Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


22.09.2016

Зур бүләк

2016 елның Белем бәйрә­ме Кистем урта мәктәбе өчен аеруча истәлекле булды. Быел мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр атлап 7 бала беренче сыйныфка укырга килде. Алар өчен бу көн күңелле дә, истәлекле дә булып калгандыр.
Белем бәйрәме белән котлау өчен Ижаудан килгән кунак­лар тантаналы чарага тагын да ямь өстәделәр. Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Гафиулла улы Миңнемуллин үзенең котлау сүзләрен укытучыларга олы ихтирам белдерүдән башлап җибәрде. Чыннан да, алар мактауга лаеклы, чөнки мәктәп тарихында нинди генә авырлык­лар очраса да, җитәкчеләр һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәбебез дә, авылыбыз да үзенең милли йөзен югалтмады, балалар һәрчак туган телебезне, мәдәниятебезне өйрәнделәр, тарихыбыз белән горурланып үстеләр. Илсур Гафиулла улы шуңа басым ясап, Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан, мәктәбебезгә һәм укытучыларга Рәхмәт хатларын тапшырды, киләчәктә дә уңышларга ирешүне теләп, мәктәпкә күп функцияле җиһаз (ксерокс-принтер-копир) бүләк итте. Әлбәттә, безнең өчен бу бик зур куаныч булды. Рәхмәт Сезгә, Илсур әфәнде! Без дә сезгә татар милләте өчен куйган хезмәтегездә уңышлар телибез! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Зөһрә Касимова, Кистем урта мәктәбенең укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары.