Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Заман белән бергә атлыйбыз
15.01.2015

Заман белән бергә атлыйбыз

Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, сердәшче, киңәшче, рухи таяныч ул. Борынгылар: “Беләге көчле — берне егар, белеме тирән — меңне егар”, — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мин, китапханәче буларак, сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп шатланам. Яраткан укучыларымның холык — фигыленә туры килә торган, укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган китапны сайлап бирә алуымнан куа­ныч табам.

Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан Муса Җәлил исемендәге китапханәнең 65 еллык тарихы бар. Шәһәребездә шундый китапханә булу — үзе зур байлык. Китап кешене әхлакка, матурлыкка өйрәтүче рухи байлык. Күпме укучыларга мәгълүмат биргәндер бу рухи чишмә?! Ә кемдер тормыш юлында адашканда китаплардан, яшәргә көч тапкандыр. Бу китап йорты 1950 елның 15 гыйнварында Нагорный тыкрыгы, 28 адресы буенча агач йортның икенче катында эшли башлый. Аның мәйданы да 30 квадрат метр тирәсе генә була. Китапханәгә 1950 елда 1825 укучы йөри, шул исәптән, 1780е балалар. Китап фондында ул вакытта бары 5657 данә китап була. 1950 елда Жданов районы балалар китапханәсе дип йөртелә. Китапханә эшчәнлеге шулай башланып китә.
Шуннан бирле китапханә берничә тапкыр статусын һәм адресын үзгәртә. 1989 елдан Муса Җәлил исемен йөртүче балалар китапханәсе буларак халыкка хезмәт күрсәтә.
Хәзерге китапханә элеккесеннән күп­кә аерыла. Бүгенге көндә ул — замана таләпләренә җавап бирүче китап­ханәләрнең берсе. Элек китапханәче эше китап-журнал бирү белән генә чикләнсә, хәзер аның карамагында — төрле кичәләр, әдәби очрашулар үткәрү, конкурсларда катнашып, китапханә эшчәнлеген чагылдыру, “акыллы китап” белән эш итә белү һәм иң мөһиме, китап укырга мөкиббән булганнарны җыйнау, кеше белән аралашу.
Олыгайган саен кеше үткәненә кабат-кабат кайта, сагына, үткәне белән күбрәк кызыксына. Үзе яшәгән чордан хәзергегә кадәргене чагыштыра, барлый. Кемнәрнедер юксына, сагынып искә ала. 65 ел буе Татар бистәсендә мәдәният учагы булган китапханә турында хатирәләрне яңартырга тәкъдим итәм. Кешегә рухи азыкны бирүче китап булса, китапханәгә укучыны җәлеп итүче, аның белән аралашучы, күңел матурлыгына тартучы, бөтен көчен, талантын биреп эшләүче — ул китапханәче. Китапханәнең элекке бинасын, аның китапханәчеләрен хәтерләүчеләр бардыр. Ул чор балалары нинди китаплар белән кызыксынганнар, нәрсә турындагы китапларны кулдан-кулга йөртеп укулары турында искә төшерсәгез иде. Халык ярлы яшәсә дә, китап укырга яраткан бит. Ул чорда китапханәгә нинди газета-журналлар килә иде? Анда эшләгән китапханәчеләр талант иясе, эстетик яктан да, рухи яктан да өлге булганнардыр. Алар никадәр кешеләргә китапка, укуга, яңалыкларны белүгә омтылыш тәрбияләүчеләр булганнар бит. Юбилей елында китапханәнең үткәне, бүгенгесе белән бәйләп, шунда эшләп лаеклы ялга киткән китапханә хезмәткәрләренең якты истәлекләрен, хатирәләрен барлый алсак, китапханә тарихы тагын да баер. Эчтәлекле, җылы теләкләр, матур сүзләр ишетү, без, хезмәткәрләр күңеленә дә җылы май булып ятар иде.
