Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


23.05.2018

Игелекле ханым

Муса Җәлил исемендәге китапханә бездән шак­тый ерак булуына карамас­тан, оныгым белән шунда йөрибез. Ул — татар юнәлеше белән эшләүче бердәнбер китапханә. Татар китап­лары бүлеген Рәмзия Гыйззәтулли­на җитәкли. Ул — олыны-олы, кечене кече итә белә торган игелекле, күркәм ханым. Үз эшен төгәл итеп башкара. Кайчан килсәң дә, ачык йөз белән каршы ала, бик теләп ара­ла­ша. Кайчагында китапларны соңарып китергән чаклар да була. Андый чак­ларда йомшак кына аңлата, кеше хәленә керә белә. Китап сайларга да булыша. Оныгыма татар телендә берничә китап та бүләк итте. Рәмзия ханым китапханәдә төрле очрашулар, чаралар уздыра. Һәр чарасы бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, җиренә җиткерелгән була.
Нинди генә бәйрәм булмасын, анда эшләүче кызлар барысы да кунакчыл, килгән кунакларын өстәл әзерләми, чәйләр белән сыйламый җибәрмиләр. Кешене хөрмәт итә белгәннәре өчен барысына да зур рәхмәт. Алда да татар дөньясын баетып, төрле мәгънәле очрашулар булып торсын, зур уңышлар аларга.

Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.