Зәкят түләмәгән бай – мохтаҗлар өлешен ашаучы
Ислам диненең 5 нигезе бар: Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәр (с.г.в.с.)гә ышану, намаз уку, зәкят түләү, мөмкинлеге булганнарга хаҗ кылу. Динебезнең 3нче баганасы булган зәкят нәрсә ул? Кемнәр тарафыннан һәм кемнәргә түләнергә тиеш соң? Аллаһы Тәгалә аны ник фарыз кылды? Бүген шул турыда аңлатырмын.
Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяда гыйбадәт кылып яшәргә әмер бирде. Гыйбадәт кылып яшәгәнебез өчен Раббыбыз бу дөньяда да Үз рәхмәтен бирер, Кыямәт көнендә җәннәт насыйп итәр дип, Аллаһы Тәгалә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә вәгъдә иттеләр.
Намаз ул – тән гыйбадәте. Шундый ук гыйбадәт бар – зәкят гыйбадәте. Коръән аятьләрендә ул иман китерү һәм намаз укудан соң өченче булып килә. Бу зәкят түләүнең никадәрле мөһим икәнлеген тагын бер кат күрсәтә. Безне Аллаһы Тәгалә дөньяви малга бәйләнгәнбезме, юкмы, Раббыбыз ризалыгы өчен өлеш чыгара алабызмы икәнлеген шулай сынап карый. Аллаһы Тәгалә малыбыздан күп өлеш чыгарырга да кушмады, фәкать 40тан бер өлеш, ягъни булган акчадан елга бер тапкыр бары тик 2,5% кына.
Ул зәкят дип әйткән нәрсә мохтаҗлар, фәкыйрьләр, ятимнәр өлеше. Аллаһы Тәгалә безгә кәсеп итеп, яки башка хәләл юллар белән мал табарга мөмкинлек бирә. Әгәр дә булган акча нисабка* җитә икән (һәр елны мөфтият быел нисаб шул хәтле дип хәбәр бирә, кыскача ул 85 гр алтын бәясе), мөселман шул акчадан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиеш. Тик иң элек мохтаҗларны үз туганнарыбыз арасыннан эзләргә кирәклеген дә онытмыйк. Зәкятләрне зәкят җыючы җаваплы кешеләргә тапшырсак, тагы да яхшы. Чөнки алар аны дөрес итеп саныйлар, тиешле кешеләргә бирәләр, бу вакытта зәкят дөрес тапшырылды дип ышанып әйтергә була.
Зәкят ул ихтыярыбызга карый торган сәдака түгел. Аллаһы Тәгалә аны безне сынар өчен фарыз итте. Галимнәр хәтта бу турыда: “Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен, безнең малга мохтаҗлар малын да өстәп бирә”, — диләр. Сынауны узган кеше Аллаһы Тәгаләгә итагать иткән була.
Ярдәм иткән вакытта мохтаҗлардан: “Рәхмәт, сез безгә ярдәм иттегез”, — дигән сүзләр көтәргә кирәкми. Без зәкятне Аллаһ ризалыгы өчен генә тапшырырга тиеш. Аның файдасы зур. Ахирәт өчен әйтеп тә торасы юк инде, бу дөньяда да файдасы бар. Беренчедән, мохтаҗлар белән хәлле кешеләр арасында дошманлык бетә. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә кемнедер мал, кемнедер ярлылык белән сыный. Әгәр дә байлар ярлыларга ярдәм итәләр икән, ике арада чын кардәшлек барлыкка килә. Тик алда әйтеп киткәнемчә, зәкят түләгәндә рәхмәт көтәргә түгел, ә киресенчә, бу кешегә үзең: “Миннән зәкятне алганың, аны тиешле урынга тотканың өчен рәхмәт”, — дип әйтергә кирәк. Мохтаҗ кеше дә ялкау түгел бит. Ул тырыша, тик нидер килеп чыкмый. Я йорты янган, я баласы каты авырый, акча кирәк, яки ул бик карт кеше һ.б. Хәлле кешеләр ярдәм иткәч, алар байларның битараф түгеллеген аңлыйлар, сөенәләр. Менә шуның белән мөселманнарның аралары ныгый, дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Өченчедән, кешеләрнең күңелләре саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек сыйфатлардан азат ителә. Зәкят нәтиҗәсендә кешеләр күпкә юмартрак була башлый һәм алар мәрхәмәтлерәккә әверелә.
Ә кыямәт көнендә зәкятне түләүчеләр дә, зәкятне алучылар да кардәшләр булып, Аллаһ насыйп итсә, җәннәткә керәчәкләр.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.