Хәзер китапханәгә яңа укучылар, яңа буын килде. Китапханә 1980 елдан Садовая урамы, 1 адресы буенча биш катлы йортның беренче катында (цоколь) урнашкан. Ул китап бирү урыны гына түгел, укучыларның аралашу урыны да. Ишектән килеп керүгә үк, ул үзенең заманча эшләнеше, зәвыклы итеп бизәлгән булуы белән игътибарны җәлеп итә. Татар йорты милли почмагындагы кул эшләре: чигүле эскәтерләр, өстәл япмалары, мендәр тышлары, тастымал-сөлгеләр, китап күргәзмәләре кызыктырып, үзенә чакырып тора. Монда халкыбызның герой — шагыйре Муса Җәлилгә багышланган почмак, татар мәдәнияте һәм әдәбияты бүлеге — һәммәсе дә урын алган. Мондый матур, җылы йорт­ка рухи азык алырга килми мөмкин түгел!
Китапханәдә Татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге ачылганга да инде 8 ел. Эш урыныбызны заман таләпләренә туры китереп җиһазларга тырышабыз: ике компьютерыбыз (берсе Интернет челтәренә ялганган) бар. Кызыклы материалны күчереп алырга теләгән кешегә шунда ук ксерокс һәм сканер хезмәте күрсәтелә. Болар барсы да кирәк, барысы да заманча. Ләкин китап укучылар белән очрашып, хәл- әхвәл сорашып, талгын музыка астында шигырь тыңлау — үзе бер җан рәхәте. Сөйләшеп күңел бушатасың, кайчакларда гыйбрәт аласың, киңәшләргә колак саласың. Бүген кешеләргә шундый аралашу җитми, ә безнең китапханәдәге очрашулар әнә шул бушлыкны тутыра.
Узган сигез ел эчендә милләттәшләребез белән бергәләп бик күп кызыклы чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият кичәләре уздырылды, сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, уеннар уйналды. Ел саен юбилейлары булган язучыларга багышлап китап күргәзмәләре төзелә, китап тәкъдим итү кичәләре, күзәтүләр, әңгәмәләр, үткәрелә. Төрле актуаль темаларга уздырыла торган әдәби — музыкаль кичәләрдә интеллектуаль уеннарда китапка реклама ясала. Бу чаралар даими укучылар катнашында бик җанлы, җыр-моңга уралып бара. Кичә барышында яңгыраган җырлар, уеннар, мәкаль әйтешләр, катнашучыларның милли киемнәрдән булуы — барысы да кичәгә ямь биреп тора. Һәр чараның сценарийлары тупланып барыла. Китапханәдә үткәрелгән һәр чараның, һәр бәйрәмнең иң ихлас тамашачылары булган өлкәннәребезнең тагын бер рәхмәтен ишетү — безнең өчен хәер-фатиха да алу бит әле ул.
Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану”, Ягъсуф Шәфыйковның “Хуш, Агыйдел!” китап­лары буенча уздырылган чараларны укучыларыбыз әле дә искә алалар.
Китапханәдә ел саен февраль аенда Җәлил укулары, апрельдә Тукай укулары уза. Бу айлык кысаларында китап күргәзмәләре (“Гасыр кичкән шигърият”, “Аның исеме калды тарихларда…”), әдәби — музыкаль кичәләр (“Яздан аерып булмый Тукайны”, “Син хәтердә безнең, Муса Җәлил!”), шигырь бәйгеләре, балалар өчен әңгәмәләр, “Йолдызлы сәгать” уеннары уздырыла.
Җирле татар шагыйрьләре китап­ха­нәбезнең даими кунаклары, һәр чарада аларның тормыш юлларыннан истәлекләр кулланырга, иҗат җимешләрен халыкка җиткерергә тырышабыз. Удмуртиядә ел саен уза торган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында бездә кунакта Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез була. Авторлар китапханәгә үзләренең имзалы китапларын бүләк итәләр. Нәтиҗәдә Татарстан язучылары: Шаһинур Мостафин, Рифат Җамал, Марат Закир, Амур Фәләх, Мансур Сафин, Гөлчәчәк Галиева, Нәҗибә Сафина, Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзалары, Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова, Шиһабетдин Садыйковларның китаплары автографлы китаплар фондына нигез булдылар. Бу китаплар киләчәктә безнең милли почмагыбызда үз урыннарын табачак.
