Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Заречный” скверында – өмә
22.07.2021

“Заречный” скверында – өмә

15 июльдә Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан «Заречный» скверында «Чиста ишегалды» акциясе узды.

Өмәдә катнашучылар скверга якын урнашкан агачлыкны чистарттылар. Җыелган ботаклар һәм агачлар шредер ярдәмендә вакланды. Алга таба ул йомычкалар ял итү урыннарындагы сукмакларга сибеләчәк.
«Бүгенге өмә – 1 майда Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов инициативасы белән старт алган “Чиста ишегалды” акциясенең дәвамы. Акция кысаларында без шәһәрнең төрле районнарында җәмәгать киңлекләрен, тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләр ял итә торган территорияләрне тәртипкә китерәбез. Бу чарага шәһәр Думасы депутатларын да чакырдык. Шушы арада безгә З.Космодемьянская урамындагы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Район хакимияте кирәкле эш кораллары, капчыклар, перчаткалар, техника белән тәэмин итте. Өмәгә гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Бу инде күркәм традициягә әверелеп бара. Мин дә улымны һәм туганнарымны чакырдым, рәхәтләнеп бергә эшлибез”, — дип сөйләде Ижау шәһәр Думасы рәисе урынбасары Олег Гарин.
«Заречный» скверы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” проекты нигезендә төзекләндерелә. 2018 елда узган рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, әлеге иҗтимагый территория, 26,6 мең тавыш җыеп, 7 нче урынны алды.
Микрорайонда яшәүчеләр биредә уңайлы ял итү урыны барлыкка килүен бик көтәләр.
«Өмәгә бөтен гаилә белән чыктык. Без йортыбыз янында ял итү өчен матур урын барлыкка килүен телибез. Әмма булачак сквер янындагы агачлыкта төнлә еш кына компанияләр җыела, үзләреннән соң чүп-чар калдыралар. Без биредә беренче тапкыр гына тәртип урнаштырмыйбыз инде», — ди З.Космодемьянская урамындагы 12 нче йорт Советы рәисе, өч бала анасы Лариса Перминова.
Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Атлас Хәйретдинов кайчандыр ташландык территориянең күзгә күренеп үзгәрүенә шатлануын белдерде. Төзүчеләр плитка җәю эшләрен башкаралар. Плиткалар өч төсле, бик матур. 14 автомобильгә парковка ясалган инде. Якын арада яктырткычлар куелачак.
Әлеге скверда җәяү йөрү, йөгерү юллары, массакүләм чаралар уздыру өчен мәйданчыклар, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Биредә 57 яктырткыч, 27 эскәмия, шул кадәр үк чүп-чар савыты, балалар өчен уен комплексы һәм воркаут-мәйданчык урнаштырылачак. Алма агачлары, сирень, япон спиреясе куаклары утыртылачак. Эшләр 30 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Раилә Рәфыйкова.