Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Зур мәгънәгә ия сүрә
1.12.2016

Зур мәгънәгә ия сүрә

Изге Коръәни-Кәримдә бер кыска гына, ләкин бик мәгънәле сүрә бар. Аның турында имам әш-Шәфигый (аңа Аллаһның рәхмәте яусын): «Әгәр Аллаһ Тәгалә бу сүрәне генә безгә дәлил итеп иңдерсә дә, ул җитәсе булыр иде», — дигән. Аллаһ Тәгалә анда бәхет белән бәхетсезлекнең сәбәпләрен күрсәткән тирән мәгънәгә ия булган бу сүрә – «Гасыр» сүрәсе. Аллаһ Тәгалә: «Заман, вакыт, гасыр белән, икенде вакыты белән ант итәм. Хакыйкатьтә, иман китереп, изге гамәлләр кылып, бер-берсенә хак­лык һәм сабырлык белән нәсыйхәт кылучылардан башка һәрбер кеше хәсрәттә булачак!» — дип әйткән.

«Гасыр» сүрәсеннән чыгарыл­ган файдалар:
1. Бу сүрәнең башында Аллаһ Тәгалә заман, вакыт белән ант итә. Чөнки Аллаһ Тәгалә Үзе теләгән мәхлуклары белән ант итә ала. Без исә, аның мәхлуклары буларак, фәкать бер Аллаһ Тәгалә белән генә ант итә алабыз.
2. Бөек Аллаһ Тәгалә әһәмияте булган һәм нәсыйхәт рәвешендә килә торган затлар белән генә ант итә.
Чыннан да, вакыт, заман – Аллаһ Тәгаләнең бик мөһим мәхлугы. Көчле нәсыйхәткә ия. Чөнки көн белән төн-нең алмашынулары, вакыт агымында уза торган тормыш-хәят – һәммәсе Аллаһ Тәгаләнең Бөеклеген исбатлый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Әйт, әгәр Аллаһ Тәгалә сезгә төнне Кыямәт көненә кадәр озайтса, Аллаһтан башка кайсы иләһ сезгә яктылык белән килә алыр? Сез һич ишетмисезмени? Әйт, әгәр Аллаһ Тәгалә сезгә көнне Кыямәт көненә кадәр озайтса, Аллаһтан башка сезгә кайсы иләһ сез ял итәрлек итеп төнне китерә ала? Сез һич күрмисезмени? Үзенең мәрхәмәте белән Ул аларда сез ял итәр һәм Аллаһның фазыйләтен теләр өчен сезгә төн белән көнне бар кылды, мөгаен сез шөкер итәрсез», — ди (“Касас” сүрәсе, 71-73 аятьләр)
Бөтен вакыйгалар кеше эшли торган һәм ризыгын кәсеп итә торган вакыт эчендә узалар. Болар барысы да вакытның әһәмиятен күрсәтә.
3. Аллаһ Тәгалә заман белән ант иткәннән соң, Ул бөтен кешеләрнең байлыкларына, калдырган нәселләренә, затлы чыгышларына карамастан, хәсрәттә, кайгыда, үкенечтә буласыларын хәбәр итә. Дүрт төрле кеше төркемнәреннән башка:
1) Иман китерүчеләр. Монда гыйлемле булу шарт булып тора, чөнки гыйлемсез ничек итеп Раббыңа ышанасың?
2) Изге гамәлләрне кылучылар. Алар бу дөньядагы да, ахирәттәге дә нигъмәтләргә ирешер өчен үзләренең кадерле вакытларын изге гамәлләргә сарыф кылалар.
3) Бер-берсенә хакыйкатьне аңлатып нәсыйхәт бирүчеләр. Алар яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыеп, кешеләргә файдалы гыйлемнәр биреп һәм кешеләр арасында яхшылык, игелекне таратып, Аллаһ Тәгаләгә чакыручылар.
4) Бер-берсенә түземлек һәм сабырлык белән нәсыйхәт бирүчеләр.

