Затлы кичә
Бишенче апрельдә Вараксино авыл китапханәсенең әдәби кунакханәсендә “Синең белән шигъри телдә сөйләшәм” дип аталган кичә узды. Әлеге кичә шагыйрь, Татарстан, Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ибраһим Биектаулының юбилее уңаеннан оештырылды. Аны Вараксино китапханәсе хезмәткәре Әлфия Миннәхмәтова әзерләде һәм алып барды. Бик серле, гадәти булмаган чара булды ул! Шундый югары дәрәҗәдә кичә оештыру өчен җитди әзерлек, авторның тормышын, уй-кичерешләрен, иҗатын, узган гомерен бар нечкәлекләре белән өйрәнү, әдәбиятны, шигъриятны ярату, рухи зәвык кирәк. Ансыз шагыйрь белән тамашачы арасында шундый җылы аралашу, кичәнең исемендә әйтелгәнчә, шигъри телдә аңлашу җепләре сузып булмас иде.
Шигърият кичәсенә төрле яшьтәге кешеләр килүе дә уңай күрсәткеч. Татар теле белгече Вәсилә Хәкимова белән бергә Ижау социаль педагогия көллияте студентлары да килгән иде кичәгә. “Сезнең шигърияткә битараф булмавыгыз, мондый чараларда катнашуыгыз, янәшәбездә яшәп иҗат итүче шәхесләрне белүегез бик әһәмиятле. Чөнки сез яшь буында шигърияткә мәхәббәт тәрбиялисе кешеләр”, — дип мөрәҗәгать итте аларга Әлфия ханым.
Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин иҗтимагый үзәк һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде, Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Котлаулар, теләкләр күп булды. Алар рус һәм татар телендә талгын музыка астында яңгыраган Ибраһим ага Биектаулының шигырьләре белән үрелеп барды. Моннан тыш, аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.
Шагыйрь кешегә үз иҗатының кайтавазын ишетү, иҗат яратучыга үзенең яраткан авторы белән очрашу үзе бер онытылмаслык мизгел бит ул. Әлеге чара шундый әһәмиятле һәм зәвыклы чараларның берсе булды.
Элмира Нигъмәтҗан.
Ибраһим Биектаулы
Яралтылыш
(поэма)
“Минем гомерем — янар комета”.
(Равил Фәйзуллин)
***
“Диогенның мичкәсеннән
суы тулып акты…
Пифагор Җир кузгатырлык
тәпәч тапты…
Ньютонның ми капкачын
алма шакылдатты…
Татар шагыйренең
күңел тәрәзәсен
Мәңгелек поэма какты” (И.Б.)
Беренче баб
(кереш сүз)
Бисмилләһи!..
Булган заман:
Бу дөнья гел булмаган…
Бары бер Нокта булган —
энә күзенә сыйган —
анда зур Көч кысылган —
гайре шыксыз хәл булган…
Аллаһ бу хәлне тойган,
Зарури әмер кылган:
Ноктага нокта кую —
Кысылудан ычкыну —
Чиксезлеккә омтылу!
Фәкать, кискен хәрәкәт
китерәчәк бәрәкәт!
Тиешле адым атлау —
Биниһая зур шартлау!
Аллаһ эшкә керешә —
максатына ирешә.
Җисем, күкләр, дөньялар —
Бөек шартлау җимеше…
Әкият әйтү — бик ансат.
Әйт, ни-нәрсә миллиард?
Миллиард-миллиард дөньялар
хасил шул бер шартлаудан.
Нейтрон, атом газыннан
Планеталар, йолдызлар
Укмашканчы ни кирәк —
Миллиард-миллиард ел кирәк.
Икенче баб
Чиксез Галәм дөм-кара.
Ни килә дә, ни китә?
Йөзгә-йөз чәкешмәскә,
Кирәк сукмак-орбита…
Галәм төзелгән чорлар
Бик озакка сузылган.
Ташлар, җирләр, йолдызлар
Төркем-төркем тезелгән.
Һәр төркемдә мең холык:
бар усалы, юашы,
ипле иярченнәре,
ияртүче-кояшы.
“Кояш” дәрәҗәсенә
тик йолдызлар ирешкән.
Йолдыз-кояш үз төркемен,
кодрәт- куәт-җепкә тагып,
бөтерергә керешкән,
ябышкан һәр җисемне
таратмаска тырышкан.
Кояшчыклар берсе дә
ялгызлыкка түзмәгән,
Чиксезлектә югалмаска,
Зур Кояшны эзләгән.
Миллиард кояш-йолдызлар,
Һәркайсы үз юлын табып,
олуг төркемнәр ияртеп,
орбиталар сузганнар…
Бөек хаос чорында
ниләр булган Галәмдә —
Сөйли алмас авыз да,
яза алмас каләм дә.
Өченче баб
Караңгы эш — бу Галәм,
Дөм караңгы — бу Вакыт.
Аллаһ дөрес эшләгән —
Мәхлукны соң уятып!
