Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Замана баласы
6.04.2017

Замана баласы

Чын-чынлап ут борчасы инде бу Шамил. Әле генә сумкасын асып, мәктәптән кайтып килә иде, инде, артыннан җилләр генә уйнатып, чаңгыда элдерә. Дәресләрен әзерләп, бию өйрәнергә мәдәният йортына да барасы бар. Һәрберсенә җитешергә кирәк. Язмамның герое—Тирсә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Яңа Авыл егете Шамил Марс улы Харисов. Шамил —“5”легә генә укымаса да, чиреклек билгеләре “4” тә “5”. Яраткан фәннәре — математика, тарих, татар әдәбияты, география, җәмгыять белеме. Ә физик тәрбия һәм хезмәт, мөгаен, беренче урындадыр.
Шамил белән портфолиосындагы Мактау кәгазьләрен, дип­ломнарын карап утырабыз. Ә алар хәтсез, төрле өлкәләргә караган. Ә менә монысы ГТО нормаларын тапшыру турында. Узган уку елында икенче баскыч нормаларын көмеш билгегә тапшырган ул. Яңа Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларга физик тәрбия буенча белем бирүче Мәгъсүм Салихҗан улы Шамил турында: ”Бар яктан да булдыра. Өстәл теннисы да уйныйбыз, бадминтонда да сынатмый, волейбол түгәрәгенә дә йөри, район мәктәпләре арасында чаңгы ярышларында да команда сос­тавында бик теләп катнаша. Узган ел авиамодельчеләрнең Әлмәттә уздырылган республика бәйгесендә кече яшьтәгеләр арасында 2нче урынны алган безнең төркемдә Харисов та бар иде,” — диде.
Шамил бик оста артист та әле. Бик матур итеп бии дә, нәфис сүз остасы да, җырларга да ярата. Һәрвакыт нидер көйләп йөри. 4-5 яшьлек вакытында ук инде, Зөлфәт Зиннуровка ияреп, шансон җырлый башлаган малай ул. Хәзер Данир Сабиров, Фирдүс Тямаев репертуарында булган җырларны җырлый. Һәр бәйрәм-кичәдә Яңа Авыл мәдәният йорты каршында оештырылган “Шатлык“ бию коллективы авылдашларга үзенең яңа биюләрен тәкъдим итә. Тамашачы биюче балаларны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгара икән, димәк, биючеләребез моңа лаек. Ә бу биюләрне сәхнәгә куйганчы Рәзинә апалары Османова белән күпме тир түккәннәрен малайлар үзләре генә, ә һич тик­тормас малайларны тыңлату бик үк җиңел булмавын Рәзинә ханым үзе генә беләдер… Рәзинә ханым үзе бу турыда менә нәрсә ди : ”Шаянлыгы-шуклыгы да бар, үпкәләп тә куя, малай кеше бит ул. Әмма бу озакка бармый, тәнкыйтьне дә дөрес кабул итә, үз ялгышын төзәтә белә. ”Йолдыз чире” белән генә авырмасын инде”. Шамилнең хыялы — артист булу. Гармуны, гитарасы, синтезаторы да бар. Музыка мәктәбе булса, аларда да уйнарга өйрәнер иде, Боз сарае булса, һичшиксез, хоккейчы да булыр иде дә әле ул. Болары хыялы. Их, авылда юк бит алары…
Зур гаиләдә әби-бабайга аркаланыбрак иркәрәк үсүче, әтисе Марс кебек җор телле, тапкыр малай балалар бакчасында егерме елдан артык тәрбияче булып эшләүче кырысрак тәрбия бирергә омтылган әнисенең дә күңелен йомшартып, елмаерга мәҗбүр итә. Өйдә — зур ярдәмче ул. Бабасына, әтисенә кар түгәргә булыша да, аннан соң икенче әбисенә — Белен әбисенә (тәмле белен белән сыйлаганга, әнисенең әнисен шулай атый алар абыйсы белән) кар көрәргә китә.
Шамил хәзер җәйне көтә. Абзарда җәйне көтүче сарыклар белән иркен болыннарда йөрисе, әнисе белән мул яшелчәләр үстерәсе, бабасы белән тракторга утырып, киң басуларны иңлисе, үзләре үстергән печәннәрне ташыйсы, дус малайлары белән караңгы төшкәнче футбол тубы тибәсе бар әле.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл авылы.