Заяга узмаган гомер
Тимергали бабам (әтиемнең әтисе) бик укымышлы б улган. Ул шәкертләрне укыткан. Кызганычка каршы, әтиемә 3 яшь булганда, ул фаҗигалы төстә вафат булган. Әмма бабамның эшен дәвам итүче Татарстанның атказанган укытучы исемен алган сеңелем Фидания Гыйззәтуллина булуына сөенәм.
Әти-әнисе беренче балалары кыз булгач, малай көткәннәр. Ләкин Фидания туган. Күрәсең, теләкләре нык көчле булгандыр, ул усал, кырыс, үҗәт булып үсте. Печән чабу, урманда утын әзерләү эшләрендә гел әти-әнисе арасында булды, хәтта кыш көне утын төяп, ат белән өйгә бушатырга кайткан чаклары да булды. Әтисе атны туарырга җибәргән чаклары да булды. Ходайга шөкер, бер эштән дә курыкмыйча, барысын да белеп, өйрәнеп үсте. Әти-әнисе олы яшьтә булгач, еш кына авырый иделәр. Шуңа ул табиб булырга хыялланды. Авылыбыз Тукай кечкенә булгач, медпункт та юк иде. Мәктәптә укыганда җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Башта отряд, соңыннан дружина советы рәисе булды, яхшы укыды.
“Сигезенче сыйныфта укыганда мәрхүм директорыбыз Мөсәфир Яппаров безнең белән кайсы һөнәр сайлавыбыз турында әңгәмә кора иде. Миңа чират җиткәч: “Син Әхмәтова Арчага укытучылыкка укырга бар. Син булдырачаксың”, — диде. Әни дә: “”Кызым, гомер буе фермада эшләдем, укыгыз”, — дип, киңәшен бирде. Безнең буынга олы кешенең сүзе закон иде. “Укырга керә алмасам ярар иде, Ижауга апам янына китәр идем”, — дип хыяллансам да, укырга кердем. Әнием айга ике тапкыр, аркасына рюкзак асып, минем янга килә иде. Ташлап кайтмасын дигәндер инде. 1979 елда Сарсак-Омга мәктәбенә юллама алып эшкә кайттым.
Мәктәптә эшләү — ул инде бөтенләй икенче дөнья. Сиңа әти-әниләр үзләренең газизләрен тапшыралар. Син шушы нәниләр күңеленә киләчәк орлыгы чәчәсең. Уңдырышлы буламы ул? Монысы укытучыдан тора. Бала күңеленә белем, назлы караш һәм йөрәк җылысы кирәк. Ә Сарсак-Омга мәктәбе коллективы бик көчле, бердәм иде. Җитәкчеләребезгә мең рәхмәтле мин. Директорыбыз Виталий Малышев укытуга гына түгел, кигән киемебезгә дә таләп куя иде, ә директор урынбасары Гөлсинә Хәсәнова җайлап, әкрен генә, уйлап кына, сине канатландыра торган сүзләр әйтеп, дәрескә анализ ясый. Шундый коллективта ничек итеп начар эшләп булсын. Мин бөтен белгәнемне, көчемне куеп, ни кушсалар, шуны төгәл башкарып, тырышып эшләдем. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт иде. Көнләшү һ.б күренешләрне хәтерләмим. Гел бер-беребезгә ярдәм итеп, уңышларыбызга куанып, белмәгәнне бер-беребездән өйрәндек.
РОНО җитәкчеләре гел яхшылар булды. Галия Шәмсетдинова дәресләремә ясаган анализлар төшләремә керә. Ул кимчелекне дә шулай оста итеп әйтә белә иде, аны үтәми мөмкин түгел иде”, — дип искә алды ул.
2011 елдан ул тәрбияче вазифасы башкара. Үз сайты бар, төрле чараларда катнашып, 9 сертификат, диплом, грамоталар белән бүләкләнә. Республика күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашып, бакча дәрәҗәсен тәрбиячеләр белән күтәрәләр, дистәгә якын грамота алырга ирештеләр. Кардан сыннар ясап, беренче урынга лаек булып, коллективлары телевизор белән бүләкләнде. Мәдәният чараларында балалар белән катнашып, Тирсә халкын сөендерәләр.
Аллага шөкер, гаилә тормышында да бәхетле. Яраткан иптәше белән өч ул үстерделәр. Хәзер алтын бөртекләренә тиң өч килене, өч оныгы бар. Гомере зая узмаганлыгына сөенеп, оныкларының үскәннәренә шатланып гомер кичерә.
Данлыклы Арча көллиятеннән бер дигән укытучылар гына түгел, бер дигән баянчылар да чыга. Сеңелем баянда уйнап, безнең күңелләрне дә күрә. Максатына ирешкән шундый уңган туганыбыз булу безнең өчен зур мәртәбә бит.
Фирая Әхмәтҗанова,
Тирсә авылы.