Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


20.12.2019

Зөләйха әби

Без, клуб мөдире Венера Ибраһимова җитәкчелегендәге “Оста куллар” түгәрәгендә йөрүче ханымнар, инвалидлар ункөнлегендә Зөләйха әби йортына җыелдык. Анда безне ишектән үк елмаеп социаль хезмәткәр Гөлшат Мөсифуллина каршы алды. Өйгә тәмле коймак исе таралган иде. Диванда утырган Зөләйха әби безне күрүгә, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Күчтәнәчләребезне биреп, сөйкемле әбекәйнең хәл-әхвәлләрен сораштырдык. Шул арада Гөлшат коймак белән чәй дә әзерләп өлгерде. Бергәләп чәй эчтек. Зөләйха әби яшьлеген искә төшерде. Без аның хәтеренең яхшы булуына сокланып, тын да алмый шаккатып тыңлап утырдык.
Зөләйха әби Уразай егете Габбас абый белән гаилә коргач, фермага эшкә урнаша. Сарыклар карый. Габбас абый ДТ- 75 тракторын иярли. Кулга-кул тотынып, яңа йорт җиткерәләр. Биш балага гомер бирәләр. Зөләйха әби тыйнак, тыңлаучан, эшкә уңган, иренә ипле хатын, тормыштан ямь, эштән тәм табып яшәүнең гүзәл үрнәге була. Аның тагын бер сыйфаты — сабырлык. Зөләйха әбигә тормыш авырлыкларын шактый татырга туры килә. Матур гына яшәп ятканда, җәмәгате авырып китә. Авыру ирне карау, балаларны кеше итү дә үз җилкәсенә төшә. Әмма ул бирешмичә, һаман да абзар тутырып мал асрый.
Җәмәгате вафатыннан соң ялгызы гына гомер кичерә ул. Тормыш аңа тагын олы сынау бирә. Йорт мәшәкатьләре белән йөргәндә, үзе дә инсульт кичерә. Кул-аяклары авырлык белән хәрәкәтләнә башлый. Әмма аңа карамастан, һаман да төшенкелеккә бирелми. Балаларының үз тормышлары белән яшәүләренә сөенеп туя алмый. Балалары да әниләре янына еш кайталар. Мунчасын ягып кертәләр. Зөләйха әбинең туган авылын, күршеләрен ташлап китәсе килми. “Гөлшатым өчпочмак пешерсә, Мөнирәм кыстыбыен күтәреп керә. Әнә туганым Сәриям коймак пешереп алып килгән әле”, — дип, сөенечен уртаклашты.
Ул көнне Зөләйха әбигә әниләргә багышланган матур җырларыбызны да бүләк иттек, шигырьләр сөйләдек. Шул арада мәзәкләр сөйләп тә, көлешеп алдык. Зөләйха әбинең күңелен күрү үзебезгә дә рәхәтлек бирде. “Балаларымның, авылдашларымның, җитәкчеләрнең хөрмәтен тоеп яшәү бик рәхәт. Илебез имин булсын, булганына шөкер итәм”, — дип озатып калды Зөләйха әбиебез.

Раилә Бариева,Уразай авылы.