Зур югалту
2018 елның 4 май көнендә, көндезге 2 сәг. 30 минутта Татарстан һәм Удмуртия Язучылары берлекләре һәм Рәсәй журналистлары берлеге әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты, танылган шагыйрь Ринат Батталовның йөрәге тибүдән туктады. Бу кайгылы хәбәр тиз арада татарлар яшәгән барча төбәкләргә иреште. Ә татар әдәбияты үзенең талантлы зур әдибен югалтты.
Ринат Батталов белән мин 1992нче елларда таныштым. “Яңарыш” газетасы аякка баскан чорда, язмаларын, шигырьләрен күтәреп, редакциягә килүче хәбәрчеләр ишәеп китте. Әлбәттә, ул шигырьләрнең күпчелеге әдәби нормалардан бик ерак торган иҗат җимешләре иде. Бу авторларга аз-маз ликбез программасын ирештерү максатыннан фәкыйрегез Биектаулы тарафыннан әдәби түгәрәк оештырылды. Ринатның да килгәләгәнен хәтерлим. Ул да үз шигырьләрен күрсәтте. Аның үзенә нинди фикерләр әйтүемне төгәл хәтерләмим. Ләкин тиздән танылачак шагыйрьне инде шәйләп алуымны онытмыйм.
1997 елда Ижауда чыккан тәүге татарча китабыбыз “Язмышлар авазы”нда Ринат Батталовның 12 шигыре дөнья күрде. Автор биредә үзенең визит карточкасын ясады.
Яшьлегемдә күп сөйрәдем
мин бәләкәй арбаны.
Шулай да кул-аякларым
юлда туктап калмады.
Еллар үтеп, онтылса да,
әрем тәме телләрдә.
Кайтыр идем яшьлегемә
бүгенге ак көннәрдә.
(“Кайтыр идем”)
Ринат Батталовның әлеге китапка кергән шәлкемендә очраклы рәвештә туган бер шигырь дә юк. Аларның һәркайсы авторның йөрәк сыкравы һәм күз яшьләре аша сугарылган әдәби әсәрләр. Алыйк “Каен зарын”. Ул чын яшь мәхәббәт трагедиясе. Кем укымаган, укырга киңәш итәм.
“Язмышлар авазы”ннан соң 3 ел үтүгә, 2000 елда Ринат Батталов үзенең тәүге китабын — “Гомер сагышларым” җыентыгын чыгарды.
Шул китапның мөхәррире Госман Гомәр үзенең кереш сүзендә укучылар өчен сенсацион белдерү ясый:
“Хәтерлим әле. 1959 елның елак көзе иде. Красный Бор районында чыгучы “Ленин юлыннан” газетасы редакциясенә Пушкин исемендәге колхоз парткомы секретаре Мидхәт Исламов килеп керде дә, сырлап тутырылган берничә дәфтәр битен таратып җибәрде. “Унбер яшьлек малай шигырьләре бу, — диде, эчке бер горурлык белән, — Ринат Батталовныкылар. Безнең Рыс бригадасыннан. Укыгач, үзегез аңларсыз”.
Р. Батталовның тәүге шигырьләре белән шул чакта танышкан идем. Район таркалды. Без таралыштык… Югалттым мин ул малайны. Ниһаять, 40 елдан соң табылды. Бер көлтә шигырьләре яңадан кулыма килеп эләкте. Талантлы каләм белән иҗат ителгән, үзенчәлекле, тәэсирле шигырьләр. Аларда — туган туфракны сагыну, үткәннәрне хәтерләү-моңлану да, Идел, Чулман, Агыйдел буйларында көн иткән бик күп татар авылларының фаҗигасе дә, халыкның ачы язмышы да чагыла… 10 декабрь, 1999”.
Димәк, без (Удмуртия татарлары): “Ринат Баттал, шагыйрь буларак, үткән гасыр ахырында ук формалашып өлгергән”, — дип, авыз тутырып әйтә алабыз. Шагыйрь үзенең әлеге тәүге кечкенә генә китабында тематик күпкырлы гүзәл иҗат үрнәкләрен бирә алган. Биредә иң тәэсирле әсәрләре — әни исеменә багышлаулар.
