Земфира Селезнева: “Өч буын белән эшлим”
Удмуртия шәһәр-районнарындагы милләттәшләребез белән еш очрашып торабыз. Алар һәрвакыт “Яңарыш” газетасын укып баруларын, укытучы-тәрбиячеләр аны методик кулланма урынына куллануларын белдерәләр. Воткинск шәһәрендә яшәүче милли җанлы Земфира ханым Селезнева да “Яңарыш” газетасы турында бик җылы фикерләр җиткерде.
Земфира Селезнева Воткинск шәһәренең 12нче санлы мәктәбендә инде 34 ел җыр укытучысы булып эшли. Ул биредә туып-үскән. “Әти-әниләрем Татарстаннан, монда килеп урнашканнар. Гаиләдә без ике кыз. Татарча сөйләшсәк тә, татарча белем алмадым. Кечкенәдән үк җырларга яратканмын. Хәтерлим, әбекәем мөнәҗәтләр көйли иде, ә әнием бик матур тавышы белән Коръән укый. Үзебезнең шәһәрдә педагогия училищесын тәмамладым. Бүгенге көндә телебезне саклау буенча өч буын белән эшлим. Мәктәптә татар теле факультатив буларак кына укытыла. Агымдагы елда ярдәм итүче булса, татар сыйныфы ачарга хыялыбыз бар. Татар теле укытучысы булса, яхшы булыр иде. Шәһәребездәге биш татар эшмәкәре татар теле кабинетын төзекләндерделәр. Моңа сөенеп бетә алмыйбыз. Хәзер безнең кабинет — мәктәптә иң матуры. Алар ярдәме белән “Яңарыш” газетасын алдырабыз. Балалар белән “Алтын йомгак” битендә чыккан шигырьләрне тәрҗемә итеп укыйбыз. Гомумән, “Яңарыш” — безнең өчен алыштыргысыз методик кулланма!
Өченче ел инде балалар бакчасында татар теле буенча куратор булып эшлим. Агымдагы елда ике татар төркеме тупладык. Татар теле укытам, җырлар өйрәнәбез, татар костюмнарын орнаментлар белән бизибез. Балалар гаиләләрендә татарча сөйләшмәгәч, телне өйрәтүе авыр, шуңа күрә күбрәк уеннар аша өйрәнәбез. Унбер ел мәдәният йортында “Дуслык” ансамблен җитәклим. Ансамбль өлкәнәя, яшьләр килми. Ләкин шулай да, телебез, милләтебез яшәсен дип, чын күңелдән тырышып эшләргә тырышабыз”.
Әнә шундый сүзләрдән соң, газетабызның тел, милләт сагында торучы зур көч икәнлегенә кабат-кабат инанасың. Газетабыз яшәгәндә телебез дә, милләтебез дә яшәр!
Рәфилә Рәсүлева.