын

Рәхимә әбигә 103 яшь. Ул Ижау шәһәренең Покровская урамында яши. Ике катлы өенә килеп керсәң, кыйммәтле җиһазлар булмаса да, үзеңне бер җәннәт кочагында кебек хис итәсең. Кайсы якка гына карасаң да, һәркайда чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Көзгеле чәшке-чынаяк шкафы, матур өстәл, урындыклардан тыш, аның түр баштагы өстәлендә нәкышләп, матур итеп язылган мөһерләр, гарәп хәрефләре белән язылган Коръәннән алынган догалар урын алган.

Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек тә, тел ачкычы да биргән. Узган ел Рәхимә апаның Кичкетаң авылында туганлык, дуслык байрагы астында узган “Авыл көне” мәҗлесендә Әлхәм Ясин сүрәләрен, Коръән аятләрен  мәкамгә салып, бер дә ялгышмыйча, микрофон аша яттан әйткәнен мин шаккатып тыңлап торган идем. Менә тагын тыңларга насыйп булды: өстәлдәге юрган кебек калын китапны ике кулы белән үзенә якынрак китерде дә, битләрен ачмыйча гына дога укып күрсәтте. “Барҗы мәктәбендә тәрбияче булып эшләгән чак­ларда ук Аллаһы Тәгалә тел ачкычы бирдеме, Коръәнне дә укыдым. Укысам, әллә нинди җиңеллек сизә идем үземдә, башымның сызлауларын, арганлыгымны онытып, канатлар үскәндәй, яңадан тугандай була идем”, — диде. Аннан миңа таба борылып: “Барҗы мәктәбендә укыган чагыңныхәтерлим әле, кечкенә гәүдәле малай, бик еш авырый идең. Хәтта җиде чакрым җәяү Рыс авылына барып, әтиең Гыймазетдин белән сөйләшкәнем дә хәтеремдә. Әтәч кикриге пешереп ашатырга тәкъдим иттем”, — диде һәм үпкәләмәсен дигәндәй, зәңгәр буыннар сарган кулын минем учыма куйды. Бу мизгелдә әтиемнең Гөлширмә базарыннан әтәч сатып алып кайтканы кыл итеп исемә төште. Ашаганымны хәтерләмим, бәлки миңа әйтми генә, башка ризыкка кушып ашатканнардыр.

Әйе, мин Рәхимә апаны сабый чагымнан беләм. 1960-61нче елларда Барҗы урта мәктәбендә укыган идем. Ул пешергән тәмле ашларны, туңган чакларымда ябынырга биргән юрганның җылысын мәңге онытасым юк. Бала-чагаларга бик тә ягымлы апа булып минем хәтеремдә калган Рәхимә апа. Ул, гадәттә, үзенең нинди халәттә булуын беркемгә дә сиздерми, үз мәнфәгатьләре белән берәүне дә борчымый иде. Үзе генә түгел, тормыш иптәше Таҗи абый белән мәктәпнең бөтен хуҗалык эшләрен алып бардылар. “Таҗетдиным мәктәп ишек алдын тәртипкә керткән арада мин ат җигеп куя идем. Бервакыт, атымның камытын тарт­кан арада, Салагыштан килгән укытучы Солтанов Хәким атка якынрак килгән бит. Тешләре белән тегенең терсәгеннән эләктереп алмасынмы малкай! Ярый күреп алдым һәм кычкырып җибәрдем. Минем тавышка атым Хәкимне ычкындырды”, — дип,  Барҗы мәктәбенә кагылышлы тормыш шуклыкларын искә ала ул.

Шулай да күзләре яшь белән тула Рәхимә апаның. “Хәзерге мәктәп ни ул? – дип куя. – Элек печәнне әзерләп, үзебез ташый идек. Бөтен мәктәп белән җыелып колхоз басуында кишер, чөгендер утаганнан соң, кояш нурында балаларның йөзләре яна. Кичләрен гаиләләребез белән җитәкләшеп, иңбашларыбызга сөлге салып Иж буена су коенырга төшәр идек. Кемнәрдер агым-суда кер чайкый, кемнәрдер ат коендыра, ә суы барыбер чип-чиста…”

Кытайда элек-электән сөймәгән кешеләренә “күченү чорында яшәргә язсын сиңа” дип теләк теләгәннәр, ди. Бу афәт Рәхимә апа гаиләсен дә читләтеп узмады. Нишлисең, төрле  авыл һәм шәһәрләргә чәчелеп яшәп ятучы безләрнең бердәнбер гомере менә шундый күченү чорына туры килде шул. Кайсыбызга рәхәт?! Без вакытны сайламадык, вакыт безне сайлаган. Туган авылын ташлап чит җирләрдә йорт-җирле булу өчен бик күп көч куярга туры килә Рәхимә әбигә. Хәзер ул Ижауда 78 яшьлек сеңлесе Сәлимә белән бер йортта яши. Сәлимә апа ашавын пешерә, киемен юа, уй-хисләрен уртаклаша. Мин килгәндә дә өстәл өстендә нинди генә төрле нигъмәтләр юк иде. Тәмле коймак белән чәй эчкәндә дә

103 яшен тутырган Рәхимә әбинең һаман да яшьлек хатирәләре белән яшәвенә сокланып утырдым. Нигъмәт эчендә, яшьлек хатирәләрен җуймаганга да яшидер бу сөйкемле әби, дип уйлап куйдым. Инде, ниһаять, озак яшәүнең серләре нәрсәдә икәнлеген сорарга да батырчылык иттем. Җавап биргәнче башта ул серле бер караш белән минем күзләремә карады. Аннан кулына Коръән китабын алды һәм миңа сузды. «Башта менә бу доганы укы, аннан кешеләргә яхшылыгың тияр,» — диде. Миңа дога укып күрсәтте. “Монда гарәпчә языл­ган мондый сүзләр бар: Кемне Аллаһ җитәкли, шул туры юлдан бара. Иң элек үзең турында түгел, гомерең буе башкалар турында кайгыртып, игелекләр кылып яшә. Яхшылык, матурлык тудырабыз икән, Аллаһыбыз аны меңе белән арттырып, кире үзебезгә кайтара”, — диде ул. Рәхимә әбинең үзенә карата әйтелгән нинди хак сүзләр бу!

Аллаһ алдында ак һәм пакь булып хезмәт итүче Рәхимә апа Мирсаяпова үз бүлмәсеннән мине елмаеп озатып калды. Урамда җир казучы  экскаваторны күреп, мине озата чыккан Сәлимә ападан: “Сезнең йортны да канализациягә тоташтыралармы?” – дип сорадым. Ул: “Мин үзем дә Бөек Ватан сугышы ветераны. Ленин районы хакимиятенә гариза язган идем, 90 мең сум акча түләргә тәкъдим иттеләр. Безгә шакшы суларны чокырга алып чыгып түгәргә туры киләчәк, карчыкларда каян булсын инде ул акча”, — дип җавап бирде ул. Сүз кайтарып тормадым, бу игелекле җаннарның бүген саф хисләр белән башланган шәп кәефен кырырмын дип курыктым.

Ринат Батталов