Син мине иркәләп үстердең,
Син миңа яшәргә көч бирдең.
Төннәрен йокламый янымда
— Үс, улым, зур булып үс! — дидең.
(“Әниемә хат”)
Ринат Батталов — бик тә хәрәкәтчән шагыйрь булды. 2002 елда инде ул үзенең 2нче китабын “Агымсуда — акчарлак”ны дөньяга чыгарды.
Ул китап менә нинди юллар белән ачыла:
Сагыш, моңда өзгәләнәм.
Тыеп булмый күңелне.
Аҗагандай җан атыла
Яратканга гомерне.
Шагыйрь күңеле бик тә нечкә, аның нерв сүрүе бик тә юка шул. Бигрәк тә Ринатның — зур фаҗигаләр шаһитының.
Кайрыга дип, тал турадым.
Кәүсәсеннән яшь чыкты.
Кичерегез, кайры таллар,
Ачлы-туклы яшь чакны.
Талларда — чык, күзем ачык.
Саулык — тулы, тән — җылы.
Бер күздә — нур, берсендә — моң,
Җанда — кайры тал җыры.
(“Кичерегез, таллар”)
Кулымда аның тагын бер китабы — “Гомер учагы”. 2008 елда 60 яше тулу уңаеннан чыкты. Әлеге китабында Ринат Батталның йөрәкне тетрәтерлек әсәрләре бик күп. Яшәешнең күңел түрендә уелып кала торган фаҗигале мизгелләрен чагылдырган “Чалгы чыңы”, “Ана сагышы” кебек шигырьләрен поэма җанрына кертсәң дә, гөнаһ булмас иде.
Шагыйрьнең иң көчле сыйфатларыннан берсе, әлбәттә, аның теле. “Чалгы чыңы” әсәренең соңгы юллары менә ничек тетрәтә:
Янар кояш! Еллар гына
Күз нурларын алып китә.
Дуслар китә… Кем чираты?
Күке-сәгать келт-келт итә,
Гүя әйтә: вакыт үтә…
Вакыт үтә… вакыт үтә…
Үзенең Ходай тарафыннан иңдерелгән изге вә авыр миссиясен ул “Син — шагыйрь, диләр” шигырендә болай дип аңлата:
“Син бит шагыйрь”, — диләр миңа.
Ни әйтим соң, хак булгач.
Ямап йөрәк яраларым
Шигырь язган чак булгач.
“Бәхетлеме шагыйрь?” — диләр.
“Әйе!” — дип өзәм сүзне,
Бәхет өчен гомерем буе
Белсәм дә түләсемне…
Ринат Батталовның каләме бик тә йөгерек булды. Ул төрле җанрга кереп алды. Ә “Миһербанлык чишмәсе” (2013 ел) исемле проза китабы белән талантлы язучы сыйфатында танылуга да иреште…
Ринат Батталов, шәхес буларак та, ифрат ышанычлы зат иде, гомере буе үз иманында яшәргә сәләтле җан булды, кешелекле коммунизм идеясеннән аерылмады, партбилетын ертып, күкрәк какмады. Ринатның эчке кальбен аңлавыма һич шикләнмичә, шуны әйтә алам: мин аның белән дошман тылына разведкага да шатланып барыр идем.
Яшәеш турында күп уйланган чын әдипнең шигърияте дә ихлас, кешелекле, дәлилле, матур телле, саллы, акыллы…
Еллар үтәр. Әдәбият дөньясы күгендә кабынган яңа йолдыз Ринат Баттал нуры татар милләтенә сүрелми елмаеп торыр.
Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре.
Ул тормышны үлеп ярата иде
4 май көнне Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, Удмуртия Язучылар берлегенең татарча язучылар бүлеге җитәкчесе, берничә китап авторы Ринат Гыймазетдин улы Батталовның йөрәге тибүдән туктады. Аңарга июнь аенда бары 70 яшь туласы иде.
