Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Зирәклектә сыналдылар
22.12.2016

Зирәклектә сыналдылар

Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиядә эшләп килүче милли оешмалар арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены узды. Акыллылар уенын үз итүчеләр арта – быел  өстәлләр артында 19 команда, шуларның 16сы – милли-иҗтимагый оешмаларныкы.  Татар, яһүд, әзербайҗан берлекләре хәтта икешәр команда туплаганнар.  “Мирас” командасы уенчысы Светлана Кайсина зәңгәр экраннардан уенны 7 яшеннән бирле карап барган. Үзе дә эләгү турында хыялланган.  “Без булдырабыз! Минем шуны исбат итәсем килде. Уенда да бик теләп катнашам”, — диде ул.

Оештыручылар уенны алып баручыны   Мәскәүдән чакырганнар.   «Нәрсә? Кайда? Кайчан? » телевизион клубының иң яхшы уенчысы, «Бәллүр ябалак » призы  иясе  Дмитрий Авдеенко  төрле милләт вәкилләрен шушы рәвешле  берләштерүне  хуплый.   «Достлуг»  әзербайҗан иҗтимагый үзәге уенны әнә шулай  6нчы тапкыр гөрләтә. “Барлык диаспоралар теләп катнашалар, быел  заводлардан да кушылучылар бар. Иң мөһиме – татулык, үзара аңлашу артсын өчен проектны дәвам итәргә телибез”, — ди оештыручыларның берсе Шахлар Мустафаев.

Уен бу юлы да киеренке барды. Сораулар төрле өлкәдән һәм катлаулы иде – катнашучылар милли темада, тарих, әдәбият, кино сәнгатендә белемнәрен сынадылар. Ярымфиналга 6 команда узды. Татар иҗтимагый үзәге командасы   “Мирас”лылар төшеп калса, “Иман” татар яшьләре берлегенең “Татарлар” командасы  яһүдләр өчен шактый көчле көндәшләр булды. “Кип-иж” яһүд командасы уенчысы Павел Збар: “Эш акылда гына түгел, төрле чак була, техник моментлар да бар. Аеруча яшьләр өчен бу бер дигән вакыт уздыру чарасы. Бәйгегә алдан әзерләндек, төрле темаларны кабатладык”, — диде.

Финалда “Татарлар” командасына тиңнәр булмады – беренче урынны алар яулады. Җиңүчеләргә Кубок, уен символы булган  ябалак һәм дипломнар тапшырылды.