Игезәкләр фестивале
27 майда Ижауның Космонавтлар паркында Игезәкләр фестивале узды.
Игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы. Ул әти-әни өчен дә икеләтә зур бәхет. Әмма мондый бәхет сирәк кешеләргә генә бирелә. Игезәкләрнең ничек яралганын медицина да төгәл генә аңлатып бирә алмый. Бу нәселгә, геннарга, ата-ананың яшенә дә бәйле, диләр. Ижауда бер-берсенә су тамчысыдай охшаган игезәк балалар инде икенче тапкыр фестивальгә җыела.
Фестивальне оештыручы Наталья Черевкова: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Игезәкләр фестивале” төркемендә алдан ук 170 гаилә катнашырга теләк белдергән иде. Тик һава торышы яңгырлы, җилле, көйсезләнеп тору сәбәпле, бәйрәмдә 70 кә якын гына гаилә теркәлде. Алар арасында Удмуртиянең районнарыннан да килүчеләр бар иде. Шулай ук алдан теркәлмичә килүчеләр дә булды. Быел әлеге фестивальгә 18 яңа гаилә килеп кушылды”, — диде. Статистика мәгълүматларына караганда, 2017 елда 136 гаиләдә ике игезәк, 1 гаиләдә 3 игезәк балалар туган.
Иң элек игезәкләр фотога төштеләр, аннан матур әкият башланып китте. “Иң охшаш игезәкләр”, “Бер дә охшамаган игезәкләр”, “Иң кечкенә игезәкләр”, ”Иң зур игезәкләр” номинацияләре буенча ярышлар, игезәк балаларның әтиләре һәм әниләре өчен кызыклы конкурслар, төрледән-төрле уеннар һәм сюрпризлар булды.
Динара һәм Диләрә Сабирҗановалар ике конкурста катнашып, бүләкләргә ия булдылар. Ә әниләре Румия әниләр конкурсында катнашып, өченче урынга лаек булды. Румия Сабирҗанова бәйрәм хакында фикерләрен дә җиткерде: “Бәйрәм бик күңелле үтте. Биредә таныш-белешләр белән очраштык, рәхәтләнеп ял иттек. Елдан-ел игезәк балалар туу артып тора. Шунлыктан мондый фестиваль ел саен булсын иде”.
Үзем дә игезәк кызлар әнисе буларак, шуны әйтәсем килә: “Кызларны баштарак әби-бабайлар да, туганнарыбыз да аермый иде. Әле хәтта әтиләре дә ялгышып, берсен ике тапкыр ашатып, икенчесен ашатмый калдырган очраклар да булды. Кайсы кем икәнен белер өчен кулларына төрле төстәге тасмалар бәйләп йөрттек. Әби-бабайлар, туганнарыбыз, танышларыбыз хәзер дә янәшә торсалар гына аералар, ә аерым-аерым килсәләр, икеләнеп калалар. Кайчак үзләреннән сорыйлар. Иң кулай ысул — “Мәдинә-Мәликә “ дип эндәшү, шул чакта алар үзләренең кем икәнен әйтеп бирәләр. Балалар бакчасын тәмамлап чыксак та, кайсы кем икәнен тәрбиячеләр һаман да аермыйлар. Тышкы яктан охшаш булсалар да, игезәкләр холыклары буенча аерылалар. Улым исә аларны йөз формасы буенча аера. “Берсе — өчпочмак, берсе — бәлеш”, — ди шаяртып.
Уен-конкурслар «Восточная сказка» ансамбле кызларының чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм Сабын куыгы очыру тамашасы белән тәмамланды.
Гөлнара Вәлиева.