«Зәңгәр экран» һәм хезмәт тәрбиясе
Тормышыбызга телевидение килеп керүгә дә гаять күп вакыт үтте. Массакүләм мәгълүмат чараларының иң киң җәелгәне дә телевидение, чөнки телевизор һәрбер гаиләдә бар.
Телевидениенең мөмкинлекләре дә зур: анда инде 100ләгән канал эшли. Тик күбесе кешегә тискәре йогынты ясаучы тапшырулар. Шуларның берсен генә уртага салып тикшерик. Мәсәлән, Үзәк канал булган “Россия — 1” каналында “Прямой эфир” тапшыруы, “Безнең илдә артистлар гына яши икән”, — дигән фикер уята миндә. Чөнки артист вафат булса, аның гомере буе туплаган байлыгын кем ничек бүлүен күрсәтәләр. Кайсы артист ничә тапкыр өйләнгән, кияүгә чыккан… Күп кенә артистларның картлык көнендә ничек итеп балалары яки хөкүмәт тарафыннан онытылып, бик авыр тормыш иткәне сурәтләнә.
“Пусть говорят”, “Из зала суда” тапшырулары да нәкъ шуны ук кабатлый. Алар гайбәткә корылган. Бер генә тапшыруда да намуслы хезмәт куеп, зур күрсәткечләргә ирешкән гади игенче, эшче яшь буынга мисал итеп куелмый. Бәлки шуңадыр да, укучылар, студентлар белән әңгәмә алып барганда, алар тырышып, хезмәт куеп, мөлкәт җыеп булмый, дигән фикерне җиткерәләр. Намуслы хезмәт белән көн күреп яшәгән шәхесләр бүгенге яшь буында көлкеле хис уята. Яшь гаиләләрнең таркалуын күзәтсәк, аерылышуның бер сәбәбе булып акча проблемасы тора. “Из зала суда” тапшыруының берсендә аерылышу процессын күрсәттеләр. Ир баланың (аңа 5 яшь) күзендә яшь бөртекләре, ул әнисенең алдында утыра, әтисенә карамый да. Судья бу хатынга сораулар бирә, чөнки аерылышу турындагы гаризаны ул биргән. “Сезнең ирегез эчәме?” — дип сорый ул. “Юк, эчми, тартмый, холкы да начар түгел, әмма ул — заводта гади эшче. Эш хакы түбән, безгә җитми”, — ди хатын. “Баланы әтисеннән аерып, бай кешегә чыгарга ниятлисезме?” — ди судья. Залда тынлык урнаша. Шул вакытта бала тиз генә әнисенең алдыннан төшеп, әтисенә таба йөгерә һәм аны кочып ала. Шуннан соң судья бу ирнең эшеннән бирелгән сыйфатланмасын укый. Анда исә ул бик тырыш, абруйлы һәм намуслы кеше буларак сурәтләнә.
Мондый тапшырулар хезмәткә карата начар караш тәрбияли, хезмәт кешесен түбән төшерә. Бу дөньяда бар кеше дә бизнесмен була алмый бит.
Минемчә, намуслы хезмәт белән яшәгән кешеләрнең дәрәҗәсен күтәрмичә, яшь буында хезмәткә карашны уңай якка үзгәртеп булмаячак.
Гөлфидә Мәрданова,
Ижау шәһәре.