Зиннур Мөстәһимов: «Яшьләргә якынаю юлын эзлибез»
“Хәзерге яшьләр театрларга йөрми, сәнгатьне аңламый, китап укымый, тарих белән кызыксынмый”, — дип сөйләсәләр дә, игътибар белән карасаң, санап үтелгән юнәлешләрдән алар бер дә читтә түгел икән ләбаса. Бары тик яшь буын нәрсә белән кызыксынса да, аңа заманча төсмер бирергә, үзеннән ниндидер яңалык кертергә ярата.
Алда язылганнарга мисал буларак, 4 декабрьдә Тимерьюлчылар мәдәният йортында “Дәшмә һәм бие” (“Молчи и танцуй”) дип аталган яшь иҗат төркеме күрсәткән “Хәзинәләр утравы” (“Остров сокровищ”) спектакле турында сөйләп үтәр идем.
“Дәшмә һәм бие” артистлары танылган рус әсәрен гадәти сәхнәләштерү белән генә чикләнмәгән иде. Алар Спектакль нигезенә брейк-данс, хип-хоп, фанк, модерн һәм урам акробатикасы кебек заманча хореография алымнарын керткәннәр. Нәтиҗәдә, театр осталыгы һәм “урам” биюләре кушылган тәшкил иткән яңа мәдәни проект барлыкка килгән. Мине исә шушындый кызыклы идеяләр уйлап табып, иҗат төркеме оештырган һәм аны тулыландыру, яңа талантлар ачу өчен балаларны, яшьләрне җәлеп итүдә уңышлы гына эш башкарган татар егете – Зиннур Мөстәһимов белән якынрак танышу теләге бирегә алып килде.
Зиннур Мөстәһимов: “Классик әсәрләргә заманча элементлар өстәп, яшьләргә якынрак булырга тырышабыз. Мондый жанр ярдәмендә балаларга да, урта буынга да танылган классик әдәби әсәрләренең идеясен мавыктыргыч итеп җиткерү үтемлерәк”, — ди.
“Мондый иҗат төркемен оештыруыгызның максаты нидә?” — дип кызыксындым аннан. “Ял итүнең иң актив һәм эчтәлекле формасы буларак, бию сәнгатен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; балаларда, яшьләрдә бию төрләренә карата кызыксыну уяту төп максатыбыз булып тора. Башка сүзләр белән әйткәндә, яшь буынның буш вакытларын зәңгәр экран, компьютер алдында гына үткәрмичә, бию залларына баруларын да күрәсе килә безнең. Бию баланың сәламәтлеге өчен файдалы булу өстенә, аңа коллективка ияләшергә, кыенсыну хисләрен җиңәргә дә ярдәм итә”, — ди иҗат төркеменең җитәкчесе.
“Дәшмә һәм бие” иҗат төркеме Республика сәхнәләрендә исемнәре танылган, күп тапкырлар төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган һөнәри биючеләрдән тора. Бүгенге көндә анда 12 тәҗрибәле хореограф бар. “Хәзинәләр утравы” әсәрендә алар барысы да катнашты. Алар Ижауда гына түгел, республиканың Глазов, Сарапул, Можга шәһәрләрендә дә булып, үзләрен танытырга өлгергәннәр. Якын көннәрдә алар Яр Чаллы шәһәренә барырга җыеналар. Бүгенге көндә аларның репертуарында ныклап уйнала торган “Щелкунчик”, “Кечкенә принц» (“Маленький принц”), “Хәзинәләр утравы” әсәрләре бар.
“Увадагы ял йортына барып “Щелкунчик” әсәрен куйгач, татар милләтеннән булган өлкән ханым безнең спектаклебезне бик ошатуын әйтте, минем татар икәнемне белгәч, үз телебездә рәхмәтләрен җиткерде. Бу җылы аралашудан соң миндә берәр татар әсәрен сәхнәләштерү теләге тагын да ныграк көчәйде. Татар телен камил белмәвем сәбәпле, әлегә ул теләгем хыял булып кына яши бирә. Татар китаплары, сүзлекләрем бар, әкренләп туган телемне үзләштерәм”, — ди Зиннур.
Төркемдәге артистлар, биючеләр арасында татарлар да бар. Аларның берсе – Илшат Рәхмәтуллин. Ул әлеге төркемдә 7нче елын эшли. Аның сөйләвенчә, бер спектакльне әзерләргә ярты елга якын вакыт китә. “Сәхнә тормышы, образларга керү бик ошый миңа, бар күңелемне биреп эшлим”, — ди ул.
Хәзерге вакытта иҗат төркеме 34нче мәктәптә балалар һәм зурлар өчен ике төркем җыеп, аларны биергә өйрәтү белән шөгыльләнә. “Бирегә йөрергә теләүчеләр шактый”, — ди Зиннур Мөстәһимов, – 24нче гимназиягә барып күптән түгел тамаша күрсәткән идек. Икенче көнне үк бер укытучы шалтыратып: “12 бала сезнең бию дәресләренә йөрергә тели, оештырып булырмы?” – диде, безне үзләренә чакырдылар”.
“Дәшмә һәм бие” иҗат төркеменең күпчелек тамашачылары да яшь буын. “Хәзинәләр утравы” тамашасын карарга да бик күп мәктәпләрдән укучылар җыелган иде. Укытучылары класслары белән җыеп алып килгән аларны. Моннан тыш урта, өлкән буын вәкилләре дә шактый күренде. Шунысы игътибарга лаек: “Хәзинәләр утравы” спектакленә сатып алган билетларны теләге булган яшь тамашачылар әлеге төркем тарафыннан мәктәпләрдә оештырылган бию дәресләрендә бушлай шөгыльләнү билетына алыштыра ала.
Төрледән-төрле декорация, костюмнар, заманча осталык белән башкарган биюләр тамашаны кызыклы, мавыктыргыч итте. “Эх, татар әсәрләре дә шулай сәхнәләштерелсә иде!” — дип, Зиннур Мөстәһимов теләкләренә кушылып, мин дә хыялланып куйдым.