Ринат Батталов 1948 елны Әгерҗе районының Рыс авылында күп балалы гаиләдә туа. Алнаш районы Гөлширмә авылында урта белем ала. Мәктәптә уку вакытында шигырьләр яза башлый. Алар Красный Бор һәм Әгерҗе район газеталарында басылып чыгалар. Венгрия, Чехословакия илләрендә хәрби хезмәттә булып кайткач, тормыш юлын колхоз эшендә башлап җибәрә. Буш вакытларында шигырьләр яза, читтән торып авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Салагышта авыл советы секретаре вазифасын башкара. Әгерҗе районының “Җиңү юлы” газетасына хәбәрче итеп эшкә алына. 1975 елдан башлап Ринат Гыймазетдин улы Ижау шәһәрендә яши. “Агрохолодмаш” җәмгыятендә мастер, инженер, халык контроле рәисе булып эшли, күп еллар заводның профсоюз оешмасы белән җитәкчелек итә. Шул арада Ринат Батталов районда, тирә-якта үзенең үзенчәлекле шигырьләре, иҗаты белән таныла. 1997 елда Ринат Гыймазетдин улының шигырьләре Ижауда басылып чыккан “Язмышлар авазы” китабында дөнья күрә. Ринат Батталов “Яңарыш” газетасында эшли, 2000 елда аның — “Гомер сагышларым”, 2002 елда — “Агымсуда – акчарлак,” 2008 елда — “Гомер учагы” һәм башка китаплары басылып чыга. Иҗаты – эчтәлекле мәкаләләре, шигырьләре — еш кына Удмуртия, Татарстан газета-җурналларында басылып чыга. Күп кенә шигырьләренә көйләр языла. Иҗаттагы уңышлары өчен Риза Шәфи, Саҗидә Сөләйманова һәм тагын күп кенә премияләр бирелә.
Ринат Батталов беркайчан да эштән курыкмады, тыныч холыклы, Һәркемнең хәленә керә белә торган кеше иде. Соңгы елларда башлап язучыларның гына түгел, язучы булып танылган каләмдәшләренең китапларын да редакцияләде, нәшриятта бастыру өчен күп көч куйды язучы дустыбыз. Иҗатта беренче адымнарын ясаучы каләм тибрәтүчеләрнең күңелләре булсын өчен, төннәр буе шигырьләрен төзәтү өстендә эшләде. Казан белән Удмуртия язучыларының арасын якынайту өстендә көч түкте. Авырып йөрүен күрсәтмәскә тырышты. 4 май көнне Удмуртия татарлары зур югалту кичерделәр. Арабыздан дөньяны, тормышны, туган телне, иҗатны яраткан Ринат Батталов мәңгелеккә китте.
Иҗаты, исеме күңелләрдә озак еллар сакланыр аның. Бәхил бул, каләмдәшебез һәм талантлы дустыбыз.
Язучылар, каләмдәшләре, дуслары исеменнән Гөлфия Исхакова.
Сау бул, абый…
Күзләр белән саубуллаштың, абый,
Соңгы сүзен калдым ишетми.
Тагын бер кат бер күрәсе иде
Йөрәгемә менә шул җитми.
Соңгы юлга син бит җыенмадың
Каты авыру булды сәбәбең.
Аңлыйм, абый, йөрәк аша һаман
Язып торды синен каләмең.
Мәңгелеккә иртә китеп бардың
Сөеп-сөелеп яшәр чак иде.
Балаларың, дус-туганнар калды,
Тормыш бөтен, бар да бар иде.
Безнең өчен иң кадерле ядкарь
Калды синнән күп истәлекләр.
Арабызда эзне суытмабыз
Кабереңдә үсәр чәчәкләр.
70 яшен тутырып килгәндә каты авыру безнең иң кадерле кешебез Ринат Батталовны арабыздан мәңгелеккә алып китте. Аны соңгы юлга озатырга килгән Казаннан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка, Әгерҗе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллинга, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага, хезмәткәрләренә, Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Хәмидә Гайфуллинага, журналист Фәнзилә Салиховага, «Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясенә, Әлфирә апа Низамовага, абыйның барлык каләмдәш дусларына, авыл хуҗалыгы идарәсенә, Мансур Мөхәммәдиевкә, авылдашларыбызга, дусларыбызга, кода-кодагыйларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Ходай Тәгалә калганнарыбызга сәламәтлек, имин тормыш бирсен. Кадерле кешебезнең тар кабере киң, авыр туфрагы җиңел булсын.
Мәрхүмнең хатыны, балалары, туганнары.