Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Зыялы татар егете
9.02.2017

Зыялы татар егете

2нче шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге кабул итү бүлмәсенә бик тыныч, тыйнак, яшь татар егете килеп керде. Ул мине дәвалаучы табиб булып чыкты. Соңрак монда дәваланучы авыруларның да бу яшь табибка карата бик яхшы мөнәсәбәттә булулары ачыкланды. Биредә дәваланганда мин Айваз белән якыннанрак таныштым.
Айваз Хәйруллинга 25 яшь. Биредә узган елның август аеннан табиб-хирург булып эшли икән. Ул 2015 елда Ижау дәүләт медицина академиясендә дәвалау эше буенча укуын, ә 2016 елда хирургия буенча интернатура тәмамлаган. Бишенче курста укыганда Россия буенча “Ел студенты” номинациясендә гран-прига ия булган. Соңгы курста Удмуртия Республикасының Башлыгы Александр Соловьёв Россиянең “Сәләтле яшьләр” өчен премиясен тапшырган.
Студентлар өчен тарихи вакыйга: Казан шәһәрендә булып узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада баскетбол матчында волонтёр-медик булу бәхетенә дә ирешкән ул. Сәләтле студент буларак, Айваз Ижау шәһәрендә Универсиада факелын да алып барган.
Дүрт ел медицина академия­сенең фән берләшмәсе рәисе урынбасары вазифаларын үтә­гән. Алар фән буенча төрле чаралар, сәфәрләр оештырганнар, башка югары уку йортлары арасында Ижау дәүләт медицина академиясе данын яклаганнар.
Академиядә белем алганда Ижау, Смоленск, Казан, Уфа, Санкт-Петербург шәһәрләрендә нәшер ителүче журналларда физиология, медицина тарихы, гомуми медицина темаларына фәнни мәкаләләре бастырыл­ган.
Айваз Студентлар Советы каршында спорт клубын оештырып, ике ел буе җитәкчелек иткән. Ул җиңел атлетиканың берничә төре һәм шахмат буенча II разрядка ия. Бик яратып, озак еллар баскетбол белән шөгыльләнә. Ул “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены клубы капитаны булганда, ике ел рәттән Республика күләмендә студентлар командалары арасында медицина академиясе данын яклап, җиңүгә ирешәләр. 2016 елда Айваз җитәкчелегендәге Удмуртия Республикасы җыелма командасы Идел буе Федераль округы буенча 3нче урынга лаек була.
Адреналин алырга яратучылардан Айваз бер дә калышмый икән. Ул спорт туризмы белән шөгыльләнә. Парашюттан, күпердән махсус бау белән сикергәне, диңгездә акваланг белән су төбенә дә чумып караганы булган, кыска вакытта тауга менү серләренә дә төшенгән.
Укыганда төркем старостасы буларак та, Айваз үзен сынатмаган. 2013 елда ул житәкләгән төркем Республика буенча беренчелекне алып, “Иң яхшы төркем” исемен яулый.
Укыганда яраткан фәне хирургия булган. “Хирургиягә мәхәббәт үзеннән-үзе барлыкка килде”, — ди ул. “8-9 сыйныфларда кайда укырга барырга дигән уй килеп чыккач, әти-әниемнең: “Бәлки табиб булырсың?” — дигән сорау­ларына, мин: “Ә ник булмаска, кешеләрне дәвалармын, дип җавап кайтардым”, — дип исенә төшерде.
“Остазым профессор, медицина фәннәре докторы, госпиталь хирургия кафедрасы мөдире Борис Капустинга, практикада һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы хезмәттәшләремә, медицина фәннәре кандидаты, икенче шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Илья Елховка зур хөрмәт белән карыйм, аларга игътибарымны, рәхмәтләремне җиткерәсем килә”, — ди Айваз.
Җитәкче буларак, Илья Елхов та Айвазга яхшы караштан икән. “Хәзер укыту алымнары бераз үзгәрде, медицина югары уку йортларында студентларның уку вакытлары да артты. Эшкә сәләтле, эш башлау белән үзен тиз арада яхшы яклардан күрсәтә алырдай белгечләр алырга тырышабыз. Айваз Алмариз улы тыныч татар егете булса да, үз максатына ирешә торганнардан. Без аңа зур өметләр баглыйбыз”, — дип, үз фикерен җиткерде.
Хастаханәдә яшьләр үсеше өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Төрле конференцияләр, мастер-класслар еш оештырылып тора икән. Айвазның теләкләре зурдан. Хәзерге вакытта ул фәнни эш язу белән мәшгуль.
Ул тар белгечлек — рентгенэндоваскулярная хирургия сер­ләренә төшенергә, белем алырга тели. Алдагы көндә икенче шәһәр клиник хастаханәсендә бу юнәлештә дәвалау эшләрен башларга телиләр алар. Хәзерге көндә дәвалауның бу ысулы бары тик Республика кардиология диагностика үзәгендә һәм 1нче Республика клиник хастаханәсендә генә кулланыла. Мондый дәвалау авыруга, артык зыян салмый дәвалау чыгымнарының да арзанрак булуы, тизрәк терелү белән аерылып тора икән.
Айваз медицина төшен­чәләрен өйрәнүгә бирелеп, хирур­гия өлкәсендә кайнап, берни­чә (латин, инглиз, немец, рус) телләрне белү белән беррәттән татар телен дә онытмый икән. “Кирәк булса, татар милләтеннән булган авырулар белән ана телендә сөйләшә алам”, — ди ул. Хезмәттәше, утыз ел өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куючы Саҗидә Сәйфетдинова: “Айваз белән без рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Ул бик акыллы, тәрбияле, зыялы егет. Аз сөйләшә, күп эшли. Ә хирург куллары аңа Ходайдан бирелгән”, — дип, ихлас хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Тыныч, максатчан, төгәл, тынгысыз холыклы Айвазның яхшы сыйфатлары әти-әнисенең тәрбия җимеше икәнендә шик юк. Әнисе Илүсә Рәхимҗан кызы — УР хезмәт министрлыгында бюджет оешмалары сораулары буенча бүлек җитәкчесе, ә әтисе Алмариз Алмаз улы Ижау электр челтәрендә сак җитәкчесе булып эшлиләр. Сеңелесе Алсу тугызынчы сыйныфта укый. Абыйсына карап, ул да табиб булырга хыяллана икән.
Өч яшькә кадәр татарча гына белгән Айвазның тормышы Әгерҗе районы Үтәгән һәм Тәбәрле авыллары белән бәйле. Авыл тормышында чирканчык алып үскән кеше ул татар телен дә, гореф-гадәтләрен дә онытмый. Әби-бабайлары да оныкларына чын татар мохитен күрсәтеп үстерүдә ярдәм иткәннәр. Тәбәрледә яшәүче әбисе белән бабасы “Яңарыш” газетасын ел саен яздырып, һәр санын укып баралар. Әнисенең чын авылча пешергән, өсте йомырка белән буялган шәңгәне, кыстыбыйны бик ярата икән.
“Буш вакытым күп булмаса да, һәрдаим баскетбол уеннарында, спорт залларында булам, дусларым белән аралашам. Тормыштагы максатым: татар кызына өйләнеп, гаилә корырга, тарихта яхшы эз калдырырга телим”, — ди яшь белгеч. Уңышлар юлдаш булсын аңа.

Ализә Хурамшина, Ижау шәһәре.

P.S. Авыруларга яхшы мө­нәсәбәтләре һәм эш­ләре өчен Илья Елховка, Михаил Барышниковка, Айваз Хәйруллинга зур рәх­мәтләремне белдерәм.