Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Заман балалары үзгә
13.08.2015

Заман балалары үзгә

Иң кадерле, кыйммәтле әйберләрне гадәттә кеше билгелерәк урынга куя, түш кесәсенә салып йөртә, күз карасыдай саклый. Әмма кесәгә салып саклап булмый торган хәзинә дә бар тормышта. Балаларыбыз турында әйтүем. Алар безнең бернинди алтын-мәрҗәннәргә алыштыргысыз, кыйммәтлеләрдән дә кыйммәтлесе. Шушы хәзинәне — балаларыбызны — милли йолаларыбыз нигезендә тәрбияләп, телне, гореф-гадәтләрне өйрәтсәк, ул тагын да ныграк ялтырый башлый. Әмма яшәеш безгә үз кагыйдәләрен куя. Декрет ялы тәмамлану белән, ә күп очракта яше тулу белән үк, балаларыбызны кочактан аерып, балалар бакчаларына илтеп бирәбез һәм үскәннәрен күрмибез дә. 116нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Наилә Габдулла кызы Нәфыйкова белән әңгәмәбез балага тәрбия бирү нечкәлекләре турында.

Балалар белән аралашу җитми

“Ата-ана моңа күнегә. Хәтта кайчак, үзе дә сизмәстән, баласын тәрбиячегә илтеп тапшырып, кичен барып алу, матур итеп киендерү, чиста-пөхтә итеп өс-башын юу, тукландыруны гына үз вазифасы итеп саный, ә тәрбия бирүне балалар бакчасының вазифасы дип карый башлый”, — ди 116нчы балалар бакчасының татар төркемендә тәрбияче булып эшләүче Наилә Габдулла кызы Нәфыйкова. Тәҗрибәле, яхшы тәрбияче буларак исеме күпләргә таныш Наилә ханым янына баруымның да максаты балага тәрбия бирү нечкәлекләре турында сөйләшү иде.
Наилә ханым Түбән Кама педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштергән. Аннары Удмурт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, туган авылы Кырындыда укытучы булып эшләгән. Кияүгә чыгып, Ижау шәһәренә күчкәннән соң, балалар бакчасында эшләп карамакчы була һәм менә инде 1998 елдан бирле шушы һөнәргә тугры кала. Наилә ханым үзе: “Мин һөнәрем буенча тәрбияче түгел. Укытучы белән тәрбияченең аермасы зур. Шуңа күрә беренче көннәрне, мәктәптә эшләп килгәннән соң, миңа кыенрак иде. Укытучының төп максаты — белем бирү, ә тәрбияче — ул тәрбияләүче. Сабый баланы сүз белән генә нәрсәгә дә булса өйрәтү мөмкин түгел. Баланың кулыннан тотып, эшне ничек башкарырга кирәген күрсәтеп бирергә, үз мисалыңда эшләп күрсәтергә, ярдәм итәргә кирәк. Киенергә, уенчык­лар белән дөрес итеп файдаланырга, кулга каләм, кайчы тотып эшләргә өйрәткәндә, параллель рәвештә куркынычсызлык кагыйдәләрен дә, башка балалар белән аралашырга да өйрәтәсең”, — ди. Әйе, тәрбияченең эше бик тынгысыз. 25-28 ба­ланың һәрберсенең саулыгы, куркынычсызлыгы, үзен тәртипле тотышы, саф һавага чыкканда дөрес итеп киенгән булуы өчен җаваплылык бер тәрбияче өстенә йөкләнә. Һәр баланың үз холкы, уңай һәм җитешсез яклары бар. Алардан нәрсә көтәргә дә белмисең бит. Сугышып та китәләр, авырыйлар да… Ата-ананың да төрлесе була. Килеп кычкыручы, та­выш чыгаручылары да очрый. “Алай, үз төркемемә йөрүче балаларның ата-ана­ларыннан зарланмыйм, Аллаһка шөкер, моңа кадәр аңлаучан ата-аналар туры килде. Киләчәктә дә шулай гына була күрсен”, — ди тәрбияче. Ә менә “Бүгенге заман балаларына тәрбия бирү мәсьәләсенә килгәндә, нәрсә борчый?” — дигән сорауга ул Интернет челтәренең ата-аналарны көннән-көн ныграк җәлеп итеп, аларның вакытларын балалары белән аралашуга караганда, виртуаль тормышка сарыф итүләреннән канәгать булмавын ассызыклады. “Балаларның фикерен тыңларга, тормыштагы вакыйгаларны анализларга кирәк.
Сүз дә юк, балалар һәммәсе заманча бик матур итеп киендерелгән, ата-аналары әледән-әле яңа, кыйммәтле уенчыклар алып тора. Хәтта артыгы белән… Бүгенге заманның текә телефоннары, планшетлары да күренгәли бакчабызга йөрүче балалар кулында. Бары тик игътибар гына җитеп бетми. Әллә тормыш шулай мәшәкатьләргә бай, әллә ата-аналар үзләре баланы бакча, мәктәп тәрбияләү җитә дип фикер йөртә, сабыйлары белән җитәрлек аралашу, алар белән уртак эшләр башкару, кайдадыр бару, сәяхәт итүне икенче планга калдыра. Баланы Интернет уеннарга утырткан кебек, үзләре дә үз-үзләренә бикләнеп “Вконтакте”, “Одноклассники” кебек со­циаль челтәрдә утыруны хуп күрәләр. “Балалар, әти-әниләрегез белән театрга барганыгыз бармы?” — дип сорасаң, “Юк!” — дип җавап кайтаручылар җитәрлек. Хәтта шәһәребезнең күренекле урыны булган зоопаркка да бер тапкыр да барып карамаучылар бар”.
Әйе, катлаулы чорда яшибез. Заманча техника түрләребезне генә биләп алмый, рухи дөньябызга да үтеп керә. Мин эшли башлаган заманнардагы белән бүгенге көн балалары да аерылып тора. Аларның бер-берсе белән аралашуын гына тыңлап торсаң да, исең-акылың китәрлек. Телефоннан уйнап, нинди дәрәҗәгә җитүләре, Интернет-уеннар, чит ил мультфильмнарының геройлары аларның телендә. Элегрәк, балалар күпкә сабыррак иде. Хәзер тизлек, хәрәкәт күплеге күзгә ташлана. Мин анализ ясап карыйм да: “Мөгаен, чит ил мультфильмнарындагы кискен алышынып торган картиналар, хәрәкәт күплеге бала психикасына йогынты ясамыйча калмыйдыр”, — дигән фикергә киләм. Элеккеге “Серая шейка” кебек уйландыра торган, талгын мультфильмнарны тыныч кына карарга, түземлекләре җитми аларның. Бер-ике секунд та урынында тик утыра алмаган, әйткән сүзне ишетеп тә карамаган балалар да бар”, — ди Наилә ханым.
“Үзегез әни, тәрбияче буларак, ата-аналарга тәрбия өлкәсендә нинди киңәшләр бирер идегез?” — дип сорыйм. “Тәрбия турында әйткәндә, гомуми киңәшләр биреп булмый, әлбәттә. Бала белән килешергә, уртак фикергә килергә, уңай йогынты ясарга ата-аналарга интуиция, ягъни тоемлау хисе ярдәм итәчәк. Шунысын әйтергә кирәк: ата-ана сүзе барыбер үтемлерәк. Тәрбияче кырыкка ярылса да, ата-ана бирергә тиешле тәрбияне биреп бетерә алмый. Ә ата-ана белән тәрбияче бер фикердә булып эшләсә, бу тагын да үтемлерәк. Бала белән аралашырга, аның тормышы белән дә яшәргә, кечкенәдән китаплар сатып алып, бергәләп укырга, китапка кызыксыну уятырга киңәш итәр идем. Безнең үзебезне халык педагогикасы белән тәрбияләделәр. “Аягыңны болгап утырма, җен ияләшер”, “Өстәлгә утырма, Алла бабай сугар” . Курка идек, тыңлый идек, әти-әнинең каты сүз әйтүеннән түгел, карашыннан аңлый идек. Хәзер башка чор балалары үсә”.

