Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Затлы сүз остасы
1.10.2015

Затлы сүз остасы

Ул үзе бервакытта да яныңа килеп сүз башламас. Берничә кыска җөмлә белән йомышын әйтер дә, туктап калыр. Бигрәк кыюсыз кешедер бу дип уйлап куюың да бар. Якыннанрак танышкач, мин аның гаҗәеп эрудицияле, сүзнең тәмен белүче икәненә инандым. Эскәк белән тартып аласы түгел икән аннан сүзләрне. Кызыклы, мәгънәле тематика кирәк икән аңа. Менә шул чакта сизәсең инде Амур Фәләхнең никадәр оста, никадәр тирән белемгә ия кеше икәнен!
Моннан ун еллар чамасы элек үзебезнең 23нче мәктәпкә Амур Фәләхне, Айгөл Әхмәтгалиеваны балалар белән очрашуга чакырдык без. Кичә барышында һәр сорауга җавапларның төгәл, кыс­ка булуына гаҗәпләнгән идек. Икенче көнне дәрес вакытында очрашу хакында сорашам. Кызык: балалар Амур абыйларының һәр җавабын истә калдырганнар. Менә бит ул ничек! Бу кичәдән соң аның белән шактый гына аралашырга туры килде. Инде үземә авызны үлчәп кенә ачарга кирәклеген дә төшендем. Әңгәмәдәшенең кемлеген белер­гә тели икән бит ул! Журналист хәйләкәрлеге… Амурның вакытлы матбугатта басылган бар язмаларын, хикәяләрен дә укып барам. Шәхси китапханәмдә ике хикәяләр китабы да бар. Ши­гырьләре дә бик мәгънәле аның.
Шушы көннәрдә шәһәрдә аның иҗат кичәсе узды. Ни өчендер, күпчелек кеше авылга кайта, дача-бакчага, гөмбәгә бара торган көнне сайлаган ул очрашу өчен. Кичәне алып баручы Гөлзада ханым Рзаева сүзләре белән килешми булмый. “Монда иң якын, Амур Фәләхне бик тә хөрмәтләгән кешеләр генә җыелган!” — диде ул. 50 яше тулуга багышланган бәйрәм искиткеч матур булды. Казаннан “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, Тукай бүләге иясе Вахит Имамов мәдәният министрының рәхмәт хатын тапшырып, үзенең җылы сүзләрен әйтте, уңышлар теләде.
Кайчандыр хезмәт юлын башлаган Ижау шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. “Яңарыш” газетасы коллективы үзләренең беренче баш мөхәррирләре Закуан ага Нуретдиновны да алып килгәннәр. Хезмәттәшләренең күңелгә якын истәлекләре Амурны ерак 90нче елларга алып китте. Үзе җитәкләп журналистикага алып кергәннәрнең мактау сүзләре кемгә генә ошамас! Амурның биш туганы сәхнәгә менеп юбилярны тәбрикләделәр. Аның беренче шигырен язуда энесе дә, апасы да катнашкан икән ич! Шундый кызыклы, без белмәгән истәлекләре белән уртаклаштылар туганнары. Сәхнә түренә якты кояш үзе күтәрелгәндәй булды. Чаллы язучылары берлеге рәисе Факил Сафинның, башка хезмәттәшләренең, “Ләй­сән” иҗат берләшмәсе әгъ­заларының котлаулары да кү­ңеленә май булып яткандыр Амурның. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Ринат Гобәйдуллин бәйрәм бүләге итеп Амурның бер шигыренә бик матур көй дә язган икән. Аны Алинә һәм Динә Гарифуллиналар шәп итеп башкарып, тамашачыларның көчле алкышларына ия булдылар.
Ә менә “Энергетик” мәдәният сарае каршында эшләүче “Замана” ансамбле җырларының һәр куплеты көчле кул чабулар астында башкарылды. Тере тавышка тансыклаган халык! Мамадыштан килеп, Чаллыда канатларын ныгыткан Илнур Фәйзуллин, Динара Мусиналарның җырларын да халык бик ошатты. Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның башкару осталыгын әйтеп тә тормыйм инде. Алар һәр бәйрәмне бизи торган парлар. Шундый шәп кичәне карый алмаганнар күп нәрсәдән мәхрүм калганнардыр…

Зәбир Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре.