Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Зыялы нәсел — Абубакировлар
19.02.2020

Зыялы нәсел — Абубакировлар

Нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен нәсел агачы, ягъни шәҗәрә дип йөртәләр. Чыннан да, безнең тамырларыбыз агачны хәтерләтә.
Кайчакта ачы җил-давыллар агачларның яфракларын йолыккалый. Алай гына да түгел, көчле гарасатлар аларның ботакларын сындырып кына калмый, тамырлары белән умырып аткан очраклар да була. Җил агачлар белән шаярган кебек, язмыш та кеше гомерләре белән уйный. Җир йөзендә әле бер, әле икенче урында булып торган сугышларны мин менә шулар белән тиңләр идем. Сугыш афәте адәм балаларының яшәеш тамырларына чапса, ә вакыт аннан да рәхимсезрәк. Ул тарихны, изге хатирәләрне еллар тузаны белән каплый. Якты киләчәк, бәхет, матур көннәр өчен көчләрен, тырышлык­ларын, хәтта гомерләрен кызганмаган кешеләр турындагы истәлекләрне җуя. Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән каһарманнарны күздә тотып әйтүем. Ирләре, уллары, хәтта тулы гаиләләре белән сугышта ятып калганнарның исемнәрен онытмаска, барларга тиешбез. Тиешбез. Тик ярый ла алар турында мәгълүмат бирер туганнары, якыннары булса.

Ел башында безнең редакциягә язучы Николай Кузнецов мөрәҗәгать иткән иде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Ижауның «Үлемсез полкы» исемле җыентык әзерләвен һәм әлеге җыентыкка кертергә теләгән татар яугирләре турында мәгълүмат җитеп бетмәве турында әйтте ул. “Фотосурәтләрен алу, үзләре турында сораштыру өчен туганнарын табасы иде дип, ул дүрт яугирнең исемен атады:

1. Касыйм Абубакир улы Абубакиров,1913 нче елгы, өлкән лейтенант, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән;
2. Факил Шамил улы Бигашев, кече лейтенант, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән;
3. Салих Муллахмәт улы Галимов, 1916 нчы елгы, лейтенант, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән;
4. Хәсән Шәймөхәммәтов, 1910 нчы елгы, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Касыйм-Абубакиров