Үзен хөрмәт иткән милләт үз халкының йола-бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә тугры калырга тиеш. Татар халкының Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәре, Каз өмәсе, Кыз озату кебек йолалары борынгыдан килә. Бу бәйрәмнәрне халык күңелендә саклау максатыннан китапханәдә “ Әдәби сабантуй”, “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшләде. “Татар халкының гореф-гадәтләре” , “Халык аваз иҗаты ” һәм тагын 4 исемле библиодайджестлар, 17 туплагыч — папка халкыбызның рухи мирасын сак­лау, мәгълүмати фондны яңа материаллар белән тулыландыру максатыннан, халкыбызның борынгыдан килгән сабырлык, түземлек, уңганлык кебек сыйфатларына багышланган әдәбиятны пропагандалау йөзеннән эшләнә. Шәһәребезнең милли оешмалары, күренекле кешеләре турындагы материаллар, аның бүгенге көне һәм тарихы, журналистларыбызның матбугатта басылган мәкаләләре аерым тупланыла.
Фондта замана таләпләренә туры килә торган белешмә — библиографик китапларның аз булуы бүгенге көндә безне куркытмый, чөнки мәгълүматны Интернет челтәреннән табарга була. Балалар белән төрле эчтәлектәге библиографик дәресләр үткәрелә. “Ачык ишекләр” көне библиографик дәрес формасында уза.
Җәйге каникул чорында балаларны китапханәгә тарту, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан эш алдан төзелгән план нигезендә алып барыла. Җәйге ялларын файдалы һәм кызык­лы итеп үткәрсеннәр өчен китап күргәзмәләре оештырыла, экскурсия, кроссвордлар, башваткычлар чишү бәйгеләре үткәрелә, библиографик дәресләр, балалар матбугаты белән таныштыру уздырыла, “Эх, ямьле син балачагым”, “Әкияттә кунакта” кебек рәсем ясау бәйгеләрендә балалар бик теләп катнашалар. Төрле милләт балаларына татар теленең байлыгын, камиллеген, матурлыгын күрсәтү максатыннан сүзлекләр белән эшлибез, татар әкиятләреннән өзекләр укуны, әкият геройлары белән яңа әкият уйлап табуны, кечкенә сәхнә күренешләре оештыруны бик уңышлы күрәбез.
Эшләгән эшләребез, Аллага шөкер, бик күп, ләкин тынычланырга иртә, чөнки эшләнәсе эшләребез тагын да күбрәк. Яңа елда, укучыларыбызның кызыксынуларын тулы канәгатьләндерү өчен, табадан төшкән яңа китаплар, классик язучыларның кабат нәшер ителгән әсәрләре китапханә фондында үз урыннарын тапсыннар иде. Балаларны китапханәгә тарту максатыннан үткәрелгән бәйгеләрдә катнашучыларны бүләкләү өчен үзебезнең матди мөмкинлекләр юк. Моны эшкуарлар үз канатлары астына алсалар, яхшы булыр иде. Мәктәп укытучылары укучылар белән, әби-ба­байлар, әти-әниләр гаиләләре белән китапханә ишеген ешрак ачсыннар иде.
Мин хезмәттәшләремне, милләт­тәш­ләремне, барлык китап сөюче укучыларны китапханәбезнең юбилее белән котлыйм. Безнең татар бистәсендәге әлеге рухи учагы сүнмәгән һәм сүнмәячәк!

Рәмзия Гыйззәтуллина,
Муса Җәлил исемендәге
китапханәнең татар мәдәнияте һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе.