Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Зәңгәр күкләрне иңләп очыгыз, аккошларым…
6.09.2012

Зәңгәр күкләрне иңләп очыгыз, аккошларым…

Әмир Хәсәнов исеме “Яңарыш” укучыларына күптәннән таныш. Мәхәббәт хисләре, илаһи бер моң белән сугарылган шигырьләре “кош күзеннән коелып төшкән энҗе тамчылар”ы белән күңелләребезне сугара, уйландыра, моңландыра, җанны җылытып-назлап тора.

“Талант йә бар, йә юк”, — ди Рәсүл Гамзатов. Ә талантны берәү дә бирә һәм тартып ала алмый. Шәт, шулай икән, шәхесне ачыкларга ашыгыгыз, җан авазы булып туган шигырьләренә ияреп, сез дә моң-сагыш дәрьясын гизегез.

Каләмдәшебезне олы юбилее белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.

“Яңарыш” редакциясе

 

Ап-ак аккош ак томанга
Кереп китте боегып.
Энҗе тамчылар ялтырый,
Кош күзеннән коелып.

Куе яшел камышлыкта
Яшьле йөзенә карап,
Белешер идем сагышын,
Мамыгын сыйпап-сорап.

“Әллә ялгыш уй-хисләрең
Калдырдымы аерып?
Җаныңа җылы булырмы,
Үз канатың каерып!?

Мәхәббәттән урын тапмый
Ярсыган бер мәлдәме?
Ышанмыйча – уйланудан,
Без тынгысыз хәлдәме?”…

Аңлаштык та аккош белән,
Кочаклашып еладык.
Ялгышларны соңармыйча
Төзәтергә уйладык.

 

Исле гөлем — сердәшем

Чәчәктән  чәчәккә кунып
Эзләде күңел сине.
Күңелемә — сердәшлектә
Исле гөлгә юк тиңе.
Язын җаным, тапты ярын:
Кил бәхетле ит мине.

Ярсып сине көткәнемне
Гөлләр генә беләчәк.
Исле гөлем, тәрәз төбең
Тутырып атсын чәчәк.
Миннән сиңа сөю тәмен,
Шушы җырым илтәчәк.

Тугрылыкка парлы ярлар
Элеккедән баш игән.
Исле гөлем, әйтче миңа,
Язын сөю хак микән?
Тапканымның  мәхәббәте
Чынлап микән, саф микән?!

Синдәй матур, нурлы гөлгә
Мин үзем соң пар микән?..

 

Кояшка тиңлим сине

Гомер юлыннан барганда,
Күрдем бер тыйнак чәчәк.
“Ал, бу синең чәчәк”, — диде
Колагыма киләчәк.

Тыңладым илаһи көчне,
Алдым мин аны кулга.
Шиңмәсен дип салып куйдым,
Күкрәк эченә — сулга.

Күңелемә керде кояш,
Утка чорналды йөрәк.
Шунсы гаҗәп – миңа рәхәт,
Сүндерергә юк теләк.

Киләчәк ул – без булганбыз,
Ә чәчәге син идең!
Гүя хуш исләрең белән,
Ал да мине – сөй, дидең.

 

Йөрмәсәнә, картлык, буталып!

Беркөн өндә, әллә төштәме соң?
Хәбәр салды миңа  “Картаю”.
Җиңәм диеп йөри, ахырысы –
Йөзләрендә чиксез масаю.

“Нишләп йөрисең син яшьләр кебек?”
Боеручан сөйли нотыгын:
“Үтүкләнгән чалбар бармый, оял!
Ки искене, ямап ертыгын.

Гәүдәңне дә бөгә төшсәң ярый,
Акча эзләгәндәй юлыңнан.
Мине инде хөрмәт итмәсәң дә,
Хурлан олы яшәү елыңнан.

Ник йөртмисең кесә тулы дару,
Кая  синең юлдаш таягың?
Нык-нык басып мине ярсытасың,
Нишләп сызламый соң аягың?

Хастаханә ишегенең бүген
Кая ачылганын белмисең.
Алып кияр идең берәр күзлек,
Минем килгәнне дә күрмисең.

Сакал үстер! Ислам динен саклап,
Мәчетләргә йөре намазга.
Яшь егетләр белән көч сынашып,
Печән атып йөрмә КамАЗга”.

Бар, кит әле, ычкын моннан, “картлач”,
Бутап йөрмә, “әҗәл” кочтырып.
Картайсам да, сиңа сиздермәмен,
Берни корылмассың, кычкырып.

Еллар үткән саен таяк түгел,
Яшьлегемне алам юлдашка.
Күңелемдә гел яшь калам әле,
Картаюга минем юл башка.

 

Мәхәббәттә адашты йөрәкләр

Шык-шык килгән адым тавышына,
Борылдым да – сиңа таң калдым.
Әллә нәрсә булды? Йөрәгемнең
Ярсуыннан еш-еш тын алдым.

Дәшә алмый алларында торам,
Аякларым җиргә беректе.
Шул мизгелдә әрсез иреннәрем,
Җилләр аша сине бер үпте…

Йөгәнсезләп ташкын хисләреңне,
Яндырыплар үзең бер үптең.
Көннәр узды. Әмма нәрсә булды –
Очрашканда читләп син үттең.

Ялгышма син! Күңелләрең тулып,
Агар яшең моңсу күзеңнән.
Йөрәк әрнүләрең җәза булыр,
Этәргәнгә мине үзеңнән.

Үзсүзләнмә, узган минутларны
Кайтарырга бик-бик теләрсең…
Нәни йөрәгеңә исемемне,
Газап җепләреннән тегәрсең.

Сизәрсеңме икән хисләремне,
Очрашканда назлы елмайсам.
Килерсеңме кулъяулыгың сузып,
Яшькә батып чынлап еласам.

Онытырга теләп үткәннәрне,
Үз хисеңә аяк чалганда,
Китәр дустың, ниләр кичерерсең –
Яшь аралаш карап калганда.

Эшләреңне ташлап, вакытыңны
Бик аз гына миңа бүл әле.
Бер хатыңны алу минем өчен,
Бу кичемнең иң зур бүләге.

Нигә туктап калдың  уйларыңда?
Икеләнеп? Бәлки үкенеп?..
Мин язамын – узган көннәр өчен,
Гафу итүеңне үтенеп.

Телефоның алып кулларыңа,
Үбәсеңме? Бәлки сүгәсең?..
Хисләреңә урын табалмаудан,
Бүлгән чәең читкә түгәсең.

Каушап калма, бүтән язмыйм инде.
Ышанмыйсың? Булмас, дисеңме…
Әмма йөрәгемнән ала алмам,
Синең, җаным, матур исемне.