Касыйм Абубакиров

Әлеге Бөек Ватан сугышы каһар­маннарын белүчеләрне эзләп, “Яңа­рыш” газетасы аша хәбәр биргән идек. Без биргән игълан ярдәмендә әлегә бары тик бер яугирнең генә туганнары табылды. Касыйм Абубакир улы Абубакировның туганы Фаат Абубакиров шалтыратты безгә. Нәшер ителәчәк китап героеның туганы табылуына бик сөенсәк, аның безнең күптәнге танышыбыз, “Яңарыш”ның якын дусты Фаат абый булып чыгуына икеләтә шатландык. Без аны Ленин районының Мәскәү округында депутат ярдәмчесе, милли җанлы иҗтимагый шәхес буларак күптәннән беләбез. Газетабызның даими укучысы да ул. Без биргән игъланны да Фаат абый “Яңарыш” килгән көнне үк укып, шалтыратты.
Касыйм абыйның үткән юлы, гаиләсе, туганнары турында сораш­тырырга Фаат абыйларга киттем. Язмам героеның башка туганнары белән дә танышу насыйп булды. Ә иң мөһиме –Бөек Ватан сугышында катнашкан берьюлы өч батыр белән танышып кайттым. Абубакировлар нәселе турында тәфсилләп язасым килә әлеге язмамда.
Абубакиров фамилиясенең килеп чыгышы бик кызыклы тарихка ия һәм төркиләрдән башлангыч алып, Борынгы Көнчыгыш фамилияләренең киң таралган төренә карый.
Абубакировларның исеме дә җи­семенә туры килеп тора. «Абу» сүзе «әти, чын хуҗа» дигәнне аңлата. Икенче өлеше – «Бакир» «укучы», «гыйлемгә ирешүче» һәм «иртә өлгергән» дигәнне аңлата. Дөрестән дә, зиһенле, укымышлы була Касыйм Абубакировлар нәселе. Әтиләре Абубакир һәм әниләре Бибисара Татарстанның Минзәлә районы Бикбау авылында яшиләр. Абубакировларның беренче балалары озак яшәми, вафат була. Икенче балалары, язмам герое Касыйм Абубакир улы Абубакиров Минзәлә районының Бикбау авылында 1913 елда дөньяга килә. Касыйм гаиләдә иң өлкәне, һәрвакыт гыйлемгә омтылу, кыю, аралашучан булуы белән дә үзеннән соң туган ике энесенә, сеңлесенә күп яклап үрнәк була. Ул 4 нче сыйныфка кадәр Бикбау авылында укый, аннары 7 еллык белемне Минзәләдә ала. Минзәлә техникумын “биш”ле билгеләренә генә тәмамлап, белгечлек ала.
Татар авылларында “сыйнфый дошман” дип аталган катлам барлыкка килгән елларда Касыйм абыйның гаиләсенә дә «кулак» мөһере сугыла. Югыйсә аларның атлары да, артык мөлкәтләре дә булмый. Бибисараның әтисе Сәит Баттай Бикбов рус телен яхшы белә, бик гыйлемле була. Ул 30 авылны җитәкли. Бәлки аңа була аларның бар туганнарын кулак дип тапканнардыр. Абубакир гаиләсе белән Ижау шәһәренә китеп, котылып кала.
Пермь институтына кереп, укуын дәвам иттерү теләге белән янган Касыйм, үзе теләгән уку йортына керсә дә, биредә озак укырга туры килми: авылга кем булуы турында соратып язганнан соң, аның кулак улы икәнен ачыклап, шунда ук институттан куалар. Аңа эшкә урнашырга туры килә. Пароходта йөк ташучы булып хезмәт юлын башлый ул, ә бераз эшләгәч, аны бригадир итеп куялар.
Касыйм Абубакир улы барлык туганнары, әти-әнисе яшәгән җиргә — Ижауга килә. “Удмуртпотребсоюз” оешмасында социаль иминият хезмәткәре булып эшли. Биредә өйләнә, улы туа. Аннан соң аны армия хезмәтенә алалар. Хабаровск шәһәрендә хезмәт итә ул. Сугыш башланганчыга кадәр (1940 елда) Киев шәһәренә хәрби әзерлек курс­ларына җибәрәләр. Ул әзерлекне тагын 3 айга озайталар. Шушы елда аның хатыны Фаизә үлеп китә. Касыйм абый аны җирләргә кайтып җитешми. Җирләгәннән соң гына кайтып килергә рөхсәт бирәләр. Гаиләсе, туганнары яшәгән шәһәргә соңгы тапкыр кайтуы, ятим калган 6 айлык улын да соңгы күрүе була аның.


Сугышның беренче көненнән үк алгы сафта көрәшкән 3 нче укчы батальон командиры вазифасын үтәүче Касыйм Абубакиров 1941 елның 28 ноябрендә Курск өлкәсенең Коровино авылы янындагы төнге операциядә дошманның гарнизонын юк итүдә батырлык күрсәтә. Ул бер төркем сугышчылар белән бер өйгә бәреп керә, дүрт немец солдатын әсирлеккә ала һәм офицерны атып үтерә. Әлеге операция нәтиҗәсендә, Абубакиров җитәкчелеге астындагы батальон немецларның 8 нче 179 ЛАП 79 п.д. батареясын тулысынча тар-мар итә, дошманның өч 105 мм коралы юк ителә. 8 әсир, 11 автомат, 21 винтовка, 6 ат, 20 ияр, рация һәм башка бик күп корал һәм кирәк-яраклар алына. Өлкән лейтенант Касыйм Абубакиров 1942 елның 18 февралендә һәлак була. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Касыйм абыйның улы Василга сугыш афәте нәтиҗәсендә ата назын күрмичә, әнисе дә бик иртә дөньядан китү сәбәпле, тома ятим үсәргә туры килә. Аны әби-бабасы тәрбияләп, зур тормыш юлына бастыра. Ул бүгенге көндә Игра районының Русская Лоза авылында яши. Биредә күп еллар мәдәният тормышында кайнап, ансамбль җитәкчесе булып эшли.
Абубакировлар гаиләсендә дүрт бала: Касыйм, Гаязитдин, Ягъфәр, кызлары Мәрзия үсә. Әңгәмәдәшем Фаат абый — Гаязитдин абыйның улы. Фаат абыйлар гаиләдә бер ул, бер кыз үсәләр. Миңа Фаат абыйның сеңелесе Фәридә ханым белән дә, Мәрзия апаның кызы Наилә ханым белән дә аралашырга туры килде. Алар әби-бабалары, әти-әниләре турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар.
Наилә апа: “Яңарыш”тан Касыйм абый турында язарга журналист килә дигән хәбәр алгач, уйланып йөрдем дә, әллә нидән генә күңелгә аның турында шигырь юллары килде. Касыйм абыйның бар тормыш юлын күздән кичереп яздым”, — дип, әле яңа язган шигырь юлларын укып күрсәтте:
“Үзен бер тапкыр да күрмәсәм дә,
Рухын тоям өлкән абыйның.
Фотоальбомнардан эзләп табып,
Сурәтләрен алып карыймын.

Әни моңсуланып, бик еш искә
Ала иде аның турында.
Ничек үсүләре, яшәүләре… —
Үрнәк булган абыйсы аңа.

Иң олысы булган гаиләдә,
Аннан туган ике энесе.
Ә әнием дүртенче туганы –
Булган бердәнбер сеңлесе.

Гаиләдә иң-иң гыйлемлесе
Өлкән абый булган, укыган.
Музыка коралларында уйнап,
Яшьләргә кичәләр уздырган.

Гаилә корган ул, улы туган —
Матур итеп яши башлаган.
Бу каһәрле сугыш чыгып кына,
Бар тормышны бозып ташлаган.

Беренче көннән үк фронтка китеп,
Батырларча кыю сугышкан.
Бар теләге була җиңү яулап,
Туган җиргә кайту сугыштан.

Яу кырында һәлак була абый –
Курку белмәс кыю командир.
Хатыны үлә, ә улына ятим
Үсәргә язган була тәкъдир…
…Югалтулар белән килде Җиңү,
Күпме яп-яшь җаннар өзелде.
Күз яшьләре, фаҗигаләр белән
Яулап алдык Бөек Җиңүне”.

Фаат абый Абубакиров Касыйм абыйсын искә алып, бер хатирәне яңартты: “Миңа 16 яшьләр булгандыр. Без мал суйдык. Тиресен ит комбинатына алып барган идек. Соңгарак калганбыз, ябыла иде инде. “Соң килдегез, тирегезне алмыйбыз”, — диде андагы хезмәткәр. “Алыгыз инде, кирегә сөйрәп кайтуы кыен”, — дигәч, авырсынып кына риза булды. Теркәп куяр өчен фамилиябезне сорады. Безнең “Абубакиров” дигәнне ишеткәч: “Әллә сез Касыйм Абубакировның туганнарымы?!” — дип, йөзе яктырып китте. Тиребезне дә алды. Үзе Касыйм абый турында бик мактап сөйләде.
Аны кешеләр бик хөрмәт итәләр иде шул. Ул оештыру сәләтенә дә ия иде. Кичәләр уздыра иде. Уен коралларында уйнады. Касыйм абыйга белем алырга мөмкинлекләр булган. Үзе дә бик актив, гыйлемгә омтыла торган булган ул. Кешеләргә, милләттәшләренә ярдәм итәргә тырышкан. Әтиемнең дә, әби-бабаларымның да Касыйм абыйны бик олылап телгә алулары күңелгә сеңеп калды.
1975 елда Бөек Җиңүгә 30 ел тулганда, сугыш турында 4 серияле киноэпопея күрсәттеләр. Анда Касыйм абыйны да күреп, шаккаткан идем. Ул кинотасмалар бүгенге көндә дә фильмотекаларда саклана торгандыр”, — дип сөйли Фаат абый әтисенең абыйсы турында.Фаат абыйның үзенең әтисе — Гаязитдин Абубакир улы Абубакиров та сугышта булып кайткан. Ул 1917 нче елгы. 7 сыйныф гомуми белем ала. Кызыл Армия сафларында 1939 елның октябреннән бирле хезмәт итә, өлкән сержант. Сугышта ул танкка каршы ата торган кораллар полкы ротасы расчетының командиры була. 1945 елның 9 августыннан японнар белән көрәштә катнаша. Беркөнне төнлә Синьшаньчжань шәһәре районында дошман полкы безнекеләргә каршы көчле ут ача. Гаязитдин аларга каршы ут ачып, сул яктан ут яудыручы дошманнарның пулеметын тындырырга мәҗбүр итә. «Сугышчан казанышлары өчен», «Японияне Җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Гаязитдин абыйның тормыш ип­тәше Мәмдүдә апа да сугышка китә. “Хатын-кызларны башка алмыйбыз”, — дип, аны кире кайтаралар.
Гаязитдин Абубакиров сугыштан исән-имин кайту бәхетенә ирешә. Сугыштан соң ул әтисе нигезен саклап, Ижау шәһәрендә яши. Металлургия заводының 43 нче цехында газогенераторчы булып эшли. Заводта ул үзен яхшы җитештерүче итеп таныта. Ел саен норманы арттырып үти. «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исеме дә бар. Әле ул 1966 елларда җәмәгать тәртибен саклау буенча ирекле халык дружинасында да иң активларның берсе була. Улы Фаат абый әтисенең Ижау шәһәре хезмәт ияләре депутатларының Ленин районы Советы башкарма комитеты тарафыннан бирелгән танык­лыгын истәлек итеп саклый.