Нишләр иде терек-җан
күз ачкысыз тузанда,
Сулыш өчен кислород,
Эчәрсу булмаганда?
***
Озын-озак дәверләр
Галәм тулы хәрәкәт —
тудырган күп һәлакәт,
иңдергән зур бәрәкәт…
Лирик тайпылыш
***
Галәм — болын…
Вакыт — болында
чабып барган ат кына…
Еллар — алма:
пешә-төшә,
тояклардан атыла…
***
Аллаһ күрә, гамәл бар,
Ә камиллек — бик ерак…
Гүзәллекне танырга
Күзәтүче Зат кирәк!
***
Ул Зат тирән аңласын —
илаһ иҗат мәгънәсен,
яшь агызып тыңласын —
галәми сөю-сагышның
бөек симфониясен!
***
Күзәтүче Кемсәгә
Колак, Күз һәм Аң кирәк.
Җылы урын — тән кирәк.
Тәнне яшәтү өчен
һава, су һәм кан кирәк.
Иң мөһиме — гүзәллеккә
гашыйк булыр җан кирәк.
Тукланырга җим кирәк —
Нәзберек үлән кирәк,
Әлбәттә, ит-сөт кирәк.
Түгәрәкләп әйткәндә,
комфортлы яшәешкә —
хлорофиллар, микроблар,
миллион сурәтле-төсле
төрле тереклек кирәк…
Искәртелгән алшартлар
бармы чиксез Галәмдә?
Әйе, алар табыла —
Бер Ходай теләгәндә.
Тереклекне тудыру
мөмкинме аптекада?
Тәҗрибәләр сынала
Миллиард Галактикада…
Дүртенче баб
Без, Җирнең кыз-уллары,
масаябыз, әлбәттә:
“Аллаһ безне генә сөя —
бездә генә вакансия —
киләчәккә — җәннәткә!”
Җир баласы белдеген
уйламый әйткән сүзе:
“Җир — дөньяның кендеге!”
Ходай шулай яралткан —
Бәндә кадалган күзен
күтәрми тагарактан…
Лирик тайпылыш
***
Галәмдә бер Нокта —
Җир шары…
Без — бары
Ноктаның тузаны…
Аллаһның
рәхмәте төшкере:
Без — Кеше,
Без җанлы,
без тере —
Галәмнең
ачылмас бер сере!!!
***
Йа, Җир-Ана!
Ни дәверләр,
килеп вайран*, китмәде…
Ни язмышлар
адәмнәрне йөртмәде…
Куеныңда
ничә мең елгы эзләр?
Хәбәр бирми күктән
шаһит-йолдызлар… .
Хәтерлисең, әлбәттә,
Җир-Анам,
күпме акты яшьләр,
күпме кан…
***
Җаным — әсир, тәнем — фани…
Ни кыла алам, Ходам?!
Ыргыла, киңәя Галәм —
тилереп карап торам…
Ниләр булган, ниләр бара,
ниләр алда булачак?..
Йөри хәбәр: чиксез Галәм
ноктадай кысылачак…
Бишенче баб
Әйе, олуг Галәмдә —
Миллиардлаган дөньялар,
Ташлар, җирләр, кояшлар —
гаҗәеп могҗизалар…
Бихисап: җирләр, айлар,
акыллы күз-маңгайлар,
без белмәгән дөньялар,
бездә тумас хыяллар…
Һәр дөньяның үз гаме —
юктыр башкада эше.
Кайбер дөньялар өчен
Микробтыр Җир кешесе.
Адәм гомере — мизгел,
җисеме — тузан гына.
Андый олуг киңлеккә
сәяхәт — хыял гына.
Илаһ Көчкә шөкер ит,
Җиргә күрсәт ихтирам,
яшә вә куан гына…
Алтынчы баб
Җир — җәелгән зур келәм —
яшелдән-яшел чирәм.
Утлап йөри терлекләр,
Җитезләр-йөгерекләр…
Ауга чыга ерткычлар,
Хәрәкәттә кош-кортлар…
Тормыш үлчәм-чарасы —
Яшәү-үлем арасы…
Лирик тайпылыш
Кыланышлар
Гөлбакчада — Җир йөзендә —
шайтан туе —
шоу-ярышлар,
маймыллыктан өстенлеккә
бил алышлар…
Чиксез Галәм киңлегендә —
утлы кошлар —
миллиард кояшлар
сулышларыннан бөркелә
миллиард тәмуглар,
балкышлар,
протуберанецлар*…
Җирдәге мәзәк йолалар
Хак Тәгалә кодрәт-ирке
Галәмнәргә таралган.
Вә Кешелек, вә шайтанлык
Әл-мисакъ*тан яралган…
Дөнья мәзәге-кызыгы —
Җирдәге ыгы-зыгы.
Биредә туа гамәлләр —
яхшысы вә бозыгы…
Исә җилләр, ага сулар,
Яңаралар буыннар.
