Зөлфия Брагина: “Күңелем җыр тулы”
«Син супер! 60+» НТВ телеканалында май-июнь айларында һәр якшәмбе көнне бөтен илгә өлкән яшьтәге бик талантлы кешеләрнең чыгышларын күрсәттеләр. Илнең төрле почмакларыннан 1000нән артык кеше арасыннан сайлап алынган 45 конкурсант арасында Сюмси районыннан милләттәшебез Зөлфия Брагина да бар иде.
Сәнгать — нинди сихри, серле көч ул! Талантлы кешеләргә сокланып туя алмыйм. Үз сәләтләре белән күңел түренә үтеп кереп, ләззәтле хисләр дулкынында тибрәтүче кешеләргә Ходай тылсым көчләре биргәндер төсле тоела миңа. Июнь аенда Интернет челтәрен актарып утырганда, бер искиткеч видеоязмага тап булдым. “Сюмси авылында яшәүче Зөлфия Брагина НТВ каналының “Ты супер, 60 +” проектында” дип атала иде әлеге язма. Гаҗәеп, безнең Удмуртиядә яшәүче татар кешесе Россия каналында чыгыш ясый! Карадым да, исем-акылым китте, җырчының башкару осталыгы, моңы өнсез калдырды. Сюмси авылында яшәүче Зөлфия ханым бу проектка ничек барып эләккән? Нинди кеше ул? Һөнәри башкару осталыгы кайдан? Зөлфия Брагина белән очрашып, сөйләшәсем, якыннанрак танышасым килде.
Бу теләгем чынга ашыр мизгелләр озак көттермәде. Без баш мөхәррир Рәмзия Габбасова, редакциядә практика узучы булачак журналист Раилә Рәфыйкова белән Сюмси якларына иҗади сәфәргә чыктык.
Зөлфия ханым безне Сюмси авыл китапханәсендә каршы алды. Мин күз алдына китергән кебек, зәвыклы, зыялы, хисчән, нечкә күңелле булып чыкты ул. Кыска гына аралашу вакытында күңелне яулады, җылы тәэсирләр уятты. Бу гаҗәп тә түгел, шулай булмаса, ничек тамашачыларның күңелен яулый алыр иде ул.
Зөлфия ападан иң беренче кызыксынган соравым: “Нишләп шушындый сәләт була торып, ул моңа кадәр беркайда да күренмәгән? Авылда яшәп, ничек итеп ул үзен мондый һөнәри дәрәҗәдә үстерә алган?”
“Моның җавабы – бик гади. Үземә тормыш юнәлешен сайлаганда, бөтенләй башка юлдан киттем. Моңа әти-әнием дә, алардан алган тәрбия дә, ул вакыттагы тормыш шартлары да йогынты ясагандыр. Ләкин кайда гына барсам да, минем белән җыр-моң бергә булды. Ул мине юатты да, елатты да, көч бирде, яшәү бизәгем һәм таянычым булды. Һәрвакыт опера җырчысы булу турында хыялландым, әмма хәтта башлангыч музыка белеме алырга да шартлар булмады. Авылда музыкаль белем алырга нинди мөмкинлек булсын?! Без хезмәт белән чыныгып үстек. Әти-әнием җырчы булуны җитди һөнәр дип санамадылар. Әтием җырлавымны бик ярата иде, миңа баян да алып бирде, анда уйнарга өйрәндем. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан мәдәният институтына керергә теләвемне әйткәч: “Җиңел генә җырлап йөрү юлын сайлыйсыңмы? Алай булмый ул”, — диде. Аны аңларга була. Ачлык-ялангачлык, авыр елларны күргән, аннары без, дүрт бала, дөньяга тугач, безне аякка бастыру өчен хезмәт куйган, тир түккәннәр бит алар. Үз тормышларын авыр хезмәт куеп корганнар. Аннары башлангыч музыкаль белемең булмагач, кайда үзеңне танытасың, анысы да бар…”
Кешенең тормыш юлы әти-әни, гаилә белән бәйле, чөнки гаилә тәрбиясе гомер буе сине озата бара. Зөлфия апа да үзе белән таныштыруны әти-әнисеннән башлады.
