Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ибраһим Биектаулы: “Тормышымнан канәгать мин”
25.02.2016

Ибраһим Биектаулы: “Тормышымнан канәгать мин”

“Яңарыш”ның һәр яңа санын түземсезлек белән көтеп алып, пәнҗешәмбе көнне редакциягә килеп ала Ибраһим Биектаулы. Милли басмабызда дөнья күргән мәкалә, шигырь, хикәяләрне укып, үз карашын, төпле фикерен җиткерә. “Шушында килеп, сезнең белән аралашсам, күңелгә рәхәт булып китә, яшәреп киткәндәй булам. Оҗмах бакчасы кебек биредә”, — дип, безнең дә кәефләрне күтәрә. Әйе, газетабызны оештырып җибәрүчеләрнең берсе, бүгенге көнгә кадәр тугры юлдашы ул аның.

1970 елда Казан авиация институтының радиофакультетын тәмамлап, шәһәребезгә килеп төпләнә һәм 2005 елга кадәр Ижау радиозаводында инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыга Ибраһим ага. Милли кичәләр оеш­тырганда, иҗади сәяхәтләргә чыкканда ул һәрвакыт безнең белән. Татар җанлы булуы, рухи омтылышлары аны халыкка якын булырга өнди.
Ибраһим ага 1989 елдан милли хәрәкәтебезгә кушылып китә. “1991 елның 23 мартында Ижау ТИҮнең оештыру комитеты миңа Удмуртия татарларының 1нче Корылтаен ачып җибәрү вазифасын йөкләде. Бу — бик дулкынландыргыч мизгелләр иде… Озак еллар (10 ел) Удмуртия Татар иҗтимагый Үзәгенең вице-президенты вазифаларын башкардым. Татарлар өчен тел өйрәнү түгәрәген оеш­тырдым һәм анда 2 ел укыттым. Удмуртия радиосында һәм телевидениесендә татар тапшыруларын аякка бастыруда билгеле өлеш кертү насыйп булды миңа. «Яңарыш» газетасын тудыруга һәм аякка бас­тыруга керткән хезмәтем өчен канәгатьлек хисе күңелемне бүген дә җылыта. Газета минем шигъри фатихам белән дөньяга аваз салды. Газетага яшь иҗат көчләрен тарту максатында әдәби түгәрәк оештырдым. Шигырьләрем, мәкаләләрем Удмуртиядәге һәм Татарстандагы газета-журналларда күп басылды, аерым җыентыкларда дөнья күрде”, — ди шагыйрь шушы милли күтәрелеш чорларын сагынып, хискә бирелеп.
Шагыйрьнең “Бәйрәм белән!”, “Җирдән җиде җиһанга”, “Галәм серләре”, “Мгновения”, “Таулар-кыялар аша”, “Грядущим” исемле китаплары дөнья күрде. Моннан тыш, Казан нәшриятында 1 томлык “Сайланма әсәрләр (шигырьләр, поэмалар, җырлар)” китабы басылуны көтеп ята. Бүгенге көндә ул 2нче томын әзерләү өстендә эшли.
Композитор Раиф Бәһаветдин белән бергә 100гә якын җыр да иҗат иткәннәр. Унбер җыры 2007 елда дискка язылып, халыкка таратыла. Шәхсән үзе Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләрендә, РФ журналистлары берлегендә әгъза булып тора.
Ибраһим абыйдан аның гаиләсе, шәхси тормышы турында да кызыксынам, иҗат эшендә илһам сакчысы — гаиләнең ныклы терәге, кайнар мәхәббәт булуын истә тотып. “Гаилә тормышын 27 яшемнән татый башладым. Хатыннан уңдым. Хәләл җефетем Сания ханым бик төпле, булдык­лы, сәләтле һәм талантлы кеше. 40 елын мәктәптә укытучы һәм тәрбияче булып хезмәт итте, шул исәптән, 27 ел буена Ижауның 2нче Интернатында ятимнәргә һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балаларына, чын мәгънәсендә, ана тәрбиясен һәм җылысын бирә алды.
Ул балалар аны әле бүген дә онытмыйлар. Аның бу титаник хезмәте югары бәяләнде, мактауга лаек табылды. Ул «Хезмәт ветераны» медале белән бүләк­ләнде.
Тормыш иптәшем белән 52 ел чөкердәшеп яшибез. Төрле вакытлар булды: агы да, карасы да, ләкин агымсу тиз сафлана. Гаилә бәхете үзара аңлашу һәм ихтирам мохитендә чәчәк ата. Ә тормыш, кагыйдә буларак, 3 этаптан тора: яшьлек язы, хезмәт җәе, уңыш-җимеш көзе. Күңелгә һәркайсы кадерле һәм газиз. Һәр дәвернең газаплы вә җәннәти мизгелләре була…
Балаларыбызга килгәндә, алар, шөкер, моңарчы йөзебезгә кызыллык китермәделәр, гел шулай булсын! Улыбыз Илдар табиблыкка укып чыкты, бүген Казанда яши һәм үз эшен яратып башкара. Аларның 12 яшьлек кызлары, 2 яшьлек уллары бар. Кызыбыз Гөлнара — Ижау водоканалында зур абруйлы инженер. Улларына 13 яшь, кызларына 2 яшь ярым. Һәркайсы әти-әнисен, әби-бабасын сөендерергә тырыша. Гомерле-бәхетле булсыннар!
Тәрбия өлкәсендә мөгез чыгармадык. Белгәнебезчә кыландык. Сүз белән гамәл бер-берсеннән аерылмасын, дип тырыштык. Ялганга, алдашуга юл куймадык. Кеше бәхете — Аллаһ биргән сау­лык һәм үзенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе икәнлеген балаларга җиткерергә һәм алар күңеленә йолаларыбызны сеңдерергә омтылдык.
Гаилә тормышыбызда күңелгә уелырлык вакыйгалар күп булды. Балаларыбызның дөньяга килүләре. Аларның мәктәпкә беренче бару көннәре. Улыбызның армиядән исән-сау әйләнеп кайтуы. Ике балабызның да институтка укырга керүләре. Диплом алулары. Беренче эш көннәре. Сөенечле уңышлары. Башлы-күзле булулары. Оныкларның дөньяга килүе, аларның беренче адымнары, тәтелди башлаулары… Йа, Раббым! Безгә насыйп нигъмәтең — гүзәл мизгелләрең өчен меңнән-мең шөкер Сиңа!!!” — ди Ибраһим ага тормышыннан канәгатьлек кичереп. Ә без аны якынлашып килгән туган көне белән котлап, иҗади уңышлар, шигъри күңеле беркайчан да боекмавын, тормышы һәрвакыт шулай матур, нурлы булуын телибез.

Элмира  Нигъмәтҗан.