Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Зур һәм Кече Венья авылына табиблар килде
9.08.2017

Зур һәм Кече Венья авылына табиблар килде

Завьялово районында урнашкан Зур һәм Кече Венья авылларында яшәүче 176 балага кирәкле вакытта тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Бу хакта авыл халкы 3 августта Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов белән булган очрашуда җиткерде. Александр Бречалов әлеге торак пунктларга педиатр килүне оештырырга күрсәтмә бирде.
Балалар табибы бу авылларга ике атнага бер генә килгән. Бер яше тулмаган балаларны педиатр югында акушер яки шәфкать туташы күзәткән. Балаларны һәм аналарны саклау буенча Завьялово хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Бабинцева: “Шактый тузган транспорт еш ватыла. Шуңа күрә табиб кечкенә пациентлар янына килеп җитмәскә мөмкин. Ә айга берничә тапкыр килү режимы күптәннән булдырылган инде. Башкача мөмкин дә түгел. Бу ике авылдан кала, балалар табибын көтүче башка торак пунктлар да бар”, — дип, бу хәлгә аңлатма бирде. Табиб билгеләнгән көннәрдә авыру һәм сәламәт балаларны карый. Тик коридор кечкенә булганлыктан, барысы да бергә кабинет каршында утырырга мәҗбүр булалар. “Бу табибның авылга сирәк килүе белән дә бәйле”, — ди авыл халкы. Завьялово район хастаханәсе баш табибы Валерий Савельев әйтүенчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләре буенча икенче ставка булдырырга да, балалар табибының килү вакытын ешайтырга да мөмкин түгел – моны эшләү өчен балалар саны хәзергедән артыграк булырга тиеш. Ләкин шулай да мөмкинлек табылды. “Авыл халкының әлеге мөрәҗәгатеннән соң без балалар табибының бирегә көн саен килеп йөрүен оештырачакбыз. Ул даими булыр дип уйлыйбыз”, — диде Валерий Савельев.
Моннан тыш, айга ике тапкыр балаларны район хастаханәсе белгечләре бригадасы кабул итәчәк. Өлкәннәрнең сәламәтлекләрен тикшерү өчен дә айга өч тапкыр табиблар бригадасы киләчәк.
8 августта Александр Бречалов күрсәтмәсе буенча Зур һәм Кече Венья авылы халкын кабул итәргә Республика медицина профилактикасы үзәгеннән ике күчмә бригада килде. Аларга барлыгы 154 кеше, шул исәптән 37 бала мөрәҗәгать итте. Авыл халкы терапевт, кардиолог, онколог, невролог, офтальмолог киңәшләрен алдылар. УЗИ-диагностика узу да оештырылган иде. Ә балаларны балалар табибыннан тыш окулист, теш табибы, ЛОР, гастроэнтеролог, хирург кабул итте. Һәрбер пациент дәвалану буенча киңәшләр алды. Шулай ук йөрәк-кан тамыры, онкология авыруларын кисәтү һәм дөрес туклану буенча консультацияләр үткәрелде. Табибларның күчмә бригадасы 9нчы август көнне Завьялово районы Юськи авылы халкын кабул итте.

Эльвира Хуҗина.