Әтисе Әгерҗе районының Гөлширмә авылыннан, әнисе Кырындыдан булган. Әтисе ягыннан нәселләре укытучылар, әнисе ягыннан бик нык дингә бирелгән гаилә булалар. Әти-әнисе бер сыйныфта белем алганлыктан, бер-берсен балачактан беләләр. Сугыш елларында әтисе Илтөзәрне Улан-Удэ шәһәренә ФЗОга җибәрәләр. 1942 елда армия сафларында – Көнчыгыш фронтта Японнар белән сугыша. “1948 елда туган якларына кайтып, әтием янә әнием белән очраша һәм, гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Әтием тимер юлда сак җитәкчесе булып эшли. Көннәрдән беркөнне сак объектына караклар һөҗүм итә. Ул төндә анда хатын-кыз сакта торган була. Аны үтерәләр һәм бар нәрсәне талыйлар. Әлбәттә, әтине җәза көткән була. Бу вакытта аны райкомда эшләүче дусты коткарып кала. “24 сәгать эчендә моннан чыгып китүең хәерле”, — дип киңәш бирә ул. Әти гаиләсе белән җәяүләп Ижауга чыгып китә. Ә аннары менә хәзер мин яшәгән якларга — Подмой станциясенә килеп урнашалар. Әтием баштарак биредә ат белән агач ташыган. Тимер юл төзелгәч, паровоз машинисты булып эшләгән, аннары җитәкче итеп куйганнар. Алар Сюмси авылына күчеп киләләр. Аның тавышы бик матур иде. Ул армиядә дә җырлаган, кайда гына булсак та, моңлы тавышы белән бар кешене үзенә каратыр иде. Эштән буш вакытта без әтигә ияреп клубка йөри идек. Аның җырлаганын тыңларга бик яраттым. Гомумән, җыр тыңларга, җырларга яратуымны үскән саен ныграк тойдым. Татарлар бик күп булмагач, әтием рус телендә дә җырлый иде. Ә әнием, балачактан дини гаиләдә үскән кеше буларак, безгә гореф-гадәтләрне, татар традицияләрен сеңдерүче, татар теленә мәхәббәт уятучы кеше булды. Ул татарча да, гарәп телен дә белде. Һәм, әлбәттә, удмуртлар арасында яшәгәч, аларның телен дә яхшы белде. Без гаиләдә 4 кыз үстек, мин икенче бала булып дөньяга килгәнмен. “Зәңгәр күлмәк” әтиемнең бик яратып башкара торган җыры иде. Бу хакта исемә төшсә, колагымда әтинең тавышы бүген дә ишетелеп киткән сыман була…” Бу сүзләрне әйтү белән, Зөлфия апа үзе дә сизмәстән сузып җырлап җибәрде:
“Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең…”
Безгә кунаклар килгәндә, әти, мине алдына утырткан килеш, татар халык җырларын җырлый иде. Ул җырлар барсы да хәтеремдә саклана. Татар җырлары шундый моңлы бит ул, дәртле, ничек җырламаска мөмкин!” — ди Зөлфия ханым. Ул үзенең беренче сыйныфта тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуы, тамашачылар алдында чыгыш ясау кичерешләренең һаман да онытылмавы хакында да искә алды.
Зөлфия Илтөзәр кызы 1954 елда Подмой станциясендә туа. Аңа ике мәктәптә укырга туры килә, чөнки урман хуҗалыгы ябылган саен, әтисе гаиләсе белән яңа урман хуҗалыгына күченеп китә. “Соңгы төпләнгән урын Сурикта булды”, — ди ул. Мәктәпне тәмамлап, Зөлфия ханым 1977 елда Йошкар-Ола шәһәре политехник институтының инженер-икътисад факультетын тәмамлый, әтисе сыман ук хезмәт юлын урман хуҗалыгында эшләүдән башлап җибәрә. 1981 елдан бирле Сюмси район хакимиятендә хезмәт итә. Лаеклы ялга да шуннан чыга. “2016 елда берьюлы ике якын кешемне югалттым. Башта 92 яшьлек әтием дөнья куйды. (Әнием безнең арабыздан яшьрәк чакта китте). Аннары көтмәгәндә йөрәк өянәгеннән ирем вафат булды. Бердәнбер кызыбыз Эльвира гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Шулай итеп япа-ялгызым калдым. 2018 елда янә район хакимиятенә эшкә чыгуымны сорагач, бик теләп риза булдым. Эш — бик яхшы юаныч ул. Хәзерге вакытта биредә җәмәгатьчелек белән элемтә тотучы әйдәп баручы белгеч булып эшлим. Кызыма килгәндә, анда да җырлау сәләте бар. Шуңа аңа кечкенәдән музыкаль белем бирергә, уен коралында уйнарга өйрәтергә тырыштым. Ул фортепианода, гитарада уйный, җырлый. Тик тормышын сәхнә белән бәйләргә теләмәде. Адвокат һөнәрен сайлады. Мин моны шуның өчен әйтәм: беркайчан да үзеңнең чынга ашмаган хыялларыңны балаларыңа көчләп тагарга кирәкми. Һөнәр, белгечлек алып чыгу бернәрсә дә түгел, ул синең җан тарткан эшең булырга тиеш.
