Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Зифа Кадыйрова: “Изге гамәлләрнең нур булып кайтуына ышанам”
3.03.2016

Зифа Кадыйрова: “Изге гамәлләрнең нур булып кайтуына ышанам”

Китаплары кулдан-кулга йөреп укыла торган әсәрләр авторы Зифа Кадыйрова укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Көтелмәгәндә әдәбият ишеген каккан автор кем ул? Тетрәндергеч язмышлы геройларны, сюжетны каян ала? Аның китапларын кайдан сатып алырга мөмкин? Редакциягә килүче газета укучыларыбыз мондый сорауларны еш яудыргач, без Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Зифа Кадыйрованың үзенә шалтыратып, укучылар белән әдәби кичә-очрашу уздырырга тәкъдим иттек. Ул моны шатланып кабул итте.

28 февральдә “Спартак” халык иҗат йортында үткән әлеге кичә Зифа Кадыйрованың иҗатын үз итәргә өлгергән милләттәшләребезне үзенә җыйды. Әдәби кичә барышындагы әңгәмәдән өзекне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.
— Сездә язучылык сәләтенең чишмә башы кайдан килә?
— Миңа еш кына бу сорауны бирәләр. Бу турыда үземнең дә уйланганым бар. 48 яшемдә соңлап кына яза башладым. Тормышның бер авыр мәлендә үземне шушы рәвешле бушату, юату, нәрсәгә дә булса тотынып калу кирәк иде.
Урал тавы итәгендә — Учалы районы Ахун авылында тудым. Әнием савымчы, әтием тау итәгендә көтү көтте. Безнең йорт тау итәгендә генә иде. Әтиемнең төнлә көтү көткәндә җырлаганы ишетелеп тора иде. Аның бик яратып “Янбикә” җырын сузуы әле бүгенгедәй колагымда чыңлап тора. Махсус укыган кеше дә, нәселемдә иҗат белән шөгыльләнгән кеше дә юк. Мин гомер буе төзелештә эшләгән кеше. Язганнарымны кая илтергә, кемгә күрсәтергә белмәгән бермәлне “Мәйдан” журналына барырга киңәш бирделәр. Барлык язганнарымны ботинка тартмасына салып, редакцияне эзләп киттем. Беренче язмаларымны кабул иткән кеше Айгөл Әхмәтгалиева булды. Ул мине әдәбият дөньясына алып кереп китте. Беренче китабым чыгуына 7 ел булды. Шушы көннән бирле киңәшләшеп, уртак тел табып бергә эшлибез. Бу вакыт эчендә 104 мең данә китабым чыкты.
— Гомер буе төзелештә авыр хезмәт башкаргансыз. Төзелештә эшләгәндә үз һөнәрегездән канәгатьләнү хисе ала идегезме?
— Комсомол юлламасы белән эшкә килгән кешеләр без. Башта Яр Чаллы шәһәренә килеп, буяучы булып эшкә урнаштым. Кап-кара диварлы биналарга килеп керәсең дә, аны ап-ак итеп яктыртып чыгып китәсең. Эшнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле. Пычрак измәләргә буяла-буяла эшләсәк тә, без бәхетле заманда яшәгәнбез. Бу бәхет безнең балаларга тәтеми. Физик яктан авыр булса да, шул кадәр рәхәтләнеп, дәртләнеп яшәгәнбез! Авыр эштән кайта идек тә җырлап-биеп күңел ача идек. Бүгенге яшьләр акчасыз бер кайда да бара алмыйлар. Урамда да җитәкләшеп йөрмиләр. Халыкның авызы буш тормый, күңел ачарга кафега, ресторанга китә.
Элегрәк кешене хезмәт тәрбияләде. Кешедән ким-хур булмыйм дип ярышып эшләделәр. Ә хәзер бар нәрсә акча табуга корылган.
— Кешенең уңышы талантка, тырышлыкка, очраклыкка нигезләнгән булырга мөмкин. Сезнең уңышларда боларның кайсысы өстенлек ала?
— Төзелештә акчаны мин ирләр белән тиң эшләдем. Акча бар, ашарыбызга җитәрлек иде. Гомер үтә, әмма күңел нәрсәдер тели. Нәрсә кирәк? Аңлый алмый идем. Менә 48 яшемдә кулыма каләм алгач, аңладым мин нәрсә җитмәгәнен. Гаилә булгач, төрле хәлләр була, бик авырчакта кәгазь-каләм коткарды мине. Шул вакытны “Сагынырсың — мин булмам” әсәре туды. Бу әсәр 8нче тапкыр чыкты. 20 меңнән артык тираж белән таралды. Ул һаман да сорауда. Бу беренче китабым 2008 елда 50 яшьлек юбилеема 100 данә генә чыккан иде. Кемгәдер кирәк булыр дип түгел, ә балаларыма истәлек, әниемдә горурлык хисе уяту, туганнарыма тарату өчен. Ул “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында дөнья күреп, халыкка таралып китте. Икенчесе — “Язмыш сынавы”. Бу ике китап бер-бер артлы язылды.