4. Аллаһ Тәгалә кечкенә сүрәдә бәхет белән бәхетсезлекнең сәбәпләрен аңлата. Бәхет сәбәпләре – әле искә алынган 4 сыйфатка ия булу.
5. Бу сүрә безгә шул 4 мәсьәләне өйрәнергә, үзләштерергә өндәп ишарә кыла. Беренчедән, ул — гыйлем. Бу Аллаһ Тәгаләне тану, аның бөек сыйфатларын вә күркәм исемнәрен өйрәнү, Пәйгамбәребез (с.г.в.с)не тану һәм белү, шулардан чыгып, Раббыбызның динен – Ислам динен үзләштерү дигән сүз. Һәм бу гыйлем дәлилләргә таянырга тиеш. Икенчедән, шул гыйлемгә таянып гамәлләр кылу. Өченчедән, ул Аллаһ диненә өндәү. Дүртенчедән, ул Аллаһ юлында (дингә чакыруда һәм нәсыйхәт кылуда) сабыр итү.
Бу мәсьәләләрне өйрәнү мәҗбүри. Өйрәнү мәҗбүрилеге һәрбер кешегә шәхсән йөкләнелә. Ягъни, ул фарыз хөкемендә була.

Гыйлем эстәү ике төрле була:

1. Фарыз-гайн, ягъни һәрбер кеше өстенә йөкләнелгәне. Гыйлемне өйрәнү һәрбер кеше өстенә йөкләнелгән хәлдә беркем дә мин белмәгән идем дип аклана алмый. Ягъни, без бөтенебез ул мәсьәләләрне белергә тиешбез. Әгәр без аларны өйрәнүне калдырсак, без гөнаһлы булачакбыз, чөнки бөтен динебез шул гыйлемгә таяна.

2. Фарыз-кифая, ягъни җәмәгатьтән бер кеше кылса, калганнардан төшә. Бу хөкемгә дин мәсьәләләренең күпчелеген тәфсилләп, тирәнтен өйрәнү керә. Чөнки җәмәгать аларны чишүгә мохтаҗ, ләкин һәрбер кешенең аларны белүгә һәрвакыт мохтаҗлыгы юк. Мәсәлән, сәүдә эшләрен алып бару, финанс белән бәйле мөнәсәбәтләр, мирас һәм никах мәсьәләләре.

“Гасыр” сүрәсендә әйтеп кителгән 4 сыйфатны тәфсилләп тикшерик.
Беренче сыйфат – ул гыйлем. Монда: Аллаһ Тәгаләне тану, Аның бөек сыйфатларын вә күркәм исемнәрен өйрәнү, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не тану һәм белү, шулардан чыгып, Раббыбызның динен – Ислам динен үзләштерү керәләр. Һәм ул гыйлемнәр дәлилләр белән исбатлана. “Мөхәммәд” сүрәсенең 19нчы аятендә «Бел: «Аллаһтан башка һичбер иляһ, ягъни һичбер гыйбадәткә лаеклы зат юк», — диелә. Икенчесе – ул Аллаһ Илчесе Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не белү-тану. Бу белү-тану шулай ук мәҗбүри.
Икенче сыйфат ул – шул гыйлемнәргә таянып, Аллаһның әмерләренә буйсынып һәм тыюларын үтәп, гамәл кылу. Ләкин гыйлемле генә булу җитәрлек түгел. Гыйлемне өйрәнү белән өйрәтү генә җитми, ул гыйлемне тормышка ашырырга кирәк. Гамәлләр – алар гыйлем җимешләре. Чөнки гамәлсез гыйлемнәр кешенең үзенә каршы дәлил булып торачак. Шулай ук гыйлемсез кылынган гамәлләр дә хәсрәткә һәм адашуга илтәләр.
Өченче сыйфат – ул Аллаһ Тәгаләнең диненә чакыру. Белү белән гамәл кылу да җитәрлек түгел шул, яныңдагы кешеләргә файда китерер өчен аларны әле дингә өндәргә кирәк.
4. Дүртенче сыйфат – ул дингә чакырганда сабырлык кылу. Кызганычка каршы, бөтен кешеләр дә яхшылык теләми. Күпләре үзләренең нәфселәрен генә канәгатьләндерергә телиләр, хәрәмнәргә кереп, үз мәслихәтләрен генә кайгырталар, үз файдаларына гына тырышалар.
Хаклыкны таратканда, син сүзләр һәм эшләр белән сиңа каршы чыгучыларга очрарсың. Бу надан залим кешеләрнең яхшылыкка өндәүчеләргә карата була торган мөнәсәбәтләре.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.