Заман белән атласак та…
Июнь аенда татарлар күпләп яшәгән авыл-шәһәрләрдә кырда чәчү эшләре тәмамлану хөрмәтенә Сабантуйлар уздырыла. Биредә күрешмәгән кардәшләр очраша, кыр батырлары, колхоз алдынгылары бүләкләнә. Ә Удмуртиядә инде 10 елдан артык язгы чәчү эшләре тәмамланганнан соң “Кыр көне” уздырылып килә. Аның максаты — чәчү эшләренә йомгак ясап, яхшы уңыш үстерү, аны вакытында түкми-чәчми җыеп алу, терлек азыгы әзерләү өчен яңа планнар кору. Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгының якынча мәгълүматлары буенча, быел республикада язгы кыр эшләре барлыгы 1070 мең гектар җирдә башкарылган.
Замана бер урында тормый. Тормыш та, һава шартлары да елдан-ел үзгәрә, безгә дә әлеге үзгәрешләргә яраклашырга кирәк. Бүгенге көн ресурс һәм энергия саклаучы технологияләр куллануны таләп итә. Ә бу исә авыл хуҗалыгына сарыф ителгән һәр тиен файда китерергә тиеш дигән сүз.
24 июньдә Воткинск районының “Июльское” авылында урнашкан Ижау авыл хуҗалыгы академиясенеңтәҗрибә хуҗалыгында оештырылган республикакүләм “Кыр көне”ндә район җитәкчеләре, баш агрономнар, һ.б. белгечләр җыелган иде. Кырда заманча комбайннар, урып-җыю һәм җир эшкәртү җайланмалары, җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итүче ашламалар күрсәтелгән күргәзмә оештырылган. Агро-сәнәгать комплексы буенча даими комиссия рәисе Владимир Невоструев: “Кыр көне”н уздыру өчен “Июльское” хуҗалыгы сайлану очраклы хәл түгел. Бу — Россиядә сакланып калган тәҗрибә хуҗалыкларының берсе. Биредә фән һәм техника бергә атлый: һәр орлык дөрес вакытта иң заманча технологияләр кулланылып утыртыла, үстерелә һәм җыеп алына”, — диде.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Фатыйхов: “Яңа технологияләрне техникасыз күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә семинар да күрсәтеләчәк әлеге яңа технологияләрне дөрес итеп тормышка ашыру өчен күргәзмәдә бар төр техника бар. Барысы да безнең теләкләрдән һәм мөмкинлекләрдән тора. Ә авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен мөмкинлекләр юк түгел. Шундыйларның иң әһәмиятлесе — ташламалы кредитлар, дәүләт ссудалары. Бу колхоз җитәкчеләренә заманнан калышмыйча, яңа технологияләр куллану мөмкинлеге тудыра”, — диде. Удмуртиянең иң алдынгы Мичурин исемендәге колхоз җитәкчесе Владимир Копеев бу сүзләрне хуплап: “Россия ВТОга керү сәбәпле, безгә кыйммәт булмаган культуралар җитештерергә кирәк. Шуны истә тотып, без турыдан-туры чәчү технологиясенә күчәргә ниятлибез. Бу — җирне берничә кат эшкәртмичә орлыкны турыдан-туры җиргә иңдерү дигән сүз. Бүгенге күргәзмәгә нәкъ шул технология турында тагын да тулырак мәгълүмат алырга, аны тормышка ашыру өчен техника сайлау максаты белән килдем”, — диде. Ә яхшы бер техниканың якынча бәясе 2-3 миллион сум. “Эш бәядә түгел, ә нәтиҗәле күрсәткечтә”, — ди.
Удмуртия Республикасы Хөкүм әте рәисе урынбасары Александр Коробейников кырда 60ка якын төрле техника күрсәтелүен, алар арасында үзебезнең генә җитештерүчеләр түгел, ә чит ил техникалары да булуы турында әйтеп узды. “Авыл хуҗалыгы тармагы һәрвакыт дәүләт контролендә. Федераль һәм республика казнасыннан күрсәтелгән ярдәм елдан-ел артып тора. Бүген чәчү кампаниясенә йомгак ясала, хуҗалыкларда бар көч терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер авыл хуҗалыгы өчен яңгыр бик кирәк! — дигән сүзләрен табигать тә аңлагандай, кояш күзен кысып, бер мизгелгә болытлар арасына качып алды.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен “Кыр көне”нең әһәмияте, әлбәттә, бик зур. Бер урынга тупланган заманча техника, җайланмаларны чагыштырып, иң кулаен сайлау, эшлекле мөнәсәбәтләр булдыру, бергә җыелып, үзара тәҗрибә алышу мөмкинлеге елга бер генә бирелә. Язгы бер көн ел туйдыра дигәндәй, бу көннең нәтиҗәлелеге турында урып-җыю эшләре тәмамланып, амбарлар ашлык белән, сарайлар терлек азыгы белән тулгач кына сүз йөртергә мөмкин булачак. Хәер, нинди генә заманча техника кулланып эшләргә теләсәк тә, табигать-ана ихтыярыннан узып булмый. Ә әлегә яхшы уңыш алу өчен Ходайдан бәрәкәтле яңгыр сорыйсы гына кала.
Гүзәл Шакирова