Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Иволга”дан кичерешләр
14.07.2016

“Иволга”дан кичерешләр

Удмуртиядән күптән түгел 2 автобус яшьләр — 90 кеше Самара өлкәсендә һәр елны уздырыла торган “Иволга» яшьләр форумына бардылар. Алар арасында “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова, “Репорт” онлайн-журналы җитәкчесе, “Андан” ансамбле биючесе Рамис Шәяхмәтов та бар иде.
Форумнан кайтып төшү белән мин алар белән очрашып сәяхәттән алган тәэсирләре белән кызыксындым.
Сезне форумга барырга нәрсә этәрде? Самарага бару турында күптән планлаштырылган идеме, әллә көтмәгәндә ясалган тәкъдим булдымы?
Рамис: — Әлеге форум турында күптәннән ишетеп киләм. Быел үзем дә катнашмакчы булдым. Яшьләр мохитенә баштанаяк чумасым, чит регионда яшәүче кызлар-егетләр белән аралашасым килде.
Гөлфия: — Ә мин Рамистән аермалы буларак, “Иволга” турында 1 ай элек кенә ишеттем. Чынында исә, «Таврида” россиякүләм яшьләр белем бирү форумына барырга планлаштырган идем. “Нишләп яшьләр үзебезнең Идел буе форумнарына бармый икән?!” — дип әйтүләре ниятемне үзгәртте дә куйды.
Форумда традиция буенча 9 смена. Сез кайсысына барырга гариза яздыгыз? Икегез бер сменада катнаш­тыгызмы?
Гөлфия: — Юк, сменаларыбыз бер түгел иде. Үзем шөгыльләнә торган проектлар да социаль юнәлештә булганга күрә, мин “Кече Ватаныбыз — зур мөмкинлекләр” дип аталган сменаны, авылларны үстерү турындагысын сайладым.
Үзегезнең проектыгыз турында да сөйләп үтмәссез микән?
Гөлфия: Минем проектым яшь­­ләрнең эшләү активлыгына юнәл­телгән. Форумга баруымның мак­саты — бирегә килгән башка регионнардагы делегатларның, ә иң мөһиме — үз төбәкләрендә инде яшьләр сайлау комиссиясе булдырган кызлар-егетләр белән аралашу иде. Удмуртиядә әлегә мондый комиссия юк. Нәтиҗәдә, без хокукый культураны арттыру, тәҗрибә уртаклашу һәм яшьләр сайлау комиссиясе булдыру буенча башка регионнар белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзедек. Минем проект “Актив яшьләрнең милләтара слеты” дип атала. Әмма мин форумга аны яклау өчен түгел, тәҗрибә туплау, әзер проектлар белән танышу өчен бардым. Киләсе елда үз проектымны да яклармын, дип уйлыйм.
Рамис: Мин сәясәт темасына оештырылган сменаны сайладым. Бирегә мин Удмуртия сайлау комиссиясеннән яшьләр белән эшләүче төркем вәкиле буларак бардым, форумда да әлеге юнәлештә эшләдем. “Иволга” форумына президент сайлау һәм аңа әзерлек эше үткәрелде. Сайлау комиссиясе кандидатлары белән гыйльми һәм гамәли эш оештырылды. Президент итеп безнең Удмуртия егете сайлануын да әйтеп үтәргә кирәк.
Иң мөһиме, әлбәттә, лекцияләр. Көненә дүртәр лекция тыңладык. Анда спикерлар (күпчелек алар Самара өлкәсе, Мәскәүдән, Санкт-Петербург­тан иделәр) чакырылды. Бу төп укыту өлеше иде. Ул иҗади эш белән үрелеп барды. Һәр смена үзенең тематик чараларын тәшкил итте. Бездә сәясәттә остаханәләр, дебатлар уздырылды.
Кызлар-егетләр, киләсе елда да “Иволга” форумына барырга ниятлисезме?
Рамис: — Инде июль аенда ук мин Клязьмада узган “Мәгънәләр территориясе” дип аталган форумга барачакмын. Анда “Иволга”дан танышлар күп булыр дип уйлыйм. Анда башка программа булачак, ә сменаның темасы шулай ук сәясәт. Бу юнәлештә тәҗрибә туплау миңа киләчәктәге эшем өчен кирәк. Мондый форумнар аралашу, тәҗрибә уртаклашу, үсеш өчен бик кирәк дип уйлыйм.
Гөлфия: Киләсе елда бу форумга, һичшиксез, проектымны яклау өчен барачакмын. Моннан тыш “Таврида” һәм “Мәгънәләр территориясе”нә дә барырга да гариза бирәчәкмен.
— Уй-кичерешләрегез белән уртак­лашуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә уңыш­лар телим!

Чулпан Моратова, УдДУ студенты.