Рөстәм — яшьтәшләренә үрнәк

“Сезнең улыгыз — бүгенге заман баласы. Аның һәрьяклап булган, өлгер булуын, укудагы уңышлары турында ишетеп торабыз. Моның серләре нидә?” — дип кызыксынам. “Тәрбиянең нигезе зур роль уйный. Кечкенәдән, “ярый-ярамый” дип аерырга өйрәтү, китапларга кызыксыну уяту. Улым Рөстәмнең бүгенге уңышлары минем генә хезмәт түгел. Әтисе: “Музыкаль белем алсын, баянда уйнарга өйрәнсен”, — дип кечкенәдән музыка мәктәбенә йөртте. Күптән түгел Рөстәм музыка мәктәбен уңышлы тәмамлап, кулына аттестат алды. Каникулларда әби-бабай янына кайта. Кечкенә чагында әтием аңа әдәби китаплар укытып кына калмый, үзе уйлап чыгарып та әкиятләр сөйли иде. “Шомбай”, Рабит Батулланың “Аю Әппәс” әкиятләрен укып, аннары үзеннән сөйләтә иде. Башлангыч сыйныфта укытучысы бик көчле, таләпчән булды. Белем алуда төпле нигез биргәне өчен Аида Ринат кызы Закировага бик рәхмәтле мин. Ул: “Өйрәтүче булмаса, машина йөртергә өйрәнү бик авыр. Балаларыгызга дәрес әзерләргә булышыгыз, контрольдән ычкын­дырмагыз”, — дип һәрвакыт әйтеп килде”, — ди Наилә апа.
Рөстәм тарих, җәмгыять белеме, хокук, татар теле һәм әдәбияты, физик культура, химия, география фәннәре буенча олимпиадаларда катнашып, гел беренче, икенче урыннар яулаган. Берничә калын папкага тупланган дипломнарны актарганда, исем китеп: “Никадәр их­тыяр көче, тырышлык салынгандыр бо­ларны яулау өчен?!” — дип уйлап куйдым. Тырышлыгының нәтиҗәсе зур: ул агымдагы уку елы азагында Ижау шәһәр хакимиятенең “Сәләтле балалар 2015” грантына ия булган. Гаиләсе өчен генә түгел, үзе укыган гимназиясе, татар халкы өчен дә горурлык бу. Балаларын кечкенәдән саф татарча сөйләшергә өйрәткән, гыйлемгә кызыксыну уяткан тырыш гаиләләргә карап үрнәк аласы гына кала.

Элмира Нигъмәтҗан.