Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Завьялово татарлары «Мирас»лы булды
3.06.2021

Завьялово татарлары «Мирас»лы булды

27 майда Завьялово районында “Мирас” Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Әлеге тантанада Завьялово районы башлыгы Константин Русинов, Вараксино муниципаль берәмлеге башлыгы Ольга Таланова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, районның почетлы хатын-кызы Хәҗәр Абашева, район советы депутатлары Фәрит Вәлитов, Альберт Дәүләтшин, Илзинат Шәрәфиев, районның иҗтимагый оешмалары советы рәисе Лидия Биянова катнашты.
Аларның һәммәсе “Мирас” оешмасына телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау эшендә уңышлар теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгының кичәнең башыннан алып ахырына кадәр утыруы районда яшәүче татарларны хөрмәт итүе турында сөйли. Район советы депутатлары да әлеге оешманың ныклы терәге булачак. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова шушы көннәрдә “Без — татарлар” дигән проект буенча Татарстан Мәдәният министрлыгы грантын отулары турында шатлыклы хәбәр белән уртаклашты һәм “Мирас” оешмасының туган көненә шушы проект кысасында 15 мең сумлык сәхнә костюмнары бүләк ителәчәк”, — диде. Нурулла Хуҗагалиев җитәкчелегендә «Гүзәл», Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендәге «Асылъяр» ансамбльләре дә үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Фойеда Удмуртия Республикасының халык рәссамы Расиф Батыршинның рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Районда татарлар сан буенча өченче урында тора. Ел саен Пирогово авылында шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәме үтә. 10 елдан артык биредә “Афәрин” ансамбле эшләп килә. Удмуртиянең атказанган мәдәният хез­мәт­кәрләре Илгизәр Шакиров, Ринат Миннекаев, Марсель Мөхәммәтшин кебек талантлы милләттәшләребез дә биредә яши.
Кичәдә заманында милләтебез өчен күп көч куйган Зиния Заһидуллина, Рәхилә Тимкина, Асия Нәбиуллина, Хәҗәр Абашева, Әнвәр Башаров, Фәрит Вәлитов, Зөфәр Заһитов, Илсур Гәрәевләргә рәхмәт җиткерелде. Безнең арадан иртә китеп барган Биктимер Гәрәев әлеге үзәкнең оешуына бик сөенер иде! Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Хәсәншин: “Утыз ел элек Удмуртиягә күчеп килдем. Завьялово районы минем өчен туган җиремә әйләнде. Биредә иҗат эшенә чумдым, районның иҗтимагый эшендә актив катнаштым, мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләдем. Яшьлегем биредә үтте. Мин бүген районның үсешенә сөенәм һәм аның киләчәге дә матур булыр!” — диде. Шундый милләттәшләребез булганда, оешманың эше дә гөрләп барыр. Бирсен Ходай!
“Мирас” татар мәдәнияте үзәгенең җитәкчесе Эльвира Хәсәнованың планнары зур. Киләчәктә әлеге үзәк Завьялово татарларын берләштереп, телебез, мәдәниятебез сагында торыр дип ышанып калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.