Туган ягыгызга еш кайтасызмы? Авылдашларыгыз белән очрашасызмы?
— Ничек туган якларыңа кайтмыйсың инде, кайтам. Туган ягымда очрашулар да оештырам. Узган ел гармунчы, журналист алып кайттым. Беренче көнне мәктәптә укучылар, укытучылар белән очраштык, икенче көнне авыл мәдәният йортында, ә өченче көнне район үзәгендә Әдәбият елына багышланган кичә уздырдык. Хәзер инде алар: “Кайчан безнең якка спектаклеңне алып кайтасың?” — дип көтеп торалар. Авылым белән элемтәм зур.
Җәен авылга җиләк өлгергән вакытта да кайтам. Җиләк җыя торган тау битенә утырып авылны күзәтергә яратам. Хәзер элеккеге кебек атлар йөрми, урамга чыгып көтү каршылаганда хатын-кызлар сөйләшеп тормый. Урамны тутырып көтү кайтмый. Бушлык… Бер безнең авылда гына түгел мондый хәл.
“Сагынырсың — мин булмам” әсәрендә мин бияләр, сыерлар көтү, авыл күренешләрен чагылдырырга тырыштым. Элек ул болыннар такыр була торган иде. Хәзер билдән печән, табигать бай. Хуш исле мәтрүшкәләр, гөлбадраннар үсә. Авылга газ кертелгәч, халык утынга йөрми, урманнар чистартылмый. Мал аз булгач, печәннәр чабылмый. Менә шундый күренеш авылда.
— Әсәрләрегез буенча спектакль кайчан күрсәтеләчәк?
— “Язмыш сынавы” китабы буенча 4 мартта премьера булачак. Ркаил Зәйдулла язды. Илдар Хәйруллин куярга килде. Спектакльне бер генә көн күрсәтергә уйлаганнар иде. Билетлар җитмәгәч, 5, 6, 7, 8, 26 март көннәрендә дә куярга булдылар. Әле 8 мартта спектакль 2 тапкыр куелачак.
Әсәрләрегезнең сюжетын каян аласыз?
— Алар — аяк астында. Бар вакыйгалар да тормышның үзеннән алынган. Үзем күргән, аралашкан кешеләр язмышлары. “Көтеп узган гомер” әсәрен әнием сөйләгәннәргә таянып язарга туры килде.
Тормышымның бер мәлендә ир-атлар белән бергә электромонтажчы булып эшләргә туры килде. Бәла-казага тарымас өчен инструктаж уздыралар. Әгәр җир астыннан кабель сузар өчен казыганда ялгыш көрәк белән кабельгә төртсәң, фаҗига буласын көт тә тор. Шулай бергә эшләгән ир-ат багана башында янып үлде. Бер китабымдагы Таһир исемле егет образы менә шундагы тетрәнүләремнән соң барлыкка килде.
“Сагынырсың — мин булмам” әсәрендә Сөмбелдән чәчәкләр утырттырдым. Үзеңнән соң якты эз, матурлык калдыр, син юкта сине сагынып искә алсыннар дигән фикерне уздырырга тырыштым.
“Бәхеткә юл кайдан?” әсәрендә дә үзәккә үткән гаилә мәсьәләләре. Ни өчен балалар ата-ананың җилкәсенә менеп утыра, өлкәннәргә кул күтәрү дә бернигә тормый? Ни өчен балаларның эшлисе килми? Ике гаиләне күзәтеп язган әсәр бу. Балага шундый бул, мондый бул дип нотык укып кына аны яхшы юлга өндәве авыр. Моның өчен гаилә нигездән дөрес итеп, бер-береңә ихтирам, мәхәббәт хисләреннән төзелергә тиеш. Балалар аны тоеп, күреп, ата-ананың эш-гамәлләреннән үрнәк алып үсәргә тиеш.