Зөлфия Брагина кечкенәдән мөмкинлек булган бөтен җирдә җырлый: мәктәптә, авылда, район үзешчәннәре концертларында. Өч-дүрт тапкыр Удмуртия күләмендә узган татар җыр бәйгеләрендә катнашып, беренче, икенче урыннарга ия була. 1998 елда Зөлфия Илтөзәр кызына, бер көн дә мәдәният өлкәсендә эшләмәсә дә, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. Бу үзе үк бик күп нәрсә турында сөйли.
Икенче этапка узган 45 кеше арасында Зөлфия ханым да була. Бәйгенең икенче этабы Мәскәүдә узарга тиеш була. Тик кинәт кенә башланган пандемия аркасында бер елга барсы да кичектерелә. Менә агымдагы елның февралендә әлеге чарага кире кайтып, НТВ каналыннан шалтыраталар, 11 мартта телевидение журналистлары Сюмсига, Зөлфия апаның өенә килеп, аны гадәти шартларда видеога төшерәләр. Ә 5 апрельдән 11 майга кадәр аны Мәскәүгә чакыралар. Алар Мәскәү артындагы “Красная гвоздика” дип аталган ял базасында торып, бәйге кысаларында узган чараларда катнашалар. Бәйгенең икенче этабында Зөлфия Брагина «Все стало вдруг голубым һәм зеленым» җырын башкарып, жюри әгъзаларыннан югары бәя ала. Жюри кәнәфиләрендә Игорь Крутой, Диана Арбенина, Стас Пьеха һәм Ирина Дубцовалар утыралар. Якташыбызның җырлавын ишетеп, әлеге танылган шәхесләр барсы да яшел төймәгә басалар. Танылган җырчы Стас Пьеха аның чыгышы турында: » Музыканы ишетә белү сәләте, вокал осталыгы искиткеч. Сез тавышыгыз белән бик яхшы идарә итә беләсез», — ди. Ә композитор Игорь Крутой опера арияләрен башкарырга киңәш бирә.
“Полуфиналга уздым, финалга узалмадым. Анда 10 кеше узарга тиеш иде. Ләкин бик канәгать калдым мин. Финалга узучылар арасында музыкаль белемле, үзләре музыка белгече булып эшләүчеләр, җырчылар бар иде. Алар белән ярышып буламы соң?! Мин бәйгедә катнашып, үземә бик күп файдалы киңәшләр, күңелле аралашу, бетмәс-төкәнмәс тәэсирләр алдым”, — ди Зөлфия ханым.
“Игорь Крутой әйткән сүзләргә ничек карыйсыз соң, сезгә ариялар башкару ошыймы?” — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. Ошый, әлбәттә, ләкин авылда арияләр тыңлаучы кешеләр юк бит. Мин авылдашларым аңлаган, аларның күңеленә үтеп кергән җырлар башкарам. Авылда узган концертларда катнашам. Гомеремдә 3 тапкыр үземнең аерым концертым булды. Минем өчен җырның көе моңлы булуы мөһим. Язмыш җырчы итмәгән икән, мин аңа үкенмим. Авылдашларыма, үзем яшәгән төбәктәге кешеләргә иҗатым кирәк икән, мин бәхетле. Эшләп үстек, әти-әни кешеләргә изгелек кылып, хезмәт куеп яшәргә өйрәттеләр. Шулай гомер иттек, намусым чис-та, күңелем җырлап тора”, — ди Зөлфия Брагина.
Элмира Нигъмәтҗанова.