Кешегә Шайтан йоктыра
яман гадәт-ырымнар…
Мәҗүсилек канат кага:
Туа яңа бәйрәмнәр —
потлар тирә, чыршы тирә
җырлар, әйлән-бәйләннәр,
язмышларны күрәзәләп,
йолдызларга багулар,
“Кыш-бабай”дан бәхет сорап,
барабаннар кагулар…
Раббысыннан аерыла
шайтан хисле кешеләр.
Шашынуга иярми тик
чын мәхлуклар — күселәр…
Әйләнә Җир…
Күчәре — шым…
Кем аны майлап тора?
365 әйләнеш
ясала җайлап кына…
Җилдертә Кояш тирәли
тереклекне Сәйях-Ат*.
Мыжгый Җирдә ыгы-зыгы,
ахмакларча сәясәт…
Адәм өчен олуг көннәр —
Рамазандыр, Корбандыр.
Меңләгән гайре бәйрәмнәр
шайтаннардан калгандыр…
Зыялы зат шөкерана
бага фани дөньяга,
Исәнлектә, иман эстәп,
саҗдә кыла Аллага…
Җир хатасы
(Ачы хакыйкать)
Җир-Анакай —
Мескен бичаракай —
эш итмәгән белеп-төшенеп!..
Юкса, Аннан туар идемени
игелексез токым — Кешелек…
Җир-Анакай
барча кош-кортларга,
җанвар-киекләргә җан өргән.
Терек дөнья Аңа: “Рәхмәт!» — дигән.
Ә Кешелек Җиргә ни биргән?
Кеше — кем ул?
Табигате — корткыч.
Сөйгән эше — көчләү, кан кою.
Зур нәфесле, аяу белмәс ерткыч:
Кәеф эше аның — җан кыю…
Вәхшәт-җимерүдән ләззәтләнеп,
«Җир — минеке», — диеп саный ул,
явызлыкта үзен узган затны
үз Алласы итеп таный ул…
Кешелектән изге гамәл көтеп,
фәрештәләр җаны өшегән…
Җиргә үлем килмәс Газраилдән.
Җир үлеме булыр Кешедән!!!
Төп сөаль*
Мәңгелек дигән бу Кояш
Дүрт миллиард елдан сүнәр.
Җирдәге барча мәхлуклар
Кая китәр, кайда түнәр?
***
Лирик тайпылышларны
кичерсә кирәк, Ходай…
Соңгы вәһи* миңа дәшә:
“Шагыйрем! Эшләр болай:
Балчык-Адәмгә җан өрдем.
Нигәдер якын күрдем.
Ут җанлы фәрештәләрне
Адәмгә баш идердем…
Адәми зат камил түгел —
газапка лаеклы зат —
вә сөртенер, вә абыныр —
соңра, миңа табыныр…”
Җиденче баб
“Макро”ны күрим, дисәң,
Алдыңда — күк-тәрәзә.
“микро”ны тою өчен,
олуг шарт — аң-дәрәҗә.
Макро-дөньяга чумсаң,
Оныт “Микро” хакында.
Әмма дөньялар башы
бәйләнә вак җисемгә.
Җисемнәрне хасил итә
Молекула-атомнар.
Атом төше — протон,
тирәли — орбиталар,
оча нейтрон “болыты”,
әйтерсең ракеталар.
“Болыт” тузанчыкларын
Мөмкин түгел фаразлау —
әллә фотон-кисәкчекләр,
әллә микродулкыннар.
Шундый сыйфат-кыяфәт
күрә физик-акыллар…
Бу тынгысыз физиклар
атомга тирән керә,
ләкин, Аллаһтан узып,
төшә алмый төбенә…
Аллаһ кодрәтен тану —
Хакыйкать табу — хаклык.
Моннан гайре юл табу —
Зур югалту — ахмаклык.
Йомгак-сүз
Миллион еллар әүвәл туган
Мәңгелек поэманы
вакыт-вакыт язган-сызган
меңләп шагыйрьләр аны.
Сулар аккан, җилләр искән,
су сугарган, җил алган.
Мәңгелек дастан-поэма
мең туган, мең югалган…
Шулай булган, шулай булыр —
Шәбәер ул, өстәлер.
Гамәлгә куәт бирүче
югарыда — өстәдер…
Аллаһтан иңә вәһиләр —
Гүяки яңгыр ява:
Фикер ташкыны сыярлык
савыт-саба кайларда?
Мең иләкләрдә иләнеп
алтындай бөртек кала…
Җырларың йөрәктә туса,
Җилләр Җиргә таратыр.
Телдән-телгә аударылса,
Мең кат кодрәте артыр.
Кешелек тудырган җырга
Миллиард йөрәк тоташа.
Мәңгелеккә оч, поэмам,
Вакыт-галәмнәр аша!
Амин!!!
Февраль, 2017.
Вайран* — ватык, җимерек.
Протуберанец* — кыздыручы газ фонтаны.
Әл-мисакъ* — дөнья яралган мизгел.
Сәйях-Ат* — Җир шары.
Вәһи* — Берәр фикерне Аллаһ тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салу.
Сөаль* — сорау.