Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Замана гаепле түгел
14.07.2016

Замана гаепле түгел

Тыныч кына телефоннан оныгы белән сөйләшеп торган танышым кинәт кенә тавышын күтәреп:
— Миләүшә, син өйгә тагын кызлар алып кайттыңмыни?! Мин сине күпме кисәттем бит инде… — дип, унике яшьлек оныгын орышырга кереште. Ахырда, оныгын да, үзен дә чыгырдан чыгарып, телефонын ташлады. Аптырап карап торуымны күреп:
— Һич өйдән чыгып китәр хәл юк, хәзер кызларын алып кайта.
— Моның нәрсәсе начар соң? Бала дуслары белән аралашырга, уйнарга тиеш бит, — дидем.
— Моннан элек тә шул кызлары кереп чыккач, берсендә шкафтан көмеш кашык, икенче юлы оныгымның үзенең әйберләре юкка чыкты. Шуннан соң өйгә иптәшләрен алып керүдән тыйдым.
Аптырап калдым. Танышымның сүзләрендә хаклык та бар кебек. Икенче яктан караганда, баланы башкалардан аергач, нәрсә була соң?
— Дуслары бардыр бит аның?
— Әнә шул дус дип йөргәннәре бит инде алар.
Ни әйтергә белми сүзсез калдым. Бүгенге заман баласы ничек яши? Дуслары бармы? Чын дусмы алар? “Дустыңның кем икәнен әйтсәң, үзеңнең кемлегеңне әйтеп бирәм”, — ди халык мәкале.
… Балачагым, мәктәп елларын күз алдыма китерәм. Без дус кызым Нурсинә белән гел бергә идек. Бергә мәктәпкә йөрдек, уенда да бергә, дәресләрне дә бергә әзерләдек. Кайбер көннәрдә соңга калып, бер-беребездә кунып та кала идек. Хәзер дә гаҗәпләнәм: әби белән бабай, әти-әнисе, алты бала һәм шулар өстенә мин. Караңгы чырай күрсәтсәләр, калмаган булыр идем. Дөрес, безнең гаилә кечкенәрәк иде, әмма дустым чират саклады. Очрашканда, ул чакларны хәзер дә сагынып, елмаеп искә алабыз.
Бүгенге балаларны күзәтәм. Башлангыч сыйныфтагылары, бакчага йөргәннәре урамда күренештерәләр әле: чыр-чу килеп уйныйлар, үпкәләшеп тә алалар. Ә менә зурраклар күренми: компьютер каршында инде алар күбрәк. Чын дуслар белән аралашканчы, читтәге, бер дә белмәгән кешеләр белән аралашуны кулайрак күрә хәзерге замана баласы. Ә без телевизор, компьютер булмаганга гына урамга уенга тартылдык микәнни?! Алдымда бер фотосурәт. Илле еллап бардыр инде үзенә, саргаеп та беткән. Аклы-каралы кечкенә генә сурәттән бәхетле елмаеп, утызлап бала объективка төбәлгән. Хәтеремдә: авылыбызның һәвәскәр фотографы Сәетҗан абый Латыйпов кыш көнендә урамда уйнап йөргәндә, җыеп төшергән иде бөтен урам бала-чагасын. Бала-чага дигәне алты-җиде яшьтән алып, унбиш-уналты яшькә кадәргеләр. Әйе, уенның да, дуслыкның да кадерен белә иде безнең заман баласы. Олырак яшьтәге апалар белән уйнап кына йөрми идек, алар безне колхоз басуында чөгендер утарга да, печән җыярга да өйрәтте, ерак болын-аланнарга җиләк җыярга да ияртеп йөри иделәр. Балачакның шул кабатланмас мизгелләре нәкъ менә олыгайган көннәрдә искә төшә икән. Балачак дуслары белән очрашканда, яки телефоннан сөйләшкәндә дә кабат-кабат телгә алына алар.
Ә бүгенге замана балалары? Мөгаен, без аларны аңлый да алмыйбыздыр инде. Шулай да бөек акыл иясе, тәрбияче Каюм Насыйри да үз герое Әбугалисинасы авызыннан: “Кешенең һәр яшендә үзенә күрә бер матурлыгы була, сабыйлыкның матурлыгы уен белән”, — дип әйттергән икән, димәк, монда замананың гаебе юк… Ә дуслык, дуслар?.. Болары да замана белән генә искерми, югалмый, бетми торган төшенчәләрдер…

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.