Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Заводның яңа сулышы
14.09.2012

Заводның яңа сулышы

Заводның яңа сулышы

Заводның яңа сулышы

Фән һәм техника заманында яшибез. Шуңа күрә бүгенге тормышыбызны автомобиль дән башка һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Олысы да, кечесе дә “тимер ат”ны иярләргә тырыша. Руль артында инде ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны күрү дә табигый күренешкә әйләнде. Үзем машина белән бик кызыксынмасам да, журналистларны Ижауның автомобиль заводына чакыргач, бик теләп риза булдым. Ни дисәң дә, машина җитештерүне күргәнем юк иде әле.

Завод территориясенә килеп кергәч тә, игътибарымны бер генә урынга юнәлтә алмадым: эшчеләр, цехлардагы чисталык, ир-атлар белән бергә көч куючы хатын-кызлар, детальләрне, әзер машиналарны ташучы конвейерлар… Бер ноктада машинаның кузовын эретеп ябыштыралар, берничә минуттан башланган эш конвейер белән икенче ноктага юнәлдерелә. Машинаны тулысынча җитештерүдә йөзләгән кеше, дистәләгән робот катнаша. Эшчеләрнең ял итәргә вакытлары да юк: үз вакытында детальне урнаштырмасаң, конвейер көтеп тормый. Димәк, төзек түгел кузов килеп чыгарга мөмкин. Биредәге эшчеләр кеше язмышлары өчен җаваплы булуларын истә тотып, үз вазифаларын бик төгәл башкаралар. Әгәр ниндидер җитешсезлек булса, сыйфатны тикшерү пунктыннан машинаны кире боралар. Әйе, беренче тапкыр машина җитештерүне күрүче буларак, миңа һәммәсе кызыклы тоелды.

Җитмәсә, бу көн завод тарихына тагын бер истәлекле вакыйга белән кереп калачак. 12 сентябрьдән заводның бар цехларында да ике сменалы эш режимы кертелә. Бу исә биредә тулысынча LADA Granta автомобиленең җитештерелә башлавы белән бәйле. 25 июльдән август ахырына кадәр барлыгы 2100 LADA Granta автомобиле җитештерелә. Сентябрьгә план – 4000 машина, ә октябрьдә җитештерүне сигез мең машинага кадәр җиткерү турында сөйләшүләр алып барыла. Бүгенгә кадәр завод халык яраткан ВАЗ-2104 һәм Иж-27175 машиналары чыгара иде. Тик 17 сентябрьдә Россия күләмендә әлеге автомобильләрне җитештерү туктатыла, бу көнне Ижауның автомобиль заводында конвейердан соңгы “классика” төшеп, аның белән саубуллашу чарасы булачак. Бер яктан, саубуллашу ямансу яңалык булса, икенче яктан бу заводның үсеш юлына басуның беренче адымы булып тора. Чөнки заман үз таләпләрен куя һәм аларны үтәргә кирәк. Әле кайчан гына: “Ижауның автомобиль заводында эшчеләрне кыскарталар, хезмәт хакы түләмиләр, машина җитештерүгә заказ юк”, — дигән хәбәрләр халыкны борчуга салган иде. Ә бүген исә завод өр-яңа сулыш алып эшли башлады. “Автомобиль җитештерү өлкәсе һәрвакыт дәүләтнең игътибар үзәгендә. 2011 елда дәүләтнең “Тотылган автомобильләрне утильләштерү” прог­раммасы нигезендә 20 елга беренче тапкыр аена 10000 машина җитештерү хисабына, завод үз хәлен яхшыртып, банкротлыктан чыгуга иреште. Ә бүген инде заманча LADA Granta җитештерү технологиясен өйрәндек һәм аны тормышка ашыруны беренче максат итеп куйдык”, — ди Ижау автомобиль заводының генераль директоры Алексей Алексеев. Бүгенге көндә заводта барлыгы 4300 кеше эшли. Булган бар җиһазны эшкә җигү өчен яңадан 200 эшче таләп ителә. Төп эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 14-15 мең булса, сентябрьдән айлык LADA Granta җитештерү планын үтәгән очракта, 20% премия дә кертелүен дә билгеләп узды Алексей Алексеев. 2014 елда заводта LADA Granta хэтчбек автомобильләре җитештерә башлау күздә тотыла. Әлеге автомобильнең бу моделе бары тик Ижауда гына чыгачак. Ижау автомобиль заводының үсеш планына “Renault һәм Nissan” альянсы белән берлектә үзенчәлекле яңа автомобильләр җитештерү технологияләрен өйрәнү дә кертелгән. Бүгенге көндә әлеге проектны тормышка ашыру өчен партнерлар белән эшлекле сөйләшүләр алып барыла икән.

Автомобиль җитештерү өлкәсенең үсеше республиканың гына түгел, гомумән, илебезнең үсеше дигән сүз. Әлеге сәяхәттән соң, киләчәктә Ижау автомобильләре элекке вакыттагы кебек Удмуртия горурлыгы булып, халыкның тотрыклы яшәешен тәэмин итәр дигән ышаныч туды миндә.

 

Гүзәл Шакирова