“Көтеп узган гомер” китабында онкология темасы чагылды. Минем үземә дә бу юлны үтеп, яшәү өчен көрәшергә туры килде. Җир йөзендә яшәргә санаулы гына сәгатьләр калгач, кеше нәрсә турында уйлана? Нинди эшләр башкарып калырга тырыша? Балаларны кемгә калдыру, аларга йөрәк җылысын күбрәк биреп калу турында уйлыйсың.
Раушания аша мондый бәлагә тарыганнарны сабыр булырга өндәдем. Мин үзем алты ел урын өстендә яткан кайнатамны карадым. Урын өстенә яткан кешегә дә, аны караган кешегә дә ничек газаплы икәнен яхшы аңлыйм.
Бик күп укучыларымнан: “Яман шеш авыруыннан җәфаланучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?” — дип сорап язган хатлар алдым.
Бары бер киңәш — тормышны яратыгыз, кешеләрне яратыгыз.
— “Бәхеткә юл кайдан?” әсәрендә дини мәсьәләләр дә чагылып үтә…
— Мин үзем динебезне бик нык ихтирам итсәм дә, мәчетләрнең кешеләргә карата мөнәсәбәте белән килешеп бетмим. Ул бәлагә таручыларга, мохтаҗларга бераз якынрак булсын иде. Чиркәүләрдә фәкыйрьләргә карата ярдәм кулы сузу, миһербанлылык күбрәк. Бәлки иң кыен чакта бераз гына ярдәм итүче булса, күп кенә кешеләр тормышның төбенә төшеп, юлдан язмас иде. Тормыш булгач, әллә нинди хәлләргә тарыйсың. 2-3 кенә көн булса да башыңны салып сыенырлык, уйланырлык җир булсын иде дә… Үземә килгәндә, тулысынча диндә булмасам да, мин Аллаһка чын күңелемнән ышанам, аннан куркам. Явызлыкның, кешеләрне рәнҗетүнең җәзасыз калмавына, изге гамәлләр үзеңә нур булып кайтуына ышанам. Үзем исә кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа китапларымда андыйларны да колак­ларыннан тартып яктылыкка өстерим…
Бу көнне тамашачылар Зифа Кадыйрова белән очрашып фикер алышып кына калмады, аның китапларын дөньяга чыгаруда зур көч салган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Ак чәчәкләр” фильмының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева белән дә якыннан танышу, аралашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Әңгәмәне М.Җәлил исемендәге китап­ханә хезмәткәре Рәмзия Гыйз­зәтуллина алып барды.
“Бәхет” ансамбле со­лист­лары, “Чул­­пан” үзешчән сәнгать театры, яшь җырчы Рөстәм Егоров чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча сәхнәләштергән күренешләрнең режиссеры да, төп геройлар ролен башкаручы да — Рәфилә Рәсүлева.
“Иҗат — ул каты күңеллеләрнең күңелен эретергә тырышу”, — дигән күренекле шагыйрь Рәзил Вәлиев. Зифа Кадыйрованың әсәрләре кү­ңелләрне эретеп кенә калмый, үткән тормыш юлыңа борылып карарга, уйланырга, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясарга этәрә”. Менә шундый сүзләр белән башлап җибәрде кичәне Рәмзия Гыйззәтуллина. Әйе, чынлап та бу очрашу эш-мәшәкатьләр белән каткан күңелләребезне йомшартып, сәхнә күренешләрен карап елап алырга да, яшәү мәгънәсе турында уйланырга да этәргеч ясады.

Элмира Нигъмәтҗан.