Әтисе турында Фәридә апа да: “Гаҗәеп кеше иде әтиебез. Удмурт телен дә, чуваш телен дә белә иде. Балалайкада уйнап, кешеләрнең күңелләрен ачты. Моннан тыш әтием химия, тарих буенча мине өйрәтә иде, олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый идем. Әниебез дә бай күңелле кеше булды, шигырьләр яза иде. Кызганыч, бүгенге көнгә кадәр алар сак­ланмаган.
Әле мин бабам Абубакирны да бераз хәтерлим. Ул гомеренең соңгы елларында аяксыз калып, урында ятты. Ә аның иң кече кызы Мәрзия апа 92 яшенә кадәр гомер кичерде. Бик зиһенле, хәтере искиткеч яхшы иде. Ерак туганнарыбыз турында мәгълүматлар күпчелек аның сөйләве буенча истә калган.
Бүгенге көндә мин туганнарымның хәрби бүләкләрен эзләү белән мәшгуль. 2013, 2015 нче елларда Подольск архивына да хат язып карадым. Кайда гына мөрәҗәгать итсәм дә, бернинди уңай җавап алганым юк. “Без офицерлар белән генә шөгыльләнәбез”, — дип җавап бирәләр. Георгий Жуков: “Сугышта солдатлар җиңә”, — дип әйткән бит, нигә үз җаннарын фида кылган солдатларга шундый караш икән?” – дип, ачынып сөйли Фәридә апа.
Абубакир Абубакировның өченче уллары Ягъфәр 1925 елда туа. Сугыш башланганда, аңа 16 яшь була. 1943 елда аны да сугышка алалар. Ул башта танк училищесында укый. Әле яңа тормыш юлына гына баскан егет сугышта югалып калмый. Үзен бик кыю, ышанычлы тота. 1945 елның 10 мартыннан Украина фронтында сугышларда катнаша. Кече техник-лейтенант, 1241 Гаубич артиллерия полкы дивизионы арттехнигы II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә.
Бүләкләү кәгазендә шундый сүзләр язылган:
«Тәртипле һәм югары культуралы офицер. Дивизионның матди өлешен һәм коралланышын бик яхшы хәлдә тота. 1945 елның 15 апрелендә Илеисовау астында һәм ХХХХХХ (тагын бер урында барган сугышның кайда икәнлеге күрсәтелмәгән, награда кәгазендә ХХХХХХ билгеләре белән генә күрсәтелгән) дошман яудырган ут астында танкны ремонтлый һәм хәрби бурычны үти”.
Ягъфәр абый сугыштан соң, Мәскәү шәһәрендә Хәрби-артиллерия ака­де­миясендә укый. Полковник дәрә­җәсенә күтәрелә. Мәктәптә укыганда ук гыйлемгә тартылган, Ижау шәһәренең 25 нче мәктәбендә иң яхшы укучыларының берсе булган Ягъфәр абыйга, сугыштан соң булса да үз омтылышларына ирешергә насыйп була. Бүгенге көндә аның улы Төмән шәһәрендә яши. Ул да әтисенә ошап, гыйльми юлны сайлаган, геофизик.

Язмыш җилләре мәрхәмәтле булмаса да, Абубакировлар нәселе сынатмый, батыр, гыйлемле, зәвыклы нәсел ул. Гаязитдин абыйның улы, ягъни Фаат абый һәм кызы Фәридә апа, аларның балалары, оныклары — нәселне дәвам итүчеләр. Саф татарча сөйләшеп, барлык дини һәм мәдәни йолаларны, милли рухны саклап яши алар. Фаат абыйның бүгенге көндә барлык оныкларын җыеп, һәр якшәмбе көнне мәчеткә татар теле дәресләренә йөртүе дә зур игътибарга лаек. Ул оныклар Абубакировлар нәселен тагын да үстерер, данлар әле.

Элмира Нигъмәтҗан.