Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Зоопаркта — Мәскәү кунаклары
7.06.2018

Зоопаркта — Мәскәү кунаклары

Мәскәүлеләр — Дмитрий Шепелев, Дмитрий Борисов, Арина Шарапова, Октябрина Ганечкина, Ольга Платонова һәм «Голос» проекты катнашучылары — зоопаркта кунакта булдылар. Актер, телетапшырулар алып баручысы Дмитрий Шепелев: “Бездән балык исе аңкып тора, чөнки без моржлар янында булдык. Мине ана морж үпте, мин аңарга гашыйк!” – дип шаяртып алды. Аның сүзләренә өстәп, Дмитрий Борисов: “Илебездәге иң яхшы зоопаркларның берсе булган 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче зоопаркка бармый буламы?! Сезнең зоопарк — иң яхшылардан! Безгә монда бик ошады”, — дип, фикерләрен җиткерде. Зоопаркка килгән һәркемгә “Беренче канал” логотибы төшерелгән футболкалар бүләк иттеләр.

“Йолдызлар” десанты зоопаркта балачак иленә кайтып килделәр. Балаларны бәйрәм белән котладылар. “Сабын куыгы”, хайваннар белән аралашу, аквагрим, мастер-класслар, зур курчаклар, моржлар чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Мәскәү “йолдызлар”ы белән фотога төшәргә халык чират торды. Балалар, яшьләр “Беренче канал”ның генераль продюсеры Дмитрий Борисов белән селфи ясаса, бакча яратучы ханымнар, аның киңәшләрен тыңлап эш итүчеләр Октябрина Ганечкина янында бөтерелделәр.
Балаларын бәйрәмгә алып ки­лүче әти-әниләр,әби-бабайлар ба­лаларының шат елмаюлы йөзләрен, очкын чәчеп торучы күзләрен күреп сөенделәр, алар белән бергә күңел ачтылар. Шәһәребездәге «Павлин», «Джайза», «Атлантида», “Виват» бию төркемнәре чыгышларын карап, халык күңел ачты.

Гөлнара Хөрмәтова.